Авыл кызларына карап хәйран калам:
Алар шулкадәрле матурлар,
Әдәплек һәм
сөйкемлекләр белән
Күңелләрнең
үзенә тарталар.
Сәхнәләрдә җырлаган
вакытта
Ак күбәләкләрдәй
торасыз.
Моңлы тавышларыгыз белән
Төрле җырлар яңгыратасыз.
Татар кызы әллә шундый була микән?
Бөтен гүзәллекне аңа
биргән бит,
Буең зифа, күзеңнән нур
чагыла,
Бер карашың йөрәкне эретә
икән бит.
Шул серле күзләр эченә
мәңгелеккә
Кереп китеп югалсаң иде.
Кулга кул тотынып калган тормышымны
Син, гүзәл, белән барсам иде.