Кабереңә килдем, әни,
сөйләшергә,
Рәсемең дә тора елмаеп,
Сөйләп кенә
җибәрмисең, җаным.
Текәлеп калдым басып.
Күзләреңә генә карый
идем бит
Әйтәчәгеңне алдан
аңлап.
Төшләремдә шулай матур
күрәм,
Киләсең миңа йомшак атлап.
Каршыңа утырып язгы кичләрдә
Моңлы җырларымны җырладым.
Күзләреңнән
яшьләрең дә тамды,
Шулай аңлап мине тыңладың.
Инде хәзер күңелләрем тулса,
Сиңа киләм - күземдә
яшьләр.
Йомшак кулың белән сыйпауларың
Гомеремә йөрәгемдә
яшәр.
Синең белән сөйләшергә
килдем,
Гөлләремә лента элмәдем.
Сиңа шигырьләр дә язам инде,
Әнием, шуны гына белмәдең.