Моңлы бала булып җырлар яраттым мин,
Тормышымда булды дускаем,
Күзләреннән нурлар балкып торды,
Шуны мактап сайра, кошкаем.
Көтмәгәндә, аерды тормыш безне,
Белмим дә бит, ни дип әйтергә.
Оныталмыйм матур мизгелләрне,
Йөрәк өзеп төшә
хәтергә.
Син дә уйлыйсыңмы
өзелеп-өзелеп
Бергә булган чакны, дускаем?
Шулай сагынып искә төшерәм мин,
Кайтса иде ямьле чакларым.