Җәй көненең кичке
мизгелендә
Кояш баткан чакны карадым.
Бу мизгел бит шундый матур икән
Шуңа карап чиксез сокландым.
Кояшкаем батып китмә инде
Ташлап китмә безне төнлеккә.
Синең нурың яшәү көче
безгә,
Нурлар калдыр безгә көнлеккә.
Бик зур өмет белән озатам сине
Иртә белән тагы балкы дип.
Кояш нурын җирдә бар да көтә
Мин дә синнән нурлар алам бит.
Синең нурың күктә
җемелдәп торса,
Бик рухланып җырлар язам мин.
Җир йөзенә син шатлык
бирәсең,
Күктән китми балкып торчы син