Яшь чагымда сине өзелеп сөйдем,
Шуны син белә идең микән?
Шул чактагы тирән яратулар
Яшьлектә генә була микән?
Айлы төндә икәү озак
йөргәч,
Сине мин озатып куя идем.
Борылып карап өйгә кереп киткәч,
Күңелем синең белән кала
иде.
Шуннан инде күпме еллар үтте,
Язмыш та бит үзенекен итте.
Ничек сөйсәм дә, кавышып булмады,
Юлларым башка якка алып китте.
Хәзер сине ерактан күрсәм
дә,
Йөрәккәем ешрак тибә.
Төштә күрсәм - син
барасың имеш,
Ә мин юлыңа чәчәкләр
сибәм.