Көймәләрдә әкрен
генә йөзәм,
Шулай да бит уйга чумганмын.
Талгын гына булып сулар ага,
Хәйран итеп карап калганмын.
Сулар аккан кебек гомерләр дә
үтә,
Иң матур чагым кайтмас инде.
Җырларымны халкыма багышлыйм,
Бөтен гомерем дә җырлы булса иде.
Калган тормыш юлымда да минем
Янымда дуслар булса иде,
Яшәү бит ул дуслар белән ямьле,
Дуслар да шуны белсә иде.