җыр
Бүген шулай күңелем дулкынлана
Канат булса, очар да идем.
Зәңгәр күктән туган
җиргә карап
Алтын нурлар җибәрер идем.
Җырлар язсам, күңелем моңга
тула
Шигырь язам - сүзләр телемдә.
Халыкларны чын күңелдән
сөеп,
Тагын торсам иде илемдә.
Йөрәккәем нигә ярсый
икән
Күңелләрем алга ашкына.
Аккан суга карап тынычланам
Ул да алга, ярга ашкына.