Ялга түгел, айга түгел,
Инде кайттым мәңгегә,
Тамырларым кочакланып,
Тирән үскән Җиремә.
Һәркөн таңда котлап мине
Сайрый сандугачларым;
Куандыра, сөендерә
Әүәлге танышларым.
Тәбрик итә кайтуымны
Ягымлы кәккүк моңы.
Чөлдер-челдер:"Күп яшә",- дип
Агадыр Баллы суы.
Балачактан миңа таныш
Өянке сагышлары,
Бүтәннәрдән моңлы шаулый
Киләче камышлары.
Дөнья киңәйгәндәй булды.
Кояш нуры яктырак Авылдашлар,
дус ишләрнең Елмаюы Җылырак.
Үземә генә кадерле
Авылымның көйләре,
Үземә генә билгеле
Җанга шифа серләре.
Октябрь, 1994 ел.
Икмәк эзләп түгел, гыйлем эзләп,
Чыгып киткән идем Киләчем.
Моң-ямеңне Җыеп йөрәгемә,
Бөреләнгән чакта яшьлегем.
Чәчләремә инде карлар яуды,
Күп михнәтләр читтә кичердем.
Оныталмыйм нурлы йолдызларның,
Зәңгәр офык, айлы кичләрен.
Насыйп булып, илгә кайтсам әгәр,
Туфрагыңа куеп битемне
Сөйләр идем читтә
Җәфаларның Сулытканын нурлы йөземне.
1991 ел.
Җәмгыятьнең еллык юбилее
Бер яшьлеге кебек баланың,
Аягына баскан яшәү шатлыгын
Исбатларга хакы бар аның.
Кушымта:
Исеме Дуслык,
Идеясы - Дуслык!
Дуслык - шатлык, дуслык - иминлек.
Дуслык - бөек көч!
Дуслык - ышаныч!
Дуслык - булса Җирдэ Җан тыныч.
Бәйләде безне - яшьне, олыны
Туган илгә, телгә мәхәббәт,
Рух якынлыгы, Җан теләкләре,
-Йөрәктәге якты шигърият.
кушымта
Кадерен белеп яшик дөньяда,
Туган илдә тыныч күгенең,
Туган-кардәшнең,
якын дусларның "КЕШЕ" дигән бөек исемнең. кушымта
Декабрь, 1989 ел.
Посвещается первым номерам Областной
газеты Татарского общества. Тогда газета
выпускалась только на русском языке.
Добро пожаловать, Идель!
Мы ждали долго эти дни.
В дни перестройки родилась-
Детя свободы и любви.
Пусть будет чистый, голос твой
Как воздух утренней зари!
Не переукрась, не ошибись.
Говори правду, не хитри.
Как южный ветер из Кыйблы,
Всем людям душу согревай.
И на путь истины добра
Твои народы направляй!
И по заслугам их цени.
Их голос слушая, твори.
Путь к правде, к свету укажи,
Тепло, надежды подари.
Бирюковка авылы мәктәбендә гомерө буе
балалар укыткан Овчинникова Валентина
Александровнага багышлыйм.
Барысына бердэй,
Бакчада үскән гөлдәй,
Безнен, Валентина
Барысына бердэй.
Матур узе, Күркәм йөзе,
Киң күңелле, Мул белемле;
Башкаларга нурлар сибеп,
-Бу кеше бик сөйкемле.
Беркайчан да курмисен,
Кэефе кырылганын,
Әллә нигә Җимерелеп,
Юк барга Җебегэнен;
Я тавыш күтәреп,
Я бер ачуланганын.
Тигез холык, тыйнаклык -
Һәрвакытта бер кое,
Ыгы-зыгы килмәсә дэ Эшлэре бик унемле.
Яңалыклар белән таныш
Классында балалар,
Сүзнең бәясен беләләр,
Аны сузсез аңлыйлар.
Ире эчкече иде ...
Бер атна эчеп китсә әгәр,
Атналар буе эчэр,
Өйгә дә кайтмый йөрер
Валентина шул көе,
Берни булмаган тесле,
Иртәдән кичкә хәтле,
Эшкә күмелә үзе.
Ул чагында бер генә
Малай иде үзендә,
Аерылып та китмәде,
Ирен өйдән кумады.
Хәзер ире төзәлде
Яхшы эшчегә әйләнде.
Малайлары өчәү булды
Валентина шул көе
-Тамчы да үзгәрмәде.
Яшь коллегаларга үрнәк,
Олыларга киңәшче.
Балаларның идеалы,
Валентина укытучы.
Тел, әдәбият укыта,
Һәр ел класс Җитәкчесе,
Мәктәпнең сансыз эшендә
Ул яхшы күмәкчесе.
Апрель, 1986 ел.
Су буенда өч өянке
Тирәсе йомшак үлән,
Күләгәсендә ял иттем
Дуслар, ишләрем белән.
Безнең өй янында гына
Үскән бу өянкеләр,
Алар белән бергә үсте
Авылымда уллар, кызлар.
Үсеп җиткәч таралыштык
Төрлебез төрлө Җирдә,
Шул сөйкемле өянкеләр
Мәңге безнең хәтердә.
Пальма, кипаристлар
күрдем Сыендым наратларга,
Шушы өянкеләремне
Алмаштырмам аларга.
(яшь кызларга)
Яшьлектәнме, сөюдәнме
Ялтырый күзләр?
Караңгыны яктырталар
Кирәкми сүзләр.
Шаянлыктан, наянлыктан
Очкынлы күзләр,
Йөрәктә тәүге мәхәббәт
Кирәкми сүзләр.
Яшьлек, мәхәббәт тынгысыз,
Нур сибә күзләр.
Шуны аңламаса кеше
Кирәкми сүзләр.
Галия Шамардановага
Бер күрүдә ихтирамга лаек
Кеше булуыңны аңладым,
Ачып торган роза чәчәгенә
Охшатып, яратып карадым.
Иртә язым үтте,- дип борчылма,
Иртә язның яме әз әле:
Әче Җилләр карлы яңгырлары
Җаннарыңа рәхәт юк әле.
Чын матурлык шашкын
Җилләр тынгач,
Карлыгачлар талда сайрагач,
Дәрья булып, ярсып аккан сулар.
Ярларына кайтып сыенгач.
Болыннарны умырзая түгел.
Яз гөлләре шытып бизәгәч;
Чәчәкләре төрле төскә кереп,
Тәмле исләр кырга сибелгәч.
Уңган бала яшь булса да баш була,
Кызыксынып карыйм күзеңә.
Ак башымны иеп, яшь булсан, да,
Колак куям әйткән сүзеңә.
Охшатам мин сине алмагачның
Ак бөркәнчек кигән чагына.
Алмагачның чәчәкләре кебек
Ак бәхетләр телим мин сиңа.
1989 ел.
Фатыйма дус моңлы Җырлый
Чыгарган әнисенә,
Моңлы Җырлар арасында
Жырлар бар әтисенә.
Моңлы бала бәхетсез була,
-Дигәннәр мәкальләрдә.
Фатыйма дустым бәхетле,
Бәхетле дә, моңлы да,
Күрке, холкы - бер бәхет.
Сөйгән иптәше Мансуры-Икесенә зур бәхет.
Биш кызы һәм биш кияве
Биштән биштән - ун бәхет,
Тугыз онык - тугыз бәхет,
Тагын туа ике бәхет.
Менә нинди бар кешеләр
Бәхеткә чумып яшиләр.
Аллаһы биргәнгә бирә,
Озын булсын гомерләр.
Үзләре уңган кешеләр:
Әдәпле ата-аналар,
Кызлары, кияүләре дә Уңган,
булган балалар.
Кайчан барып керсәң дә,
Дәстерханы Җәелгән,
Тәмле ашлар төзелгән,
Ачык йөзе, тәмле сүзе,
Елмаеп тора үзе.
07.2000 ел
Бу кадәрле көчле мәхәббәтне
Кем кичерде, дуслар әйтегез!
Башыгыздан, әгәр узган булса
Бер киңәшен миңа бирегез!
Йөрәк янса гөрләп ут эчендә
Сүндерерлек нинди ысул бар,
Ярсып китсә, урын табалмаса
Басылырлык нинди әмал бар9
Ни эшләрмен мин, әгәр Мәҗмүн булып
Урманнарга китсәм олагып
Чәчләремә кошлар оя корып
Йөрерләрме бергә сайрашып.
Кошлар миңа ярдәм итәрләрме Онытырмы
Мәҗмүн Ләйләсен9
Сүрелерме бераз йөрәккәе
Тыналмаса тагын ни эшләсен?
1957 ел.
Яныма килдең елмаеп. Алдың,
кулымны үптең.
Берничә минут эчендә
Күпме хисләр кичердек.
Күкрәгемә кысып сине
Ярсып үбәсем килде.
Хәсрәтем агып беткәнче
Үксеп елыйсым килде.
Язмыш,- диләр, дөрес микән?
Нигә ул болай язды?
Сине сөйде, хатлар язды
Нигә башканы алды?
Язмыш шундый көчле булса,
Нигә Җирдә мәхәббәт?
Тапшырып язмыш иркенә
Яшисе иде рәхәт.
1987 ел.
Бик теләсәң әгәр,
б-и-и-к теләсәң
Әткәй-әнкәеңне күрергә?
Яңгырлар туктар,
Таралыр болыт,
Кояш нур сибәр синең юлыңа.
Бик теләсәң әгәр, б-и-и-к теләсәң
Туган авылыңны күрергә,
Кояш көлеп карар,
Яктырып ай чыгар
Юлдаш булып бергә барырга.
Бик теләсәң әгәр, б-и-и-к теләсәң
Сөйгән матурыңны күрергә,
Кырлар чәчәк атыр,
Таллар башын ияр,
Нур сибелер барган юлыңа.
Туйдан соң әз яшәп аерылган парларга
Туй өстәлендә
канәфер чәчәк.
Бер-беребезгә карап утырдык, моңайды күңел.
Өзелгән чәчәк. Кыска гомер, инде кибәчәк.
Ап-ак таҖына кан йоккан төсле
Серле чәчәк булып күренде.
Канәфер чәчәк-Ике төрле -төс
Сискәндерде нигә күңелне.
Ап-ак күлмәгем, ап-ак бөркәнчек
Ник өстәми хозур хисләрен?
Яшьлектән микән
Ник аңламадым
Мәхәббәтнең яшрен серләрен.
1985 ел.
Аналарны белмибез,
Балаларны сөймибез,
Кайда китеп югалды
Җылы караш, йомшак сүз?
Ел артыннан ел үтә
Кардәшләргә йөрмибез,
Чит кешөне бөтенләй
Кеше дип тә белмибез.
Киемнән кием сайлыйбыз:
Болары андый түгел,-
Бакчадагы карачкыдай
Игелексез, буш күңел.
Кеше элек-электән
Матурлыкка тартылган.
Эчке матурлыклар китеп,
Тышкысы урын алган.
Шуңа күрә мәхәббәт тә
Кешеләрдә вафасыз,
Ялтырый кышкы кояштай
Үзе бер дә Җылысыз.
1989 ел.
Җимешсез агачтай кукраеп,
Борынын күккә чөеп,
Як-ягына карамый;
Баскан җирен танымый.
Күрмәмешкә салыныгк
Сүз әйтергә иренеп,
Өлкәнгә сәлам бирми.
Кечкенәне күзе күрми.
Кешеләргә ат тагып,
Берәүне дә яратмый,
Үзен генә яраткан,
Кемнәргә кирәк андый?
март, 1989 ел
Көнчелек җаныңа керсә,
Җаннарыңны корытыр
Көнчелек керсә каныңа,
Каннарыңны суытыр
Көнчелек булса күңелеңдә
Күңелеңне каралтыр.
Мин беләм, күргәнем бар
Кайбер көнче бәндәне,
Көнчелек белән эчләре
Тулып торган кешене.
Андыйларга дөнья үзе
Кырын карый, түзәалмый,
Кара күңел, коры Җан
Кемнәргә кирәк андый?
Син кеше бит!
Син кеше бит!
Бәлки уйланырсың әле,
Кара уй-фикерне ташлап
Бәлки, уңарсың әле.
Яратмаган чәчәгеңне ник өзәсең?
Яратмаган чәчәгеңне
ник өзәсең?
Яратмаган төсләреңне ник киясең?
Яратмаган кешең белән
бер урынга ник керәсең?
Бу тормышта шундый
асыл закон яши,
Син аларны ник бозасың?
Кешеләрне түбәнсетеп,
ямь табасың.
Үзең дә бит шундый хәлгә
еш каласың.
1976 ел.
Усалларның агуын күп эчкәнем бар,
Хәйләләрнең тозагына төшкәнем бар,
Ялганнарның утларында янганым бар,
Мең сынауны °з Җилкәмдә тойганым бар.
Хак-тәгалә-юлдашым бар, яклаучым бар.
Һәркайсыннан исән - имин чыкканым бар,
Шулар мине күнектереп өйрәттеләр,
Игәүләрдә иги-иги шомарттылар.
1989 ел.
Ярыла күрмә йөрәккәем,
Усаллар агуын капканда,
Агу чәчми тирә ягына
Яши алмый,- диләр,- бер көн дә.
Ярыла күрмә, йөрәккәем,
Ялганчылар угы тигәндә,
Ялганнарны тизрәк белерләр,
Сүзләреннән аның көлерләр.
Ярыла күрмә йөрәккәем,
Хәйлә тозагына төшкәндә,
Үзләре үк килеп керерләр
Капкын, хәйлә-мәкерләренә.
Авыр иде, хәсрәтле иде
Синең Җирдә язмышың,
Киттең аль п мәңгелөккә
Моң - зар/арын тормышның.
"Бер аллаһы хаклы",- диләр,-
Гаделлек аннан гына.
Бәлки, Җәннәтләр, оҗмахлар
Насыйптыр анда сиңа.
Ялгызлар бергә кушылсалар
Бер-бересен эзләп тапсалар,
Җылы, назлы сүзләр әйтсәләр
Бер табында чәйләр эчсәләр.
Яшәү Җирдә
Күңелле булыр иде бит,
Күңелле булыр иде.
Ялгызлар бергә кушылсалар
Нур сибелсә парлы күзләрдән.
Йөрәк Җылысына төренсәләр
Саклансалар ямьсез сүзләрдән
Яшәү Җирдә
Мәгънәле булыр иде бит
Мәгънәле булыр иде.
1987 ел.
Эчем пошып ярсыганда йөрәк
Карап торам нурлы кояшка,
Кояш нурына коенам,
Яктылыкка төренәм
И, якты бәхетем минем.
Моңайса күңел,яшьләнсә күзләр
Зәңгәр күккә карыйм озаклап
Зәңгәрлеккә күмөләм,
Зәңгәр төскә төренәм,
И, зәңгәр бәхетем минем.
Үз-үземә урын тапмый йөрсәм,
Карап торам яшел урманга,
Яшеллеккә сөенәм,
Яшел төскә төренәм
И, яшел бәхетем минем.
Якты һәр көнем - якты бәхетем
Моңайма, күңелем юк-барга,
Гомер бик кыска,
Яшәү күңелле,
Сөенеп кал якты дөньяга.
1983 ел
Бу дөньяда ана сөтеннән дә
Тәмлерәк ризык бармы икән?
Ана сөтеннән дә кирәклесе,
Файдалы тэгам бармы икән?
Витаминнар эзләп җәфаланма,
Җылытып та мәшәкатьләнмә.
Ашыйсы килсә, к эефе китсә
Чыгарып тик иміг бир генә.
Күзе авыртып ки сә сабыйның
Бер тамчыдан салып дәвала.
Салкын тиеп, борыны суланса,
Өч тамчыдан тамыз борынына.
"Режим" диеп вакыт көтеп торма,
Кызганмыйча имез туйдырып.
Ана сөтенә туймаган бала
Мәрхәмәтсез, түземсез була.
"Ана сөте" азык, дару, элексир
Алмаштырмас аны бер нигъмәт,
Ана белән бала арасында
Тудыра ул уртак мәхәббәт.
1993 ел.
Киң күлмәктән, ак яулыктан
Утыралар әбиләр:
Әниләрме,- дигән идем,-
Дусларым икән алар
Безнең дә бит әниләрдәй
Киенер вакыт Җиткән,
Бер-бер артлы оныкларны
Үстерер чаклар килгән.
Ярый киенсәк тә болай
Әлө яшәсәк иде,
Әниләр кебек ашыгып,
Җиргә сеңмәсәк иде.
1985 ел.
Бөтен дөнья урынында:
Таңнар ата шулай ук,
Көннәр үтә, еллар үтә,
Тик, әни син генә юк.
Кыш аріыннан язлар килә,
Карлар эри шулай ук,
Алмагачлар чәчәк ата;
Тик, әни син генә юк.
Без эле дә кабаланып,
Ашыгабыз шулай ук,
Картаябыз, яшьләр үсә,
Тик, әни син генә юк.
Шулай Оулыр мәңге, мәңгө
Гасырлар үткәндә дә.
Үзгәрмәс дөнья, үзгәрмәс
Мин җирдән киткәндә дә.
Март, 1984 ел.
Куркак түгел үзем. Куркам
Картларның каргышыннан,
Ризасызлыгын белдергән
Рәнҗүле карашыннан.
Сискәнеп калам, сагаеп
Яшьләр үпкәләвеннән,
Туар - ту мае ятим калган
Баланың күз яшеннән.
Кызганып керәм хәленә
Авыру - гарипләрнең,
Юклыктан - мохтаҗлыктан
Тилмергән фәкыйрьләрнең.
Аңлый күңелем, яклый
Түбәнсетелгәннәрнё,
Әрсез гайбәтчеләрдән
Мыскыл ителгәннәрне.
Сакланам яхшы кешене
Яман итеп күрүдән,
Берәүләрең ак ниятен
Карага дүндерүдән.
1966 ел.
Күптән түгел, кичә генә төсле,
Әти-әни әле яшь иде.
Канаты астына җыеп йөргән
Әбиебез эле бар иде
Без - балалар ваемсыз көннәрдә
Уен иде безнең күңелдә,
Берәр нәрсә була калса әгәр,
Елый идек барып әнигә.
Кай арада әби китеп калган?
Кай арада әткәй-әнкәй дә?
Кай арада урта яшькә җиттек
Оныкларга инде әби дә.
Бу кадәрле тиз вакыт үткән
Өлгермәдек әйләнергә дә,
Бу тормышның киртәләре белән
Көрәшә-көрәшә үткән гомер дә.
Күз ачып йомарга да өлгерми,
Безне дә шулай итеп сөйләрләр.
Анадан да газиз кеше бармы?
Бар иде бит әни, диярләр.
1978 ел.
Рояльне көйли музыкант
Клавишларын баскалый.
Аннан уйнап Җибәрә дә,
Моңлы көйләр яңгырый.
Әллә нигә ярсый йөрәк,
Нигә кәеф кырылган?
Нигә Җаным тынгы тапмый,
Нидән башым шаулаган?
Шундый чакта кайтам сиңа,
Авылым - туган Җирем!
Син - музыкант, син көйлисең
Җанымның бу хәләтен.
1988 ел.
Бер шигырь килә уема
Утырам каләм алып,
Сүзләрем җитми интегәм,
Уй кайный казан булып.
Мин үзем нугай кызы
Нугайча тәрбия алдым,
Мәктәп яшенә җиткәч
Мин татарча укыдым.
Гомер буе балаларны
Урыс телендә укыттым,
Үз вакытында - барысын
Яхшы белергә тырыштым.
Хәзер белмин нинди телдә
Күбрәк икән сүзләрем.
Хәттә белмим уйларымның
Нинди телдә икәнен.
Тик кайный хисләр бутала
Дулкын кебек чайкала.
Шулай да мин язам шигырь
Сүзләрем ҖИТМӘСӘ дә,
Кайнап торган фикерләрем
Сүзләргә сыймаса да.
1984 ел.
Язлар Җиткән саен сагындыра
Туган Җирнең яшел чирәме,
Чирәмлектә аунап, ятып калган
Балачакның хәтирәләре.
Гомер үткән саен сагындыра
Туган якның айлы кичләре,
Айда калган дәртле карашыбыз,
Мәхәббәтнең тәүге хисләре.
Яз гөлләре һаман хәтерләтә
Иң беренче алган бүләгем,
Гөлләр иде алар - яз гөлләре
Шул гөлләрде калды теләгем.
1992 ел.
Балачакта иң биек
Тирәккә менә идем,
Алдымдагы хыялыма
Мин шулай үрмәләдем.
Таулы-ташлы юлларында
Күп абынып егылдым,
Авызым тулы кан булса да
Алга таба атладым.
Урман эчендэ наратлар
Каен моңын тыңлармы?
Бәхетле тыныч йөрәкләр
Кеше хәлен аңлармы?
Сүнә күрмә якты хыялым,
Синен, белэн Җылырак,
Ашкынам эле үзеңә
Шуңа көнем яктырак.
Юлда кичкэ калсам айга карыйм,
Яктыртмасмы диеп юлымны.
Өлкәйгәндә кызым сине үстердем
Бизәмәсме картлык көнемне.
Йөрәгемнең җылысына төреп,
Асыл орлык чәчтем кырыңа.
Нинди иген үстереп чыгарсың,
Тормыш дигән олы юлыңа?
Синен, уңышларың - минем уңыш,
Чәчми-түкми Җыйсак көзләрен,
Иген белән чүп-үлән дә үсә
Тик кайсысын җиңәр йөрәгең?
Синең өчен ап-ак тсләкләрем,
Син бит эле шомлы уйларым.
Мәрхәмәтле булсаң,- таянычым,
Яхшы булсаң,- өмет йолдызым.
Апрель, 1989 ел.
Улыма һәм кызыма
Кеше буласың килсә иртәгә,
Эшче буласың килсә, әгәр
Солдат буласың килсә иртәгә,
Батыр буласың килсә, әгәр
Мин яшь эле,- димә бөр минутта
Хәзерлән син бүген аңарга.
Каршы искән җилләреннән курыкма,
Суыгыннан курыкма бар алга.
Ялкауланма, ялган сөйләмә,
Хезмәт ярат, кешеләрне сөй,
Ачык йөзле, мәрхәмәтле бул,
Үз-үзеңне ныгыт җәлләмә.
Озак йокларга һәвәс булма,
Әрәм итмә минутыңны бер,
Вакыт искән җил кебек тиз үтә
Эшләреңә тигез бүлә бел.
Зурайгач белермен,- дип уйлама
Бүгенге эш иртәгә калмасын.
Күктән төшәр яхшы гадәт,- диеп
Ваемсыз вакытың үтмәсен.
1987 ел.