Игезәкләрне күргәнегез
бармы?
Табигатьнең гаҗәп халәте.
Шуны тоюың да шатлык икән,
Әйтерсең лә дөнья
җәннәте!
Без дә бу дөньяда игезәк
Мин - Риф булам, ә ул Рифлизә.
Аның белән бергә булмаганда
Һәр сулышын йөрәгем
сизә.
Чит җирләрдә аерым торганда да
Һәрчак тоеп торды йөрәгем.
Табигатем үзе белгәндер бит,
Θзелеп сагынырга кирәген.
Мин бәхетле - дөнья матурлыкка
Мин бәхетле - икәү булганга.
Гомерем минем тагы тулы булыр
Бу дөньяда син сау булганда.
Язмышымда - син нурлы йолдыз
Син булмасаң мин соң нишләрмен?
Якты йолдыз кебек син яктырсаң,
Мин дә шуны тоеп яшәрмен.