Дусымның әтисе үлгәч
Бүген минем газиз әтием үлде
Аны соңгы юлга озаттым.
Тирән уйга чумып, биек талга карап
Әрнү хәсрәтемне тараттым.
Эх, дусларым, йөрәк өзелә
икән
Әтиеңне гүргә салганда.
Балаларын гына уйлап торды
Соңгы сулышларын алганда.
Кычкырып елап кына җибәрмим
Күземдә мөлдерәгән
яшьләр.
Безгә әйткән иң яхшы
сүзләрең
Күңелемнең
түрләрендә яшәр.
Яшәгәндә серләр сөйли
идек
Кирәк икән өзелеп
сөйләшү.
Төшләргә дә ешрак кер
әле син
Төштә күрү - ярты
күрешү.
Ир балам бар, ул да үссә иде
Бабасыдай якты йөз белән.
Киләчәктә горурлансам иде
Баламның хезмәтләре белән.
Сау вакытта бергә
сөйләшүләр
Якты хисләр булып калалар.
Θч балаңнан сәлам булып барсын
Бүгенге мәҗлестәге догалар.
Бу дөньяда күпме торырмын мин
Белмим шуны һәрбер кешедәй.
Җир йөзендә эзем калса иде
Калса иде әтием эшедәй.
Йөрәк өзелеп сине сагынганда
Син йөргән җирне буйлармын.
Шатлансам да уемда син булырсың,
Моңлансам да сине уйлармын.