Астраханские татары

Яр түбә авыл - Осыпной бугор

 

вернуться  главная

 

 

Ярлы Түбә авылының тарихы.

Риваятьләр һәм чын вакыйгалар.

 Ярлы Түбәдә торучы бик тә олы кешеләр дә, архивтагы булган документлар да әйтә алмадылар: «Кайчан соң һәм ничек Ярлы Түбә авылы барлыкка килгән? Һәм дә ни өчен бу сала (село), ә авыл түгел?»Менә шундый сорауларга: «Әстерхан өлкәсендә нинди авыллар бар икән?»- җаваплар табарга телибез, бу бит безнең тормыш, безнең үткән тормыш, безнең тарихыбыз.

Мин берничә шәһәрдә яшәүче һәм Ярлы Түбә авылындагы картлар белән сөйләштем. Беренчедән, шәһәрчеләр искә алалар   (ә ишеткәннәр алар үзләренең әби – бабаларыннан), Пётр Беренченең Әстерханга килгәне турында. Ул бик каты эссе җәйдә килгән булган, комарлар, болытлар кар кебек очып торганнар. Шул вакытта ул шәһәр губернаторына әйткән: «Шәһәр буе берничә канал казып җибәрегез, җәй вакытында, ичмасам, бераз һава җиңеләер. Мин бит бик күп Европа илләрендә булдым, каналларны күрдем, алар бик матур, һаваны да алмаштырып торалар. Әлбәттә, бу эш бик авырдан санала, элекке заманда бит хәзерге кебек техника булмаган, барлык эшне халык үзенең кулы белән эшләгән. Безнең хәзер менә исебез китә: булган бит шундый акыллы архитекторлар, кайсылары шундый матур итеп каналларыбызны барлыкка китергәннәр, аларның як – якларын нинди генә матур күперләр белән бәйләгәннәр.

Ничек соң бу эшләр эшләнгән? Әстерхан губернаторының указы буенча, шәһәрдә торучы кешенең аты белән арбасы бар икән, шул канал урнашачак җирне шәһәрнең читенә илтеп ташлаган. Ә шәһәрнең Чите ул заман кая булган соң? Бәлки, хәзерге Паробичев бугор ягында булгандыр.

Әгәр ул шулай булса, борынгы заманда, шагыйрь С. Есенин әйтмешли, биредә «су һәм баткаклыклар» булгандыр? Ә бит Ярлы Түбә авылына кадәр шәһәрдән 7 чакрым юл бар бит. Бу беренче уйлану.

Инде тагын хәзерге Киров, Кубанская дигән урамнар менә бит ничек барлыкка килгәннәр?

Икенчесе болай булыр дип уйлыйм.

Ә менә мин кечкенә чагымда 14 нче номерлы мәктәп артында көтү көтәләр иде бит.

Без беләбез, Әстерхан губернасында бик күп качкыннар торган булган.Алар Пермь, Саратов, Югары Идел якларыннан, үзләренең алпавытларыннан качып бирегә килгәннәр. Алар Иделнең төбендә яшәрбез дип уйлаганнар да, качканнар. Биредә гел җәй булыр дип уйлаганнар. Ләкин бит бу якларда каты җилләр дә, яңгыр – карлар да була. Халык бурлакларга ияреп, бер ике тиене булса, тимер юл белән, кайберләре пароходта килгән. Ә шәһәрдә калып торырга рөхсәт кирәк бит. Ә качкыннарда андый кәгазь булмагач, алар шәһәрнең читендә тора башлаганнар.

Бу халык бик ярлы, ач, эшсез булганга, алар тора торган җирне Ярлы Түбә дип атый башлаганнар. Биредә татарлар, нугайлар, төркмәннәр, карагачлар торганнар – барысы да алар бит мөселманнар булганнар. Мондагы җирне комнар, камышлар баскан, ары- да – бире күлләр булган ( Сасык күл, Кара күл, Туйганчы күл һәм башкалар.) Элек тә бу җирләрнең хуҗалары булмаган, ләкин килгән халык эшләргә тотынган: нинди дә булса яшелчәләр үстерә башлаганнар; балык, кош тотканнар, камыш белән балчыктан өйләр төзи башлаганнар. Шулай эшләгәндә, синең өстеңдә алпавыт булмаган бит? Бернинди налоглар да юк! Менә шулай итеп халык үз тормышын алып барган.

Ә хәзерге архивтагы кәгазьләр болай сөйлиләр.

Ярлы Түбә авылында булсагыз (Клубная дигән урам тирәсендә ), дөрестән дә, бу җир башка урамнардан өстен тора. Нәкъ шул тирәдә Ак патша елгасы (Белая Царевка)- Иделнең бер тармагы үтеп бара. Менә шул елганың бер ягы, Бэра калкулыгы, ул биек һәм текә. Бу җирләрне Зацаревский район дип йөрткәннәр дә инде, ә авылны Разсыпной бугор дигәннәр. (Язу буенча Рассыпной булырга тиеш.) Ләкин бит борынгы халык урыс телен шул чакта белмәгән, ә соңыннан бу җирләрне Осыпной бугор авылы дип әйтә башлаганнар. Ләкин бу тарихи сер.

Ярлы Түбәдә торучы Шугаинов Нурахмәд Рамазан улы (хәзерге көнне исәнме икән, ул бит 1916 нчы елда туган) искә алган иде: «Мин малай чагымда белә идем: авылыбызда ике генә урам бар иде. Мин менә шул өйдә туып – үстем. Хәзер картайдым инде. Бэра калкулыгын беләм, безнең әти шунда өй төзеячәк иде, анда бит сазлык һәм сулыклар юк. Ләкин ул җирләр инде башкалар белән алынган иде. Менә хәзер инде сазлар юк, чөнки суларны Әстерханнан югары бер җиргә җыйдылар, шлюзлар шул суларны тотып торалар.Хәзерге җирләр киптеләр, тик бер генә Кечкенә патша (Малая царевка) дигән елга калды».

Ярлы Түбә авылының тарихын халык бүген менә шулай сөйли.

Дания Бурнашева.

Осыпной Бугор: проблемы и их решение.


На карте АО – новая линия маршрута для журналистов «Идели». На этот раз дорога ведет недалеко – в красивое старинное село Осыпной Бугор, которое располагается в Приволжском районе. Исконно там жили татары, растили сады, трудились.
А как дела обстоят сейчас?
На этот и другие вопросы отвечает глава администрации Фаиль Юсупович Бердиев.
Село наше исконно татарское, сейчас многонациональное: здесь живут и русские, и казахи, и туркмены, и калмыки, и азербайджанцы.
Раньше действовали УМР, автобаза, колхоз и совхоз. Сейчас потруднее, но не унываем, работаем. Молодежь из села не уезжает, устраиваются работать после окончания вузов и техникумов: у нас в администрации молодые работники – юрист, экономист.
Проблемы есть и очень важные.
Во-первых, не везде есть асфальтированные дороги, тротуары, освещение.
Во-вторых, пока не проведен газ – готовим сметно-проектную документацию по улице Солнечной, а там другие газифицируем. Порой не хватает давления – село растет, а оборудование старинное.
Много сельчан не имеют возможности выехать для оформления документации в Началово, где расположены конторы. Так мы приглашаем сотрудников газсервиса, санэпидстанции в село, обеспечиваем транспортом, помогаем в поквартирных обходах. Всё решаем вместе.
Ещё проблема – питьевая вода. Водоканал отключает за долги населения. Это, в основном, бывшие работники совхоза, жители многоквартирных домов, которые, оставшись без работы, не могли раньше оплатить коммунальные услуги. Ищем средства, работаем с должниками, надеемся, что ситуация выправится.
Приходится трудно порой и с санитарным состоянием села: часто сельчане выкидывают мусор у дороги, на берег реки. Через Осыпной Бугор едут мусороуборочные машины многих компаний. Мусор летит, захламляя село.
В любом начинании администрацию поддерживают уважаемые люди, активисты, депутаты. Хочется, чтобы и про них узнали читатели «Идели».
Сегодня мы встретились по очень приятному и неожиданному поводу: в сельсовет пришло письмо, что двух наших жителей, ветеранов Великой Отечественной войны наградили медалями. Правда, награды шли долго, три года, ведь документы подписаны бывшим президентом Украины Кучмой.
Сейчас во многих странах убирают памятники советскому солдату–освободителю, приятно, что вклад наших соотечественников по праву отмечен. Тогда они не думали, что борются за свободу какой-то отдельной республики – они сражались за весь Советский Союз! Сейчас ветеранов той страшной войны осталось так мало - у нас в селе всего 7 человек. Кому-то помогают родственники, а кому-то все село, школа, администрация. Очень дружно работает у нас Совет ветеранов под руководством Асфиры Каюмовны Шугаиповой. Так мы узнали, что одна женщина-ветеран потеряла все документы во время пожара, не получает пенсию, поэтому готовим письма во все инстанции. Может, и статьи о наших земляках, героях войны, помогут восстановить справедливость.
Думаю, что наше сотрудничество будет плодотворным
, охраняющие нашу многострадальную землю.

^

©2004-2009 yillar.  "ӘsterxaN" - "Астрахань" при использовании материалов сайта,  ссылка обязательна Sarı Bolğar

Рейтинг астраханских ресурсов

 

Hosted by uCoz