Өйдә җылы, чиста, пөхтә,
Табын тулы ризык бар.
Йөрәгемдә салкын, җайсыз.
Миңа монда дөнья тар.
Әйтерсең лә, дөнья тар.
Тышта җил, салкын буран
Кар ява себерелеп.
Өйдә тынлык, эч пошырга,
Җанны куяр урын юк.
Әйтерсең лә,урын юк
Ачыйм әле ишегемнө,
Керсен буран эчкәрәк,
Туздырсын чиста өемне;
Басылсын ярсу йөрәк,
Басылсын гына йөрәк.
гыйнвар,1992 ел
Күңел нечкә, күңел пыяла.
Саксыз тия күрмә уала.
Бер ватылып, җимерелә калса,
Уртак дуслык шунда югала.
Күңел диңгез, дәрья дисәләр дә,
Дәрьяның да бардыр чикләре,
Көчле җилләр, зилзиләләр исеп,
Ярларыннан ташып киткәне.
Күңел күген күңел күрәлмәсә,
Күз күреме җитми күңелгә.
Күңелемнең нечкә кылларына
Тупас куллар белән кагылма.
1980 ел.
Табигатькә киләм,
Табигатькә киләм
Кардәшлек бар безнең арада.
Үләннәргә сөйлим,
Гөлләренә көйлим,
Серләрем тик сыя аларга.
Җил дә тынып кала,
Яфрак шауламый
Сайрар кошлар нидер көтәләр.
Янган йөрәгемне,
Моңлы хисләремне
Алар гына аңлый беләләр.
Табигатьнең җаны
Минем рухым белән
Кушыламы әллә шул сәгать?
Мин дә тынычланам,
Ярсудан басылам,
Рәхмәт сиңа, изге табигать.
1992 ел.
"Таш атканга аш ат",- диеп
Безгә әбием әйтте.
Яманлыккаяманлык - "Яманга
да яхшы бул",- дип
яман кеше эшедер. Яшьтән
шулай Өйрәтте.
Ай-һай, кыен аш бәрүе
Ташлар бәргән бәндәгә.
Яхшылыкка яхшылык - Ләкин шулай гадәтләнсәң
һәр кешенең эшедер. Җиңел икән үзеңә.
Мин аңладым бу сүзләрдә
Яманлыкка яхшылык - Тирән
мәгънә бар икән:
яхшы кеше эшедер.
Тормыш Җыеп
үз ташларын
(халык мәкальләре) Бәрә
икән үзөнә.
1987 ел
Үрмәле гөлләр омтыла
Агач башына таба,
Мин омтылдым гомер буе
Якты гыйлемгә таба.
Баскычыннан менгән саен
Гыйлем аз булды миңа.
1975 ел.
(Яшьләргә)
Яшь чагымда талантны мин
Дөрес төшенмәгәнмен,
Ул сайланган кешеләргә
Күктән төшә,- дигәнмен.
Их, Талант! Беркемгә дә син
Күктән төшмисең икән,
Күп көч түгеп, күп эш түгеп,
Эшләгән, тапкан икән.
Бер хезмәтне еллар буе
Эшли-эшли таныйсың,
"Талант" дигән нечкәлеген
Күп тир түккәч аңлыйсың.
Талант килер бер яраткан
Хезмәтне ташламасаң,
Бер анысын, бер монысын
Яңадан башламасаң
1987 ел.
Кузен кысып торган маяк булып,
Гомер буе тордың каршымда.
"Алдый бу шэм", - диеп уйласам да,
Йөрәк әйтте һаман, бар шунда.
Үзем авыл кызы бу шигърият
Нәселдән дә акмый канымда,
Кай арада килеп керде эле
Тынгы белми торган җаныма?
Арыганда омет уты якты,
Күңелемдә шигырь-табышым,
Беркем уйламаган уйлар кертте,
Бик катлаулы шуңа язмышым.
Берәү булса рәхәт яшәр иде,
Шөкер итеп булган хәленә.
Минем күңел очты, эзләп очты
Төшенергә шигырь серенә.
Шигърият чыганагы бик кочле,
Һич яратмый бүленеп йоргәнне,
Үзе генә, ялгыз, узе генэ
Яулап ала ботен йөрәкне.
1989 ел.
Бик озак көттереп, сагындырып
Менэ килде Тукай моңнары
Урман кырларга, күкләргә ашып,
Гүзәлләтте кырыс доньяны.
Үтеп йөрәгемнән нечкә күңел
Кылларына барып кагылды,
Оныттырып тормыш мәшәкатен,
Шат нурларга Җиһан күмелде.
Бу моңнар бүген җанымда минем
Мәрхәмәтле хисләр уятты.
Күп еллар үткәч, онытылгач тагын
Керсез яшьлегемне уятты.
1990 ел.
Олы яшькә җитеп, чәчем агарса да
Бала кебек идем син барда,
Кайгыларым, шатлыкларым белән
Ашыга идем синен, яныңа.
Мин кайтканда бәйрәм була иде:
Җыела идек'барлык туганнар.
Сойләшеп, көлешеп, серләшеп тә
Туймый иде апа - сеңелләр.
Безнең өчен күпме михнәт күрдең,
Азмы күз яшьләре түгелгән?
Сугыш елларының газабында
Саклап калдың безне үлемнән.
Син бар чакта уйламадык, әнием,
Бу кадәрле хакың зурлыгын.
Уйламадык сиңа безнең мәңге
Үти алмас бурыч барлыгын
Бик яраттың әнием тормышны
Якты дөнья, Җылы язларны;
Матур киенеп чиста йөрүне,
Бала килен, оныкларыңны.
Киттең, әнием,,,
калды барысы;
Тормыш, хыял, сөю, мәхәббәт.
Җидө бала үстереп дөньядан
Киеп киттең тик бер ак күлмәк.
Киттең әнием...
мәңге кайтмаска.
Читләштеләр ага-энеләр,
Бергә инде алай җыелмыйбыз,
Берләшмиләр апа-сеңелләр.
Киттең әнием...
Җир куенына,
Караңгыдыр сиңа, салкындыр.
Мөмкин булса куяр идек шәмнәр,
Ягар идек учак яныңа
Җирнең кайсы почмактарында
булсаң да,
Барыр идек сине күрәргә,
Дөнья чәчәкләрен җыяр идек
Сиңа бүләк итеп бирергә
1980 ел
Ялган дөнья бәхете,- дип
Вафасыз акча өчен,
Куанам горур башым,
Җаным сатмаган өчен.
1975 ел.
Узды Җәйләр.
Үтте яшьлек.
Башын иде гөлләр дә
Килде көзләр,
Уңды төсләр,
Көз кыравы чәчләрдә,
Сагыш иңгән топольләрнең
Яфраклары коела.
Кешенең дә яфраклары
Төшә кебек тоела.
Кыш та җитәр,
карлар явар,
Карлар каплар эзләрне.
Көзнөң матур көннәрендә
Әйтеп калыйк сүзләрне.
1988 ел.
-Шөкер итсәң син миңа
Ниләр бирмәм мин сиңа?!-
Шөкер, Аллаһым, шөкер
Шөкер, шөкер, мең шөкер!
Мең шөкер, сансыз шөкер!
Мең шөкер, сансыз шөкер!
Ниләр үтмәде башымнан,
Ни кичермәде җаным.
Үзеңә генә сыендым,
Кодрәтле таянычым.
Сакладың да; якладың да,
Тик җәлләп сыйпамадың.
Рәхмәтем зур шуның өчен,
Ныгыттың, чыныктырдың.
Шөкер, Аллаһым, шөкер
Шөкер, шөкер, мең шөкер,
Мең шөкер, сансыз шөкер.
Мең шөкер, сансыз шөкер.
(Җомга намазларын, дини бәйрәмнәрне бергә уткәрөп йөргән дини дусларыма).
Онытып фани дөньяның
Бетмәс мәшәкатьләрен,
Дин дусларым җыелабыз
Гыйбадәт урынына.
"Кяф" сүрәсе, хотбә тыңлап
Үтибез намазларын.
Бакилекне искә алып телибез теләкләрен.
Бәраәт киче укыйбыз
Намазның йөз рикәгатен,
Рамазанның һәр кичендә бөек тәравихларын.
Бергәләшеп үткәрәбез
Олы бәйрәм көннәрен,
Мәүлид, Корьәннәре, Мигъраҗ,
Кадер киче төннәрен.
Туган көннәрдә дә шулай
Барып Коръән укыйбыз:
Әрвахларына багышлап
Яхшы теләк телибез.
Авыр, буталчык тормыш та
Сизелми бергә булгач,
Бер-береңне хөрмәт итеп,
Тәмле, тату яшәгәч.
Абдуллаева Люция Маннап кызы
Амирова Гайшә Исхак кызы
Ажниязова Кабиб Кытлаеш кызы
Аубекерова Вәлидә Сәйфулла кызы
Аубекерова Рауза Маннап кызы
Аубекерова Фәүзия Мөхәммәд кызы
Бикбулатова Сания Самат кызы
Биктимисова Айжан Корбанәле кызы
Бисенгазиева Рәмзия Ныргали кызы
Зарипова Сара Садыйк кызы
Ишбирдиева Зөлхәбирә Фәрит кызы
Калиева Гөлсара Камалый кызы
Курманова Нәсимә Насыйр кызы
Кусайманова Гөлйөзем Мыртаза кызы
Мустафаева Мөтихә Мөхәммәд кызы
Нурмухамедова Люция Мыртаза кызы
Нурмухамедова Сафура Абдулгазы кызы
Нәзмиева Зөһрә Абдулла кызы
Ромазанова Зөбәйдә Ураз кызы
Саталиева София Корбангали кызы
Урусовлар ягыннан сеңелемә
Алмагач бөреләнгәндә
Бик матур бөреләре,
Түм-түгәрәк, ак, шәмәхә
Бөре эчендә таҗлары.
Яшь вакытта шул бөрегә
Охшата идем сине.
Түм-түгәрәк, бик матур кыз
Тәртипле һәм әдәпле.
Укуыңны тәмамлагач
Еракка киттең эшкә,
Библиотекарь-профессия
Бик килешле үзеңә.
Мин дә киттем үз илемнән
Уку, хезмәт артыннан,
Очрашмый тордык күп еллар
Кайтканда да ялларга.
Ишеттем, кияүгә чыкты дип,
Матур, яхшы кешегә,
Эшкә барган авылыңның
Бер дигән егетенә.
Туган Җирнең тарту көче
Тартты яңадан безне,
Ничә еллар инде бергә
Җомгаларга йөрибез.
Балаларың бик әдәпле
Тәртипле укыганнар.
Ике улың, ике кызың
Үзегез кебек уңганнар.
Киленең дә тиз генә
Яраклашты үзеңә,
Акыл белән уйлады,
Яшәр өчен тырышты.
Бер-бер артлы оныкларың
Үзегезгә юаныч,
Әйткән һәрбер сүзләре дә
Сезнең өчен куаныч.
1998 ел.
Сезнең каршыда Җырларга Сандугач теле кирәк
(халык җыры)
Сандугач булып җырлыйсың
Коръәннең сүрәләрен,
Белмәгәнне өйрәтәсең,
Белгәнне тыңлатасың.
Бу укуны, бу белемне
Әтиеңнән алгансың,
Хәзер безнең каршыбызда
Сандугачтай сайрыйсың.
1999 ел
Балачактан иртә торып
"Ихляс" догасын укыйм,
Бисмиллә әйтеп, өч укыйм да,
Күңелөмне тынычлыйм.
Аллаһы бер,- мохтаҗ түгел,
Һичкемнән ул тумады.
Һичбер затка ул тиң түгел,
Һичкемне тудырмады.
Дөнья галәмне яратты,
Көчле - кодрәткә ия.
Бәлаләрдән, казалардан
Бәндәләреңне сакла.
Ышанам, чиксез ышанам
Шул сүрәнең көченә,
Рәхмәтле бурыр Аллаһы
Укып йөргән кешегә.
1994 ел
"Зеленый" исемле җәмгыятькә багышлана
"Чиста түгел",- диләр, төсең бозылган
Учлап-учлап су алам. Уйланам.
Дусның хәлен чыраена карап бел
Авыруың Җитди, хәлең мөшкел.
Күрше идек,
Дус яшәдек.
Төсең зә.ңгәр иде ул чакта.
Аклыкның, пакълыкның символы:
И, Су-Изге Җан!
Синнән башка яшәү бармы?
Ни булды, сиңа, ни булды?
Дулкыныңда азмы тибрәндем
Киңлегеңне күреп сөендем
Яшь кызлардай нечкә талларыңа
Яшьлек серләремне сөйләдем.
Судан чиста бернәрсә дә юк, дип
Мин ышандым, бер дә шикләнмәдем.
Эчтем, юындым, гөлләргә койдым.
Һич ваемсыз алып яшәдем.
Килде вакыт: миннән ярдәм кирәк.
Саклап кына сине тотарга.
Гаделлек эзләп, шифа табу өчен
Көрәшчеләр сафына басарга.
ВөҖданы саф, намуслы кешеләр,
Тирә якның чисталыгы өчен,
Суыбызның зәңгәрлеге өчен,
Табигатьнең терелеге өчен,
Әйдәгез көрәшкә!!!
9 март, 1989 ел.
I
Буш бакча кар өчендә,
Эзләр юк кар өстендә,
Картлар ахры торып калган
Язмышның хөкемендә.
Кар төсендә үзләре
Кышка кергән чаклары,
Хәлсез аяк куллары,
Ишетми колаклары.
Агач йорт инде искергән,
Кар, яңгыр өйләрендә.
Кая барып, кемгә әйтсен
Чирләгән көннәрендә?
Алтмышынчы елдан бирле
Бу картларга килеп йөрим,
Алар өчен хөкүмәттән
Бер бүлмәле фатир даулыйм.
Рәте-җае күренмәгәч,
Чарасызлыктан елыйм.
Икесенә җиде бала,
Унбиш онык үстереп,
Берсеннән дә шәфкать күрми,
Барадыр гомер үтеп.
Дәүләткә хезмәт итеп
Сиксән биш яшькә җитеп,
Саф калган намуслары-
Бар тапкан табышлары
1992 ел
II
Казаннан китәргә...
утырдык җыенып,
ике карт кешене
тыңлыйбыз кызганып.
Әби белән бабай
Аллаһтан телиләр:
Хәвефсез, хәтәрсез
кайтып җитегез,- дип
тере чакта тагын
күрешербез микән?
Хатларны өзмәгез,
Җәйл әрдә көтәбез.
Көненә биш тапкыр
Таһәрәт алалар,
көненә биш тапкыр
гыйбәдәт кылалар.
Илләргә, халыкка
Тынычлык телиләр:
Таифәләр, инсаннар
сабырлык булсыннар.
III
Ышандык картларның
хәер-догасына,
биргән фатихасы
кабул буласына.
I V
Туксан дүрттә тагын бардым
Сөекле картларыма.
Бик күңелсез хәлләр күреп
Шик керде җаннарыма.
Фатир алып сөенгәннәр
Кояшлы, якты, җылы,
Күрше-күләм ярдәм иткән Күңеллө булган башы
Бер күршесе көн дә кереп, Оныгым Фәрит атта
Аш-суын биреп йөргән:
"Бүлмәгезне бүләк итөп яздырсагыз
Бик карар идек",- дигән.
Картларга ни, риза булган,
Күпме яшәргә калган?
Күрше хатын керен юган,
Өс-башларын караган.
Шул арада бер килене
Гауга, ҖәнҖал күтәргән.
Шау-шуларга чыдый алмый
Картлар урынга ауган.
Киттем тагын Казаннан
Озак калып булмый бит.
Балалары ник шәфкатьсез?
Елап барам чарасыз.
1994 ел
I
Җидө яшь ярымда хәзер
Бишенче бала карыйм.
Тик белмим ул баланы мин
Ничә яшькә Җиткерәм?
Миңа бирсә Аллаһы гомер,
Саулыгын җәлләмәсә,
Бер туры юлына салып,
Җибәрү мөмкин булса,
Максатына ирешер,- дип,
Ышанып, тыныч китсәм,
Кодрәтле аллаһның биргән
Булыр иде бүләгә.
I I
Дүрт бала белән сеңелем
Аерылды кияүеннән; -
Тәтәм, алчы зур улымны:
Сүгешә минем белән.
Син бит укытучы кеше
Бәлки табарсың телен?-
Биш яшь иде ул чагында,
Каршы килмәдем, алдым
Әниемнең кече улы,
Миннән соң унынчысы,
Икенче класста укый.
"Бар апаңа, бул янында,
Дәресеңне карый",-
Дип, минем янга озата.
Үзе авыру булганга
Баласын миңа беркетә.
I I I
Алтмышикенче ел шулай
Икө балалы булдым.
Берсөн йөреттем мәктәпкә,
Икенчесен бакчага.
I V
Алтмыш биштә чакырдылар
Мине Гурьевка эшкә
Сигезъеллык мәктәпнең
Директоры булырга.
Ике баланы ияртеп
Барып кердем мин шунда.
Башым белән эшкә чумдым.
Ун ел үтеп киткәнен,
Үзем дә сизми калдым.
Әбдрәхим энем - олы"улым"
Сигез классны тәмамлап
Техникумда укыды.
Рафик "улым" - кечесе
Яхшы билгеләр белән
Ун классны бетерде.
Зоотехник дипломын,
Водитель правасын
Кесәсенә куйды да,
Әбдрәхим олы улым,-
Армия сафына китте
Ул елны без авылдан
Сеңелемнең кече улын,
Рафаэльне - өченчене
Үзебезгә китердек.
V
Рафикка әйтеп карадым:
Институтка кер, дип
Тарих факультеты яхшы
Тикшермисең дәфтәрләр.
Укырга теләмәде.
Ташчы - эшче булып кергән
Төзелеш хезмәтендә.
Эшен тәмамлап кайтканчы
Караңгы төшеп җитә.
Без чыгабыз автобуска һәркөн каршы алырга.
Шәһәр эче тыныч түгел
Әллә нигә куркабыз.
Беркөн утырып киңәштек,
Бер карарга килештек.
Авылда да төзелешләр күп
Эшләргә теләгең булса
Керәсең шунда эшкә.
Рафик авылга китте.
Балалар йортын күрсәтте
Бер көн телевизордан,
Кечкенә балалар
Ташлап калдырып киткән
Үзе тудырган аналар.
Ул балаларны жәлләдем.
Андый аналарны мин
Һичкайчан аңламамын.
Төне буе уйладым
Таң ата, торырга вакыт,
Үземә карар чыгардым:
Берсен алып карасам,
Балага да куаныч
Үз күңелемә дә яхшы.
Рафаиль белән икесе
Үсәрләр әле, дидем.
Җиңел түгел әлбәттә,
Җиңелне кайчан күрдең?
Икесен тәрбияләү дә
Кисте гомернең беразын
Шулай дип фикер йөреттем
Алырга да бик курыктым,
Ниндидер нәселе, каны
Нинди булыр саулыгы?
Үзем ничек булырмын
Авырып үлеп китмәмме?
Шулай да тәвәккәл иттем
Бардым да берсен алдым
Гаиләбез кимемәде
Тагын без өчәү булдык
Бер кечкенә кыз алдык
Исемен дә без куштык.
Һәркөн таңда иртә белән
Кармы, яңгырмы анда,
Рафаиль чорнап күтәрә,
Күрше хатынга кертә.
Ай саен акча бирәбез,
Шулай килешкәнебез.
Җитмеш биштә күчеп кайттык
Авылыбыз янына.
Үзебезнең районга
Бирюковка авылына.
Бу авылның мәктәбендә
Мин тагын да директор
Рафаиль тугызынчыга
Китте үз авылына.
Зөлфия унны тәмамлап
Тагын ике ел укып
Повар-кондитер булды.
Туксан икенче елда
Кияүгө чыгып китте.
Регистрациясен дэ,
Никах мэҗлесен дэ,
Үз кулымнан уздырдым.
Фатиха биреп Җибэрдем.
Туксан өчнең гыйнварендә
Оныгыма куандым.
Үз әтиемнең исемен
Оныгыма куштырдым.
Хэзер инде аны карыйм
Уртак мәхәббәт бездә
Беренчене тәмамлады,
Яхшы акыллы малай
Киләчәкне без белмибез
Аллаһы үзе белер.
Шундыйлар аңа киләләр
Юк, диде, дусы - ише.
Авыл "алдынгылары", дип,
Санап үзен бер кеше.
Мин уйландым, гаҗәпләндем
"Шундыйлар" дигән кемнәр?
Чыннан да миңа киләләр:
Картлар, ярлы, ятимнәр.
Ишөгем ачык һәркемгә дә,
Кайсына ярдәм итәм.
Көчемнән килмәгән чакта
Җылы сүземне әйтәм.
Башым көмеш төскә керде,
Мин кеше сайламадым.
Бай-ярлы, укыган-данлы,
дип кеше аермадым.
Качтым икейөзлеләрдән,
Әләкче-гайбәтчедән,
Кара эшле блатлардан,
Ваклыктан, түбәлектән.
И, дөнья бай эле син
Әхлаксыз бәндәләргә,
Бозык фикер, кара эчле
Сөйкемсез адәмнәргә.
Мине тартты, кешеләрнең
Ике генә сыйфаты:
Хезмәтендә намуслык,
Кешечә вөжданлылык.
Алсу таң атканда,
Ал нурлар сибелгәч,
Уема киләсең нур булып;
Болытлы көзләрдә,
Томанлы көннәрдә
Кояшлы көн кебек ялтырап.
кушымта:
Гомергә үкенеч:
Кабатлыйм исемеңне,
Каплый яшь пәрдәсе күземне,
Гаепле без түгел,
Тәгъдирнең дулкыны
Алып китте читкә үземне.
Син генә аңлыйсың
Юлларым борылышын,
Сагышлы, катлаулы язмышым.
Күп сулар агылды,
Үткәннәр онытылды,
Юк инде язмыштан узмышым.
кушымта
"Тормыш" дигән олы китабымның
Укып чыктым инде яртысын,
Җил-бураны, болытлары булды
Күтәрелеп күрдем яктысын.
Язмыш җилләре үз канатына
Ияртеп алып киттеләр мине,
Илебезнең төрле җирләренә,
Күрелмәгән почмакларына
Бар Җирдә дә тормыш тигез икән,
Гүзәллекләр җирдә күп икән.
Күңелле һәм тыныч яшәү өчен
Ышанычлы дуслар бар икән.
Кайларында гына булсам да,
Яшәсәм дә рәхәт җиреңдә,
Туган-үскән ягым, туганнарым
Булды минем йөрәк түремдә.
Вокзалда поезд көтеп утырган
Кеше кебек кенә яшәдем,
Кайчан да бер илгә кайтырмын дип
Өметемне бердә өзмәдем.
Аерма язмыш, туган җиремнән
Гомеремнең калган ягында
Бабаларым, атам, анам җире
Туган туфрак булсын куенымда.
1978 ел
И, якты дөнья, кояшлы, айлы,
Җирләрең, суларың - зур галәм.
"Инсан" диңгезенең бер-дулкыны-
Кабаланып агып мин барам.
Син мәңгелек үлмәс, үчерелмәс,
Үзгәрсәң дә миллион ел үтәр.
Бер бөртек тузан, бер тамчы су
Керфек каккан ара-мин үтәм.
Тәнемә сеңде, җаныма иңде
Кояшыңның җылы нурлары.
Җир-суыңның изгелеген алдым,
Нәрсә генә үзем бирәлдем?
Җитәрмен дә бер көн ярына.
Сеңәрмен шул ярның комына.
Каплап китәр башка дулкыннар,
Басып үтәр яңа буыннар.
1987 ел.
Яшьлегемдә туган җырларымны
Урта юлда калдырдым өзеп,
Нигә инде гомер буйларына
Алып килмәдем икән тезеп.
Әллә инде көчем җитмәдеме,
Әллә түземлегем беттеме?
Тормыш белән көрәшеп йөргән чакта,
Илһам дигән дәртем үттеме?
Алай булса нигә тагын мине
Сынар өчен килде бу Җырлар?
Өлкәйгәндә үкендерер мине
Җаннарымда тулды җыр-моңнар
1986 ел
Кышта яздай җылы көннәр була,
Карлар эри, кошлар сайраша.
Боздай булып ката кайчак күңел,
Мәрхәмәтле сүзләр җылыта.
Кышта яздай җылы көннәр була,
Кар урынына ява яңгырлар.
Тормышта да төрле хәлләр була,
Мәхәббәт тә туа яңадан.
Кышта яздай җылы көннәр була,
Җил дә исми, дөнья тын кала.
Йөрәктәге бозлар эреп бетә,
Ачу-үпкә барысы онытыла
1983 ел
Иосыф мырза кызы Сөембикә
Муса хан сөекле оныгы,
Мин дә Исхак мырзаның иң олы
Беренче кадерле оныгы.
Якын,-дип бөлгәннән бирле
Эзләдем гомер буе,
Әбием сүзләреннән,
Нәселем эзләреннән.
Китаплар битләреннән,
Журнал һәм гәзитләрдән,
Легенда, риваятьләрдән,
Җырлар һәм бәетләрдән.
Гасырлар арасыннан
Син карыйсың елмаеп,
Күзләреңдә тулы
Кардәшлек нуры,
Өзелмәгән икән нәсел җепләре,
Сүрелмәгән әле кардәш хисләре.
Матурлык, гүзәллек,
Акыллы-тапкырлык,
Тынычлык, түземлек,
Ирекле-иркенлек –
Боларның барысы –
Бабайлар каны,
Тәрбия биргән
Нугайның даласы.
сентябрь, 2000 ел
Яратам Казан ягының
Ак каеннарын,
Охшатам шул каеннарга
Казан кызларын.
Мәрмәр кебек ак йөзләре
елмая; көлә,
Коңгырт, зәңгәр күзләрендә
нурлар сирпелә.
Телим мөселманлык нуры
мәңге сүнмәсен,
Кызлар мөлаемлыгы
Бер дә үтмәсен.
Сокланам матур телләре
йомшак аһәңле,
Нәфис яңгырау тавышлар
музыка төсле
Ап-ак саф күңелегезгә
шикләр кермәсен.
Яшәү ямен боза торган
Хәйлә тимәсен.
1992 ел
I
Туган көнем җәй уртасы,
Җиләк-Җимеш өлгергән.
Өй алдында роза гөлләр
Шау чәчәккә төренгән.
Елдагыча түгел бу көн
Быел үзгәчә килде:
Каты авырып ятам
Билгели алмам инде.
Исән булсыннар дусларым
Җомгага йөри торган,
Хәзерләделәр үзләре,
Матур, йомшак сүзләре.
Килделәр туганнарым,
Килделәр дус-ишлөрем,
Күрше күләм Җыелдык
Туган көнне үткәрдек.
Кайберләре саубуллашып
Рөхсәт алып киттеләр,
Калганнар утырабыз
Сөйләшеп көлешәбез.
Шул арада берәүләр
Машинада килделәр,
Барысы тынып утыра
Чыктым каршы алырга.
Роза Туфитуллова!
Атаклы баш мөхәррире
"Сөембикә" журналының.
Билгеле шәхесе Җирнең,
Хатын-кыз дөньясының.
Кайдан килеп чыктың әле
Роза ханым, син бит бу?
Ул да мине кочаклап
Чәчәк бәйләме бирде.
Битләремнән үпте дә,
Таныдыгызмы, диде.
Нигә танымаска инде
Ай саен күреп торам,
Җурналыгызны калдырмый
Һәр санын укып барам.
Күрешкән, сөйләшкән идек,
Сиксән тугызынчы елда,
Татар Җәмгыяте съезды,-
Драмтеатр залында.
Шуннан соң күп сулар акты
Япь-яшь идең ул чакта.
Үзгәргәнсең бик азга
Гүзәл, тыйнак хәзер дә
Оныгым бар инде, апа,
Улымның улы,- диде-
Кызым да җитеп килә
Картаябыз,- дип көлә.
II
Минем өчен онытылмаслык
Бер вакыйга, матур хәл.
Кай арада килеп төшкән,
Киләчегә килеп җиткэн,
Бу күктәге фәрештә,
Бу Җирдәге алиһә?
Муса Җәлил Ил батыры
Килгән безнең авылга,
"Җиһан" поэмасы өчен
Җим эзлвп, Җыеп йөргән,
Бер атна яшәп киткән.
Хәзергә хәтле белгечләр
Аның эздән йөриләр.
Роза, кардәшем, синең дә
Эзең калды өемдә
Кайчан булса да галимнәр
Синең эзне эзләрләр.
Минем өемә килерләр
I I I
Туган көнем тагын җитә
Уйдан чыкмыйсың бер дә,
Шул кыска бер күрешкәндә
Мәңге калды исемдә,
Җылы якка очып килгән
Карлыгач булып кына.
Роза, Җаным, сезгә телим
Тән һәм Җан тынычлыгы,
Роза гөлләр матурлыгы,
Җиләк-Җимеш муллыгы.
Дус-ишләргә мөлаем бул
Барысына газиз бул.
Бу кунакны алып килде
Наилә Шакирҗан кызы
Әстерхан Җәмгыятенең
Җитәкче урынбасары.
"Идел" газетасының
Җаваплы сәркәтибе.
Ул да миңа якын кеше
Ул да миңа кадерле.
5 июль, 2000 ел.
Татарстан кызы Наилэ Шакирҗан кызы Потеевага багышлыйм*
Иксез-чиксез зәңгәр күк йөзендә
Сансыз йолдызлар арасында,
Бер йолдыз бар, узе биш канатлы,-
Үзе яктырак барсыннан да.
Син бер якты йолдыз булып килдең
Сөекле Әстерхан җиренә.
Гомер буе язган шигырьләрен
Китап җыеп бирдең үзенә.
Кичләр җитсә шул йолдызны карыйм
Күңлем белән аны барлыйм
Ул да миңа кузен кыса, елмая,
Әйтерсең сөйләшә, серләшә.
Ничә еллар сине җирдә барлыйм
Араларны суындырмыйм, барып йөрим.
Чит җирләрдә сиңа да таяныч
Миңа да бу җирдә бер йолдыз.
Очрашып, сөйләшеп, аңлашабыз
Син эле яшь кеше, мин олы.
Йолдызым күктә тыныч булсын,
Кара төнне һәрчак яктыртсын.
Җирдә сиңа саулык, бәхет телим
Кешене белемең агартсын
2000 ел
Нинди язмыш әйдәп килдең икән
Гыйлемлегә тансык бу илгә?
Күгебезне бераз яктыртырга,
Җаныбызны бераз агартырга.
Ничә еллар бер казанда кайнап
Күзәтеп, белешеп киләбез.
Кешелегең, шәфкатьлегең өчен,
Яратабыз, хөрмәт итәбез.
Эшләгәнгә эшнең бетәсе юк,
Авыр йөкне тартып киләсең.
Яшь вакытта кеше уйлап тормый,
Зарарлы җил тия күрмәсен.
1998 ел