Ралина Хасән
кызы Исанбаевага багышлыйм
Горурланып әйтәм: сеңелем бар
минем,
Укытучы булып эшли ул.
Күпме белем, күпме яхшы уйлар
Безнең балаларга бирде ул.
Балачакны уйлыйм: син шулай да
Кызыктыргыч бала идең бит.
Киләчәгең алдан күренеп
торган -
Укытучы булып уйный идең бит.
Үсеп җитеп, зифа буйлы булдың,
Йөзеңнән бит нурлар сирпелде.
Укып бетереп, авылыбызга кайттың -
Нык белемле укытучы килде.
Яхшылыклар гына теләп балаларга
Сабыр күзең белән карадың.
Укучылар дәресләрен белсә,
Балаларча чиксез шатландың.
Шулдыр инде хезмәтен яратып
Гашыйк булып эшләүче кеше,
Хезмәтенә рәхмәтләр
ишетеп,
Йөрәге сизә-кирәк икән
укытучы эше.
Нинди генә рәхмәтләр
әйтсәм дә,
Әйтеп бетермәслек кебек.
Төрле җиргә белемле балалар
тараттың
Күктә йолдызлар кебек.
Киләчәктә сиңа саулык биреп,
Тагын яхшылыклар ит.
Укытучы эше мәңге онытылмаслык
Йөрәкләргә язылып кала бит.
Күп елларың үтеп
киткәндә дә,
Укучыларың назлап карарлар.
Илле яшең килеп җиткән көнне
Ераклардан алар кайтырлар.