|
Әстерхан-Казан Ильвира МИФТЯЕВА сүзләре, Айгөл һәм Сорур МИФТЯЕВАлар көе.
Олы юлга чыкты кәрван Әстерхан-Казан, Әстерхан-Казан, Дуслык көче тарта безне, Дуслык көче тарта безне, Татарларның башкаласы - Казанга таба. Чыгып киттек иртә таңда Хаҗитарханнан, Хаҗитарханнан, Хаҗитарханнан, Изге җирләр бит ул безгә, Изге җирләр бит ул безгә, Бөек яуларда - бабалар Саклап калган. Алып чыкты безне юлга Изге теләкләр, Изге теләкләр, Китердек сез кардәшләргә, Китердек сез кардәшләргә, Идел тармагы - даладан Бик күп бүләкләр. Гасырлар аша сузылган Кардәш җепләре, Кардәш җепләре. Сөембикә ханбикәбез, Сөембикә ханбикәбез. Мирас итеп киләчәккә Безгә йөкләде.
Еракмы ул, якынмы? "Сөембикә" өчен аралар чакрымнар белән генә үлчәнми, дөньяның-илнең төрле почмакларында яшәп ятучы дуслары, укучылары белән мөнәсәбәтләр якынлыгы билгели араларны. Әстерхан—Казан юлларына тузан төшергәнебез юк — әле безнекеләр бара, аннан да килгәләп торалар. Бу сәфәребезне язга тәгаенләдек. Наилә ханым атап яз көне чакырды. "Иделнең ярсу, ярларыннан чыккан чагын, даланың яшь, садә чагын күрсәтәсем килә сезгә", — диде. Наилә ханым Потеева — тумышы белән Татарстанның Чистай районындагы атаклы Яуширмә авылында туган, Казанда табиб һөнәрен алганнан соң, Әстерхан якларына килен булып төшеп, шунда игелекле хезмәт белән яшәүче милләтпәрвәр ханым — андагы милләттәшләребезне берләштерү-туплау хакына куйган биниһая эшчәнлеге өчен узган ел журналыбызның иң зур бүләге — "Сөембикә беләзеге" белән бүләкләнде. Бүләк аңа - Казанда, журналның 80 еллык.юбилей тантанасында тапшырылды. Анысына күңелебез булды, шулай да лауреатыбызны якташлары (шунда гомер итеп, ул үстергәч, якташлары инде!) алдында да хөрмәтлисебез килде. Киләчегә барып, ул сокланып язган Зөлхәбирә апа белән күрешәсебез, Муса Җәлил узган юлларны узасыбыз, Әстерханның атаклы Тияген күрәсебез, мәчетләренә керәсебез, нугай авылына барасыбыз килде, "Сөембиге — атым, нугай — затым..." "Сөембикә" диюгә үк безнең телләр "ханбикә" сүзен өсти. Әйе, безнең Сөембикәбез — ханбикә, Нугайлар "кызыбыз", диләр. Аларның үпкәләре дә бар: "саклый алмадыгыз..." Атаклы нәселдән булган яшь, чибәр, булдыклы кызларын биреп җибәргән бит алар Казанга. Сөен атлы кызны илләргә иминлек, үзенә бәхет юрап озатып калган дала — Әстерхан даласы түгел, бүген ул җирләр чит ил биләмәсе. Тарих җиле мәрхәмәтсез, нугайларны далалар буйлап әле тегендә, әле монда куган, сипкән, тараткан, Сөембикәбезнең язмышы мәгълүм... Ә без анда, Әстерханда, нугай апаларының беләзектәге Сөембикә сурәтен үбеп, яшь түгүләрен күрәчәкбез әле. Даланы да күрәчәкбез. Күз күреме җирдә җәйрәп яткан кайчандыр гүзәл кала хәрабәләрен япкан яшел даланы. Автобус тәгәрмәче яныннан гына уч тутырып яшел-фирүзә "тәтиләр" — шәһәрнең шанлы чоры ядкарьләрен җыеп алачакбыз, Шуларга карап үткәннәргә сәяхәт кылыр өчен. Караган саен Әстерхан сәфәрен сагыныр өчен.
Беренче көн «Тияк» Бәһрәм РАМАЗАНОВ, "Дуслык" җәмгыяте рәисе урынбасары:
— Мин Тияктә туып-үстем. Әти-әни-ем дә, ике яклап әби-бабаларым да шушында дөньяга килеп, шушында гомер иткәннәр. Әниемнең әтисе — Габделсадыйк бабам яшь чагында губернаторда денщик булып хезмәт итә. Солдаттан кайткач өйләнә һәм сәүдә белән шөгыльләнә башлый. Бабайның үз шхунасы була. Ул аңа товар төяп Мәкәр- җәгә ярминкәгә йөри, анда лавка тота. Моннан җиләк-җимеш яки балык теяп барганнардыр инде, ә Мәкәрҗәдән һәрвакыт мануфактура алып кайта торган булганнар. Әтинең әтисе Абдрахман бабай 1903 елда хаҗга бара. Ерак сәфәрдән исән-сау әйләнеп кайткач, анда ишет-кән-күргәннәрен китап итеп бастырып чыгара. Без кечкенә чакта әти кичләрен ул китапны бик еш укый торган иде. Аны әкият тыңлагандай тыңлавыбыз әле дә истә. Тиякнең Яшел мәчетендә әтиемнең бертуганы Габделбарый абый мөәзин булып торган. Дин әһелләрен эзәрлекләү башлангач, кулга алынып, төрмәгә ябылудан, атылудан аны бер мәрхәмәтле бәндәнең алдан хәбәр итүе генә коткара. Төнлә җыенып, абый өеннән чыгып качарга өлгерә. Шул китүдән ул югала. Туганнары исәнлегенә өметләрен өзеп, мөгаен, үлгәндер дигән уй белән килешеп яши башлагач, 1953 елда гына аннан улы белән хатынын үз янына чакырган хәбәр килеп төшә... Әтием Кәрим белән әнием Хәдичә икесе дә бер урамныкылар. Үсеп буй җиткәч, бер-берсенә гашыйк була алар. Тик әнине башка кешегә димлиләр. Укроп, яшел суган сату белән генә шөгыльләнгән әтиемне Габделсадыйк бабам үзенең кызына тиңсенмәгән, күрәсең. Инде нишләргә? Бабай үз сүзеннән кайтырга һич тә охшамаган. Әллә... Әти кызны урларга хәл итә, сөйгәненә: "Иң кирәк әйберләреңне генә җый да арткы өйгә килеп тор", — ди. Тегесе риза була. Бер көнне иртә белән тәвәккәллиләр болар. Хәдичәне, һичшиксез, эзләячәкләрен һәм иң беренче чиратта үзе янына киләчәкләрен, җир астыннан булса да таптырачакларын белгән әти кызны туры өенә алып кайтмый, паласка төреп дөягә сала да юлга кузгала. Имеш, ашыкмый-кабаланмый гына күрше авылга, туганнарына бара... Инде бабамнар йортына кайтыйк. Берничә сәгатьтән соң анда "Хәдичә югалган!" дип, ду кубалар. Бабай кырыс, аз сүзле, кызу кеше. "Табыгыз, эзләгез!" — дип, һәммәсен аякка бастыра. Иң беренче булып, әлбәттә, "Хәдичәгә шул гына күз төшереп йөргән иде", — дип, Кәримне эзләргә чыгып чабалар... Бабайның хезмәтчеләре әтине далада куып тота. Артына түгәрәкләп төрелгән паласлар салынган дөя әкрен генә атлый. Хәдичәнең үзе дә, эзе дә юк. Бермәлгә аптырап калган атлылар алай да: "Кызны күрмәдеңме?" — дип сорыйлар. Ә егет гаҗәпләнгән кыяфәт чыгара: "Юк, күрмәдем, мин иртәдән бирле юлда, әллә бербер нәрсә булганмы?" Хезмәтчеләр кире борыла. Ул арада кич җитә. Төрлесе-төрле якка кызны эзләргә таралган кешеләр бер-бер артлы әйләнеп кайталар. Юк Хәдичә, әллә җир йоткан, әллә суга төшкән? Аннан: "Чыннан да, кыз суга баткандыр", дигән фикергә киләләр. Йорттагы хатын-кыз тавышсыз гына яшь түгә. Ә үз дигәннәренә ирешкән бәхетле яшьләр бу вакытта Ярлы Түбәгә барып җитә. Әти, алдан сөйләшеп куйганча, әнине әлеге авылдагы бер туганнарына качыра да, үзе, шикләнә-нитә күрмәсеннәр тагын дип, тизрәк борылып Тияккә кайта. "Хәдичәне мин урладым", — дип Габделсадыйк бабай янына бары тик бер айдан соң гына килә ул. Бабайның инде ачуы сүрелгән. "Кыз суга батып үлде, әрәм булды, мәетен дә тапмадык", дип йөргәндә, баласының исәнлеген ишетү аңа хәтта шатлык була. Һәм ул яшьләргә фатихасын бирә. Әти белән әнинең берсенә — уналты, икенчесенә унсигез яшь була бу вакытта. Баштагы балалары — өч тә-тәм яшьли үлгәннәр. Ә абыем Сталинградта, сугыш барган вакытта туа. Әни әти янына барган була. Кулинария мәктәбен тәмамлап, сугышка кадәр гел аш-су тирәсендә эшләгән әтине фронтта да, билгеле, казан тирәсенә бастыралар. Ул көн-төн ботка, шулпа пешерә, солдатларны ашата. Сугыштан соң әти шәһәрнең төрле рестораннарында шеф-повар булып эшләде. Әстерханның данлыклы пешекчесе иде. Өлкәгә Мәскәүдән берәр зур кунак — түрә килсә, аны сыйлауны, аш-су әзерләүне әтигә кушалар иде. Мәсәлән, Косыгинны ашатканын яхшы хәтерлим. Җәйләрен мине дә үз янына эшкә алгалаганы булды. Бер генә нәрсәне дә үлчәп салмавына, күз белән генә чамалавы- на шакката идем. Аз да булмый, артып та китми — төп-төгәл. Ул үзе гомер буе Кавказ кухнясын яратты. Грузинча, азәрбайҗанча бик әйбәт сөйләшә дә иде. Шашлык, буз-баш (әти аңа караҗимеш куша иде) ясарга, люля-кебаб пешерергә ул мине дә өйрәтеп калдырды. Бузбаш өчен дип, әти махсус сатып алган балчык чүлмәкне дә кадерләп саклыйм. Әти аш-су әзерләргә бер дә иренеп тормый иде, әмма өйдә ашарга гел әни пешерде. "Чучка ите тураганнан соң пычакларыңны юмыйсың син", — дип, ул әтине ничек тә почмак якка кертмәскә тырыша иде. Әни 1962 елны вакытсыз вафат булды. Ул үлгәндә миңа унҗиде яшь кенә иде әле. Аннан әти кабат өйләнде. Пенсиягә чыкканчы ул җиде ел поезд ресторанында эшләде. "Тияк" дигәч, минем күңелдә бистәнең йомры таш җәйгән урамнары, шул урамнар буйлап узучы атларның тояк тавышлары, трамвай дөбердәве генә түгел, беренче чиратта, әлбәттә, әтием Кәрим белән әнием Хәдичә җанланалар Тияк
Әстерханның татарлар күмәкләп яши торган борынгы бистәсе икән бу. Казанның Иске татар бистәсе шикелле җир. Кайчандыр Тияк гөрләп торган. Бистәнең унбиш җирендә унбиш мәчеттә (!) азан әйткәннәр. Буйдан-буйга сузылган Менжинский урамы буйлап трамвайлар йөргән. Иртәнге якта һәр капканы сөт, катык, май сатучылар каккан. Тияк халкы зур бер гаилә кебек — шатлык һәм кайгыларны уртак итеп яшәгән...
Без утырган машина чокырлы-чакырлы юлдан Тияк буйлап бара. Урамның як-ягында бер-берсенә терәлеп үк салынган кечкенә агач өйләр тезелеп кала. Тәрәз каршыларында — чәчәккә күмелгән чия куаклары. Утыз ел элек«үк бистәне сүтеп, бу урыннарга яңа йортлар төзергә тиеш булганнар. Ул теләк-вәгъдәләрнең чынга ашуын көтү хәзер хыял гынадыр инде. Әмма халык шул сүзгә карап, соңгы елларда төзелешкә бөтенләй тотынмаган да бугай. Һәрхәлдә, кирпечтән салынган яңа йортлар күзгә чалынмады. Монда бар да элеккегечә түгелме икән әле?! "Идел" газетасына эшкә ашыккан Сәгыйть Рәмиев, кымыз белән дәвалану өчен бу якларга килеп чыккан Габдулла Тукай күргәнчә. Менә бу Яшел мәчеткә Фатих Әмирхан яки Галимҗан Ибраһимов җомга вәгазен тыңларга — халык белән күрешергә сугылмаган дип кем әйтә?! Тиякнең иң олы мәчете инде тузган. Анда намаз укылмаганга да дистә еллар икән. Дөньяга пыяласыз тәрәзәләр, ачык ишекләр аша үпкәләп баккан мәчет диварына өр-яңа элмә такта кадакланган: "Биредә 1904 елдан 1914 елга кадәр Түбән Идел буе төрки халыкларының мәгърифәтчесе, "Идел" татар газетасының (1906—1913) нәшире, нугайларның беренче тарихчысы имам-хатыйб Абдрахман Гомәри (Абдрахман Умеров) эшләде". Тирә-юньдә яшәүче халык, мәчет кайчан да булса бер тө-зекләндерелер, кабат эшли башлар дип өметләнеп, аны гел карап, җимермәсеннәр, сүтмәсеннәр дип, күз-колак булып тора икән. Менә "Кызыл Шәрык" клубы. Кайчандыр шушында "Сәйяр" труппасы чыгыш ясаганын, Муса Җәлил, Салих Сәйдәшев, Сара Садыйковалар булганын уйласаң, йөрәкләр кысыла. Һади Такташ бу клуб сәхнәсендә төнге сәгать икегә кадәр эшчеләр алдында баскан килеш шигырь укый. 'Арыгансыздыр, утырып кына сөйләгез", — диләр аңа. "Юк, — ди ул, — сез бит эштән соң да мине тыңларга килгәнсез, арыдык димәгәнсез". Кичәдән соң халык аерыласы килмичә Такташны кунакханәгә кадәр озата бара. Кызыл кирпечтән салынган ике катлы клуб бинасы исән, ул кинопрокат базасы булып хезмәт итә икән. Пакьләнеп, сафланып кайтырга дип күп татарлар бүген дә атаклы Тияк мунчасына бара, диделәр. Нәкъ узган гасыр башындагыча! Безнең халык бер-берсе белән күрешер, хәл белешер, шәһәрдәге соңгы яңалыклар белән танышыр өчен дә йөргән әлеге җәмәгать урынына. Ун-унбиш тиен түләп, мунчаның ачылышыннан — иртәнге сәгать алтыдан кичкә кадәр, туктап чәйләр эчә-эчә чабынучылар булган. Булган дип, ата-бабаларыннан килгән гадәткә хыянәт итми, ял саен Тияк мунчасына ашыгучылар хәзер дә бар икән. Бәһрәм абый Рамазанов әнә: "Утыз елдан артык йөрим", — ди. Мунча себеркесен дә ел буена җитәрлек итеп үзе әзерли икән. Бәһрәм абый мунчаның мазут ягып җылытылган чакларын да хәтерли әле. Нугай халкының атаклы мәгърифәтчесе Габделхәмид Джанибеков 1879 елны шушы Тияк бистәсендә дөньяга килә. Туган йортында элмә такта эленгән, аз гына арырак, Тияк суы буенда исә аңа куелачак һәйкәлгә нигез салынган. (Шунысы кызык, бу нәселдә туташлар, кияүгә чыкканнан соң фамилия алыштырмыйлар, киресенчә, ирләре никахтан соң Джанибеков фамилиясен ала. Космонавт Владимир Джанибеков та шушы нәсел кияве.) Татар халкының күренекле язучылары Габдрахман Минский, Атилла Расихлар да кайчандыр Тиякнең төз урамнарында яланаяклы малайлар булып йөгереп йөргән. Алар җиһанга аваз салган өй, нигезләрдә бүген кемнәр үсә, киләчәктә алар кем булырлар икән?! Тияк бистәсенең бер очы Татар базарга килеп чыга. Татар базар "Безгә килеп тә, Татар базарны күрмәгән кеше "Әстерханда булдым", дип әйтә алмый", — диләр монда. Базарның байлыгыннан бигрәк борынгылыгына ишарәлиләрдер. Казанның Печән базары әнә күптән инде истәлекләрдә генә яши, ә Татар базар менә бүген дә гөрли. Вакытыбыз кысан — рәтләр арасыннан йөгереп диярлек үтәбез. Бер карасаң, базар кайда да базар инде — "кайсы алдый, кайсы алдана". Шул ук җиләк-җимеш, яшелчә, ит... Бәяләр дә бер тирәдәрәк тирбәлә шикелле. Бөтен аерма — балыктадыр. Симез сарык түшкәсе зурлыгындагы мондый сазаннарны беренче күрү! "Сазан башы ашаган кеше моннан китми", — дигән сүз бар икән бу якта. Кыздырган, томалап пешергән сазан белән дә сыйландык, сазан башыннан пешерелгән ухадан да авыз иттек. Әйләнеп кайтканга шактый вакыт узса да, күңелләрнең гел Әстерханны сагынуы әллә чынлап та шуңамы икән?! Татар базарга, әлбәттә, Тукай да сугылган. Анда күргәннәрен шигъри юлларга да салган: Әстерханда бер базар бар — Исеме Татар базар. Төрле кызык күрим дисәң — Акчаң булса шунда бар. Эчләренә кереп карап йөрмәсәк тә, юл уңаеннан Әстерханның тагын берничә базары яныннан уздык әле.
— Безнең өчен — Тияктә туып, Тияктә үскән, Тиякне зурлап гомер итүчеләр өчен аннан да кадерле җир юк инде. Без үскәндә урамнары җеп сузып ясагандай туп-туры иде аның, йортлары оҗмах бакчаларына тиң бакчаларга уралган иде... Татар гадәте буенча төп нигездә калган энебез Берсен: "Монда гел дагстанлылар гына сату итә", — дип күрсәттеләр. Хәер, калада базарлар гына түгел, мәчетләр дә һәр милләтнең үзенеке аерым икән.
Мәчетләр 1910 елда Әстерханда унсигез мәчет эшләгән. Егерменче-утызынчы елларда, башка төбәкләрдәге кебек монда да аларның күбесе ябыла. 1954 елда шәһәрдә бары тик ике мәчеттә генә намаз укып булган. Калганнары кайсы мәктәп, кайсы балалар бакчасы, кайсы склад итеп үзгәртелә. Бүгенге көндә Әстерханда унбер мәчет мөселманнарга кире кайтарылган. ...Машинадан төшүгә, яныбыздан узып баручы бер әби белән сөйләшеп киттек. Мәйсәрә апаның да әтисе Казан ягыннан булган, сугыштан кайтмаган. "Гомер буе шушында, Ак мәчеттән ике өй аша гына мөәзин салган йортта, өч мәчет арасында яшәдем", — ди ул. Күр, чыннан да, бер-берсеннән кул сузымы арасында гына өч мәчет тезелгән — Нугай мәчет (якын-тирәдәге авыллардан нугайлар күбрәк бирегә йөргәнгә шулай атаганнар), Ак мәчет, Кызыл мәчет... Арада иң олысы — Ак мәчет. Ул 1810 елда сәүдәгәр Нияз Измайлов акчасына төзелә. 1930 елда мәчетне советлар мөселманнар кулыннан тартып алып, ашлык склады итәләр. Сакларга дип салган бөтен иген үреп бозыла, ә-рәм була. Аннан мәчетне пекарня итеп көйлиләр. Әмма барыбер уңмыйлар — ипи-күмәчләрнең йә төпләре, йә өсләре көеп аптырата... Бүгенге көндә монда реставрация эшләре бара. Ак мәчеттә дә, янәшәсендәге Кызыл мәчеттә дә (аны Җәмигъ мәчете дип тә, Үзәк мәчет, Казан мәчете дип тә атыйлар) төзелеш эшләре 2008 елда, Әстерханның юбилеена тәмамланырга тиеш. Ак мәчеткә ярдәм итү йөзеннән татар җәмәгатьчелеге инде ике тапкыр хәйрия концерты уздырган. Шәһәр урамнарында тиздән аның өченчесе оештырылачагы турында белдерүләр очрады. Ә Кызыл мәчетне яңарту өчен акчаны Мәскәү бүлеп биргән. Кайчандыр исә аны Ваһап исемле татар мулласы шәхси акчасына төзи башлаган булган. (Мәчет каршындагы ул салдырган ике катлы агач өйдә хәзер дә үз нәселе — оныклары яши икән.) Хәзрәтнең акчасы җитмәгәч, мәчетне Шакир Казаков дигән игелекле татар сәүдәгәре төзетеп бетергән. — Кара мәчет исә менә кулдан кит те, аны азәрбайҗаннар алды... Безгә шәһәр күрсәтеп йөрүчеләрнең бу сүзләреннән башта аптырабрак та калдык. — Ничек кулдан китте? Азәрбайҗаннар да шул ук мөселманнар лабаса. Татарларга ул мәчеткә әллә керергә дә ярамыймы? — дибез. — Ярый яравын. Әмма барыбер анда алар хуҗа. Читтән килгән кешегә гаҗәбрәк тоелган тагын бер нәрсә бар. Әстерхан мөселманнары хәер-садакаларын: "Әүлия каберләре өстенә салынган" дип, кайбер чиркәүләргә дә кертәләр икән.
— Безнең өчен — Тияктәтуып, Тияктә үскән, Тиякне зурлап гомер итүчеләр өчен аннан да кадерле җир юк инде. Без үскәндә урамнары җеп сузып ясагандай туп-туры иде аның, йортлары оҗмах бакчаларына тиң бакчаларга уралган иде... Татар гадәте буенча төп нигездә калган энебез Берсен: "Монда гел дагстанлылар гына сату итә", — дип күрсәттеләр. Хәер, калада базарлар гына түгел, мәчетләр дә һәр милләтнең үзенеке аерым икән. Мәчетләр 1910 елда Әстерханда унсигез мәчет эшләгән. Егерменче-утызынчы елларда, башка төбәкләрдәге кебек монда да аларның күбесе ябыла. 1954 елда шәһәрдә бары тик ике мәчеттә генә намаз укып булган. Калганнары кайсы мәктәп, кайсы балалар бакчасы, кайсы склад итеп үзгәртелә. Бүгенге көндә Әстерханда унбер мәчет мөселманнарга кире кайтарылган. ...Машинадан төшүгә, яныбыздан узып баручы бер әби белән сөйләшеп киттек. Мәйсәрә апаның да әтисе Казан ягыннан булган, сугыштан кайтмаган. "Гомер буе шушында, Ак мәчеттән ике өй аша гына мөәзин салган йортта, өч мәчет арасында яшәдем", — ди ул. Күр, чыннан да, бер-берсеннән кул сузымы арасында гына өч мәчет тезелгән — Нугай мәчет (якын-тирәдәге авыллардан нугайлар күбрәк бирегә йөргәнгә шулай атаганнар), Ак мәчет, Кызыл мәчет... Арада иң олысы — Ак мәчет. Ул 1810 елда сәүдәгәр Нияз Измайлов акчасына төзелә. 1930 елда мәчетне советлар мөселманнар кулыннан тартып алып, ашлык склады итәләр. Сакларга дип салган бөтен иген үреп бозыла, ә-рәм була. Аннан мәчетне пекарня итеп Рубин, киленебез Гүзәл әле дә Тияктә, без үскән гаиләдәге тәртипне саклап: бар эшне яратып, тырышып эшләп, бакча игеп, олы-кечесе бер-берсенә ярдәмче булып, бер-берсенең абруен саклап, сабырлыкта, динебез кушканнарны үтәп яшәп яталар, ике ул үстерәләр. Рубин бибәмнең куллары алтын — йортны гөл итеп тота, гел уңайлыклар өстәп тора. Энем әниебезне бик жәлләп тәрбия итә. Әниебез Зәйтүнә дүрт баласыннан, сигез оныгыннан кадер күреп, безне җылы сүзе белән канатландырып яши. Руслан би-бәм күп еллардан бирле еракта — ул җырчы Валерий Леонтьевның җыр театрында сәнгать җитәкчесе, күп кенә җырларының көй авторы, музыкасын "бизәүче". "Есенин", "Турецкий гамбит", "Охота на изюбра" нәфис фильмнарында ул язган музыка яңгырый. Энебез гел юлда, тик дөньяның кайсы гына почмагында булмасын, әнигә көн аралаш шылтыратып, хәлен белешергә җай таба үзе. Әнинең туган көне — 8 июнь — ул безнең төп нигездә җыелыша торган көнебез. Ни еракта булса да, Руслан бибәм дә хатынын, улын һәм кызын алып шушы көнгә кайтырга тырыша. Беренче җиләкләрдән авыз итеп, бакчада табын корып, әниебез кулыннан самовар чәе эчеп хушланып утырабыз. Бибәләремнең барысын да яратам, ә кыз туганым Рәмзия бибәм белән без иң якын дуслар, араларыбыз да яшь тә өч ай гына. Сеңлем Россиянең атказанган икътисадчысы, үзенең бик җаваплы вазифасын җиренә җиткереп башкаруы өстенә, белгәннәрен студентларга да өйрәтә. Уллары минем кызларым белән бертуганнардай. Без моңа сөенеп туя алмыйбыз. Ә минем ике кызым да осталыкларын читләрдә дә күрсәтә килүче, иҗатлары өчен төрле диплом һәм призлар яулаган биючеләр. Гәрчә, олысы Камилә казначейство хезмәткәре, кечесе Мәүлия музыка колледжының хор-дирижерлык бүлеге студенты булсалар да. Мәүлия Кырымда узган "Сөембикә варислары" фестиваленнән диплом яулап кайтты. Кызларымның икесенә дә минем әбиләрем исемен куштык. Без әтиебез ягыннан нугайның "тугыз үгез" нәселе дәвам- чылары. Әтием ягыннан әбием Камилә исемле иде. Ә Мәүлия әбием Татарстанның Буа районы кызы булган. Без шушы әбием һәм Мостафа бабам йо-гынтысындарак тәрбия алдык. Алардан отканны хәзер балаларыбызга сеңдерәбез. Тияктә татар рухы яши! Чоралар аша Сөембикә дәшә
...Сарай-әл-Мәхрүсәгә җиденче мәртәбә баруымда ахак төймәгә тап булдым. Кайчандыр яшәгән кыз кардәшемнең муенында йөргән күп төймәләрдән бер төймә. Ул җирдән бераз гына күренеп, "иелеп ал мине!" дигәндәй, ялтырырга азапланып ята иде. Гасырлар аша күрешү мине бик дулкынландырды. Учыма алып, озак карап тордым мин аңа. Шомартып эшләнгән, алты кырлы үзе, төсе белән кызыл карлыганның пешеп кенә килә торган чагын хәтерләтә. Археологлар, рәхмәт, аны миндә калдырдылар. "Бу дала — тере җан кебек. Ул бөтен кешене кабул да итми, байлыгы белән уртаклашырга ашыкмый", — диделәр. Хатын-кыз Сарай шәһәре урынында төймә тапса, ул аныкы санала, бәхеткә юрала икән. Археологларның язылмаган кануны шундый. "Төймә XIII гасырга карый, аны оста Памирдан кайтартылган табигый таштан ясаган", — дип аңлатма бирделәр. Төймәгә мин Сөембикә дип исем куштым. Татар хатын-кызларының "Ак калфак" оешмасында эшемне Казан Мәликәсе Сөембикәнең кемлеген аңлатудан башлаган идем. Күбесе ана телен- дә укымаган-язмаган ханым-туташлар алдына чыгасымны белсәм дә, болай ук булыр дип уйламадым. Аның нугай кызы булуын, фаҗигале язмышын, Казан кремлендә Сөембикә манарасы барлыгын, "Сөембикә" журналы чыгып килүен белүчеләр бар, әмма... Иң кызганычы, нугайлар арасында да дөнья тарихында билгеле кызлары турында тирән мәгълүматлы кеше аз иде. Соңрак, Дагстан, Ставрополь, Карачай-Черкесия нугайлары белән аралаша башлагач, күңел бераз урынына утырды. Казан ягы өчен Сөембикә әрнү катыш горурлык булса, нугайлар өчен — горурлык катыш әрнү, сыкрау... Сөембикәнең Казан тарафыннан дошман кулына тапшырылуы, Касыймга "бүләкбикә" итеп бирелүе, нугай ягының бу хәлләргә битарафлыгы, фаҗигале шәхси-гаилә язмышы, баласыннан язуы, ахыр килеп, каберенең дә билгеле булмавы мине тетрәндерде. Иленнән чыгып киткән кешенең халык арасында йөреп тә, япа-ялгыз калган мәлләре була, миңа болар таныш, билгеле бер күләмдә безнең язмышларда уртаклык та бар. Уйлауларым, шулай итеп, мине Сөембикә "сукмагы»на төшерде, нугай халкына якынайтты. Сөекле кызыбыз-ханбикәбез исемен кайтару, бу җирдә гомер сөргән төрки халыкта милли үзаңны үстерү максатыннан 2002 елда төрки-татар хатын-кызларының "Сөембикә" берләшмәсе төзелде. Ханбикәнең исеме халыкның үз кызы булып, горурлыгы булып яңгырый башлау мине шулкадәр сөендерә! Аңа багышлап шигырьләр, җырлар языла, кичәләр уздырыла, театральләшкән тамашалар куела. Сәхнәгә яшьләр менде! "Сөембикә" тирәсенә нугай яшьләре җыела башлады. Берләшмәнең бигрәк тә тәүге адымнарында таяныч-терәк булган кеше, нугай җәмгыяте рәисе, тарихчы Равил әфәнде Джу-мановка рәхмәтләр яусын! Карачай-Черкесиянең республика газетасында "Сөембикә" бите булдырырлык эшләр башкарган галимә, филология фәннәре кандидаты, Черкесск шәһәренең Гуманитар тикшерүләр институты гыйльми секретаре Шәһадәт ханым Курмангуловага, әүвәлгечә әйтсәк, тә-шәккүрдән гаҗизмен. ...Сафагәрәй хан белән Сөембикә ханбикәнең уллары Үтәмешгәрәй Мәскәү кремлендәге Архангельск некрополендә күмелгәнлекне белә идем. Юлым Мәскәү аша узган бер командировкада Үтәмеш хан-баланың каберен эзләп бардым. Кар явып торган кышкы көн иде. Соборга кергәч, мөселман кешесе, табиб булуымны әйтеп, мөмкин булса, бер фәнни хезмәткәрдән үземне кызыксындырган мәгълүматлар алырга теләгем барлыкны җиткердем. Олы яшьтәге тыныч, ягымлы йөзле ханым чыгып, үзен Татьяна Дмитриевна дип таныштырды, фамилиясе Панова икән. — Монда рус патшалары күмелгән. Иван Грозный да шул исәптән, — диде ул. — Элек мөселман булып, христиан диненә күчкән ике кешенең кабере бар. Менә алар, карагыз... Кергәч үк күз салган, ишеккә якынрак бастырылган колонна янына килдем. "Царь Казанский... во крещении Александр" дигән сүзләрне аңлый алдым. Язулары бозыла башлаган, искәчә язылган, укуы авыр. Татьяна Дмитриевна "Некрополи Московского Кремля" дигән җитмеш битлек белешмә алып килде. Аның 31 нче битеннән Үтәмешгәрәйнең шушы кабердә ятуы турында дүртьюллык мәгълүмат таптым. Архангельск некрополендә барысы 48 кеше күмелеп, 48 нче кабер Үтәмешгәрәй ханныкы дип теркәлгән. Вафаты — 1566 елның 11 июне. 47 нче кабердәге чукындырылган мөселманның исеме — Петр Кудакул, 1523 елда вафат булган дип күрсәтелә. "Күмелгән арты ук хан улының кабере мондый булмаган, әлбәттә, — диде Татьяна Дмитриевна. — Монастырь белән бергә кабер өсләре дә берничә тапкыр алыштырылган, яңартылган. Күреп торасыз, бу кабер дә башкалары белән беррәттән карап, тәртиптә тотыла. Хәзер инде ул Россия дәүләте тарихына карый. Кабатлап әйтәм, биредә бары тик патшалар гына ята". Монастырьдагы башка каберләрне карап йөрдем. Рус патшалары, бөек кенәзләрнең кабере өстендә — туры почмаклы, өстенә дәүләт гербы, башка тамгалар сугылган мәрмәр таш. Безнеке — үзгә. Мин рәхмәтләремне әйтеп, саубуллашып чыгып киттем. Бездән хәзер — бары тик дога һәм хәтер. Хәтер һәм дога.
Кич утыру
— Бервакыт телефон шылтырый. Алсам, авылдашым Мөсәвир абый Садыйков. "Мәгърүф, мин Әстерханда, күрешәсе иде бит", — ди. Читтә яшәгән кешегә туган яктан килүче таныш та туганыңдай якын ул! Шунда ук янына киттем. "Әйдә, Мөсәвир абый, җыен, кунакка алып китәм", — дим. "Мин шул дуслар белән идем, Мәгърүф энем..." — ди уңайсызланып. "Аларны да чакыр!" — дим. Дуслар дигәч, ике, өч кеше дип уйлыйм бит инде. Егерме җидәү б^лып чыктылар! Кайбыч районы мәктәп директорларын теплоходка путевка белән бүләкләгән икән. Автобус яллап, бөтенесен дә алып кайттым. Шундый матур итеп утырдык! Мөсәвир абый, мәрхүм, мин кайткан саен: "Әй, теге чакта..." — дип, гел шул очрашуны искә төшерде... Ә берсендә аңа Сара Садыйковадан телеграмма килеп төшә. "Мәгърүф! Иртәгә Әстерханда булам. Биш килограмм кара уылдык, егерме килограмм кызыл балык әзерлә". Хат ташучы хатын, борылып китмичә, Мәгърүф абыйның телеграмманы укып бетерүен көтә. Кызыксынуы уңайсызлануын җиңә — аның алдында шундый зур җинаятьче басып торамы икәнни?! Тиешле урында ишетсәләр, бу кадәр кара уылдык, кызыл балык өчен бу кешенең башын гомер буе төрмәдә черетәчәкләр ләбаса! — Шаяртканнар! Почтальон хатын җиңел сулый. Ул киткәч, Мәгърүф абый да. Сара апаның татар халкының атаклы композиторы икәнен, барча талант ияләре кебек үк аның да җир кешесе түгеллеген, кара уылдыкның контрабанда саналуында эше юклыгын аңлатып торасыңмыни... Без аны тыңлыйбыз да рәхәтләнеп көлешәбез. Мәгърүф абыйларда кич утырабыз шулай. Илсөяребез шигырьләрен сөйли. Ул туктаган саен хуҗалар, ирле-хатынлы беравыздан: "Тагын сөйлә, тагын", — диләр. Теге чакта, Идел буйлап сәяхәткә чыккан Сара апа Садыйкова аларга чәйгә килгәч, һичшиксез, татар халык көйләрен сузгандыр, яңарак кына Әстерханда гастрольдә булып киткән җырчы Нәфкать Нигъмәтуллин да бу өстәл артында җырлап утыргандыр. Сагынуга дәва юк, диләр диюен дә... ...Әстерханга килеп төшкәндә Мәгърүф абыйның кесәсендә җитмеш. биш сум акчасы була. Кулда исә яшь әти белән әнинең иң зур байлыгы — өч айлык уллары Илнар. Әлбәттә, берәү дә кочак җәеп каршыламый. — Эштән кайтышлый сөт алам. Ул чакта сөтне шешәдә саталар иде бит. Өйдә сөтне бушатып, кәстрүлгә кайна тырга куям да, кибеткә кире чыгып, шешәсен тапшырып, шул акчага ипи алам... Туган яктагы кебек, монда да башта руль артына утыра — автобус йөртә. Бер үк вакытта читтән торып укый да. — Миңа тормышта гел яхшы кешеләр генә очрады... Машинадан... кибет директоры урындыгына күчеп утырырга тәкъдим иткән танышы, тәҗрибәле җитәкче буларак, аның булдыклы, тәвәккәл, тырыш икәнен күргәндер. Бу татар егетенә ышанырга мөмкин икәнен аңлагандыр. Тауга менү беркайчан да җиңел түгел. Анда ничек, кайда, кайчан менү тарихлары — һәркемнең үзенеке. Аннан, син алга атлаган саен артка чигенеп, сине гел үзенә дәшеп торган офык шикелле, тау түбәсенең дә син менгән саен биегәя торган гадәте бар аның. Алга барырга, үр арты үр яуларга чакырып торган гадәте. Мәгърүф Зиннәтуллин бүген Әстерханда билгеле шәхес дисәм, ялгышмам. Кала хуҗалары аның белән кул биреп күрешә. Шәһәрнең төрле почмакларында ничәмә-ничә шәхси кибете генә бар: "Йорт җиһазлары", "Төзелеш кирәк-яраклары", "Сантехника", "Сәүдә дизайны". "Уңыш" дигән универсаль фирмасы эшли: анысы азык-төлек, хуҗалык кирәк-яраклары, көнкүреш товарлары, парфюмерия белән сату итә. "Сәүдә-суыту җиһазлары һәм реклама" комбинатының үз юнәлеше. Биредә каталог һәм шәхси заказлар буенча йорт, кухня өчен мебель, шкаф-купе, кибет, кафе-барлар өчен махсус җиһазлар (стеллаж, прилавкалар) әзерлиләр. Кибет, даруханә, рестораннарны җиһазлыйлар. Суыту җиһазлары, сплит-системалар саталар, аларны ремонтлыйлар, гарантия хезмәте күрсәтәләр. Реклама щитлары ясыйлар. Улы Илнар белән кызы Наилә инде шушы эшләрнең эчендә кайный. Иңнәрендә икешәр югары белем, яннарында — киңәше, сүзе белән һәрдаим ярдәм итәргә әзер әтиләре. Руфия исә әлегә студент. "Сөембикә"нең ерактагы укучыларын, дусларын эзләп, читтәге татарларның хәл-әхвәлен белик дип кузгалган сәфәрләрдән еш кына: "Дөнья түгәрәк шул", — дигән уй белән кайтып төшәбез. Менә бу юлы да шулай булды. Әле генә сезгә сөйләүче героем — Мәгърүф абый — минем (Г. Са-фиуллина — ред.) авылдашым ул. Туган нигезләребез авылның икесе — ике очында. Бер чорда укымадык, бергә үсмәдек. Әтисе Гобәйдулла абыйның җомга намазы укырга мәчет тә булмаган чакларда, Кече Кайбычта мулла вазифасын башкаруын беләм. Авыл саен айлы манаралар калка башлагач, Гобәйдулла абыйның уллары — шушы Мәгърүф абый, Малик абый туган авылыбызда мәчет салу өчен шактый саллы өлеш кертте. Мәгърүф абыйның күршебездә яшәүче, әнисе урынына калган Нурия апасына көн саен ике-өч (!) тапкыр шылтыратып хәлен белешеп торуын ишетеп гаҗәпләнгәнем бар. Вакытсыз дөньядан киткән энеләре Хәлим һәм Малик абыйларның балаларына да Мәгърүф абый төп таяныч. Ятим калган туган нигезләрен яшәтүче, аңа җан өреп торучы да әле ул. Шулай да Әстерханда аның белән мин өр-яңадан таныштым. Безне үзе килеп эзләп табып шаккатырды ул. Поезддан ук каршы алды. Бар мәшәкатен читкә куеп, "Сөембикә" журналы белән булган очрашуга килеп утырды. Кичкә безне үзләренә чәйгә алып китте. Күңелләр кинәнгәнче шагыйрә Илсөяр Иксанованың шигырьләрен тыңларга... Өстәл башында — хуҗа урындыгында! — "Җәен туган якка бер кайтып киләсе иде!" — дип Мәгърүф абый хыяллана. Аның янәшәсендә ирен ир урынына куеп зурлый, хөрмәтли, ярата белә торган искиткеч акыллы хатыны Люция бөтерелә. Күңелдә исә кайткач журнал битенә төшәсе язманың беренче юллары бөреләнә: "Татар егетләре кайда да югалмый, сынатмый!" Мәгърүф абыйларда кич утырабыз...
Әстерханда безне бер нәрсә сөендерде — иҗтимагый оешмаларга йөрүче яшьләр күп монда. Татар җанлы яшьләр. Уен-көлке, җыр-бию эзләп килүләре түгел, тел-милләт язмышы өчен борчылып, янып-көеп йөрүләре. Волгоград дәүләт хезмәте академиясенең Әстерхандагы филиалында студентларның "Кунак" клубы 1998 елда оешкан. Әстерхан — күпмилләтле кала. Яшьләрне төрле халыкларның гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән таныштыру юнәлешендә клуб зур эш башкара. "Кунак" үткәргән иң беренче кичә татар халкына багышланган. Клуб каршында татар һәм нугай телләрен өйрәнергә теләүчеләр өчен махсус курслар оешкан. "Кунак"ка йөрүчеләр быел өлкә төрки яшьләренең ассоциациясен төзегәннәр. Аны академия студенты Илнур Асанов җитәкли.
1991 елда Әстерхан социаль педагогия көллиятендә (ул вакытта әле педагогия училищесы дип атала иде) милли бүлек ачылды. Без татар, казах, нугай телләрендә белем бирәчәк укытучылар әзерли башладык. Училищены тәмамлаган студентлар өлкәнең төрле авылларында — Кызан, Җәмәле, Ярлы Түбә, Киләче мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында эшлиләр. Милли бүлеккә кергән укучыларның туган телдән белемнәре бик сай, чөнки хәзер мәктәпләрдә туган тел дәресләре йә бөтенләй юк, йә, булса да, түгәрәк хәлендә генә. Әлбәттә, түгәрәк кысаларында гына балаларга фәннән ныклы белем биреп булмый. Безгә, көллият укытучыларына, студентларга туган телне әлифбадан башлап өйрәтергә туры килә дисәм дә арттыру булмас. Көллияттә оештырылган түгәрәкләр дә шушы юнәлештә эшли. Татарлар өчен — "Туган тел", казахларга — "Атаменен", нугай балаларына — "Туган телем" түгәрәкләре. Аларга башка милләт укучылары да йөри. Узган ел татар студентлары Казанда булып, I регионара студентлар слетында катнашып кайттылар. Безнең көллият белән Татарстанның Арча педагогия көллияте арасында үзара хезмәттәшлек итү турында килешү дә төзелде.
Ләкин... Татар бүлегендә бары тик өч укучы кызыбыз бар. Соңгылары да булмасмы икән инде алар?! Бу студентлар IV курсны тәмамлап көллияттән чыгып киткәч, алар урынына килүче табылырмы? Чөнки I, II, III курсларда бер генә студентыбыз да юк. Кулына диплом алучыларны да алда ни көтә?! Мәктәпләрдә татар теле дәресләре юк дип санар дәрәҗәдә кыскартылган. Факультатив, түгәрәк рәвешендә генә укытылган татар теле өчен түләнгән хезмәт хакы яшьләрне канәгатьләндерерме? Кызганыч, бу сорауларның берсенә дә җавап юк... Ринат БАСЫЙРОВ: — Читтән берәр хөрмәтле кунак килсә, татарның аны үзенә чәйгә ала торган матур гадәте бар. Җырчы Илһам Шакиров безнең шәһәрдә гастрольләрдә булганда атаклы рәссам Алиев аны әнә берничә мәртәбә үз өенә чакырып кунак иткән. 1911 елны Тукай Әстерханга килгәч, "Идел" газетасының мөхәррире Абд-рахман Басыйров та (минем бабамның туганнан туганы) шагыйрьне үзләренә кунакка дәшә. Абдрахман ага каладагы татарларның күбесе кебек үк Тияк бистәсендә яшәгән. (Алар йорты урнашкан урам хәзер Тукай исемен йөртә.) Кунакта чакта Тукай Абдрахман агага үзенең 6x9 сантиметр зурлыгындагы бер фотосурәтен бүләк итеп калдыра. Сурәтнең артына гарәп хәрефләре белән истәлек язуы да яза. 1934 елда Абдрахман һәм аның улы Шамил Идел елгасында суга батып үләләр. Теге кадерле фотосурәтне Абдрахман аганың җәмәгате Билен апа 1970 елга кадәр кадерләп үзендә саклый. Аннан бу ядкарь минем әтием Мансур кулына килеп эләгә. 1985 елда әтиемнең бер хезмәттәше, Фәрит Шакиров дигән кеше: "Минем Казанда туганым бар, ул Тукай музеенда эшли", — дигәч, фотосурәтне Казанга Икенче көн «Калпак», «Каракалпак» атлы татарлар кем алар? ...XVI—XVII гасырлар чигендә нугайлардан зур-зур төркемнәр, тоткынлыкка төшепме, үз теләкләре беләнме, Россиянең үзәктәге кенәзлекләренә барып урнаша яки көньяк чикләренә "сакка" куела. Аларга бераздан телләре һәм гореф-гадәтләре белән якын булган мишәрләр, Казан һәм Касыйм татарлары килеп кушыла. Нугай авыллары шулай әкренләп, кайбер үзенчәлекләре сакланган хәлдә, татар авылына әйләнә. Андый авыллар Рязань, Пенза, Ульяновск, Волгоград тирәләрендә әле дә бар һәм аларның халкы кайчандыр нугайдан чыкканнарын белеп яши. Ногаев, Нагаев, Нугаев фамилияләренең еш очравы да чыгышларына ишарә. Монысы нугай-татар багланышларының бер ягы гына әле. XVIII—XIX гасыр чигендә "кыпчак-ара" элемтәләр "өчпочмагы": татар-нугай-казахлар арасында үтә үзенчәлекле тарихи-мәдәни багланышлар туа. Идел буендагы Эчке Урда — казахларның Бүкәй Урдасы солтаны Бүкәй хан Нуралиев һәм аның улы, рус армиясе генералы Җиһангир хан Бүкәевнең хәйләкәр-тәвәккәл адымы этәргеч бирә моңа. Патша армиясеннән далага качкан солдатларны — Бөгелмә, Бәләбәй, Богырыслан егетләрен алар урдага килеп кушылган ят кавем — "калпаклар" яки "каракалпаклар" дип ябсарып калалар. Бу — 1799—1801 еллар. Тагын ун елдан Җиһангир, буйсынмауда гаепләп, аларны Урдадан кудырта һәм урыннарына Царицыннан, шулай ук рөхсәтсез киткән мишәрләрне ала. 1841— 1842 елларда ул Оренбург-башкорт ягы "калпакларын" ярлыкый, ә калганнарын һәм Царицын мишәрләрен Иделнең уң як ярына күчертә. Дүрт дистә ел эчендә тегеләре дә, болары да, әлбәттә, туган төбәкләре белән элемтәләрен югалтып өлгерә. Шулай итеп, бүкәй казахлары арасында "калпак" яки "каракалпак" исемен йөртүче, аз гына үзгәреш кичергән татар телендә сөйләшүче төркем пәйда була. Бүгенге көндә аларның ике мең-ләбе Казахстан җирләрендә, тагын ике меңе Волгоград һәм Саратов якларында яшәп ята. "Сак-Сок" бәетен, "Шүрәле"не, татарның бию көйләрен алар гасырлар аша җуймый саклап килә алганнар. Ләкин шунысы: бер үк гаилә әгъзаларының хәзер кайсы татар дип, кайсы казах, башкорт, каракалпак дип теркәлү очраклары байтак. Яңадан үткәннәргә кайтыйк. Ярлыкау табуга ирешкәннәрнең Җиһангир хозурына кайтасы килмәгәннәре әкренләп, 1890 елларга кадәр, Әстерхан губернасына урнашып бетә. Каспий буе казахларына килеп сыенганнары "казах токымы калпак" булып китә. Карагаш нугайлар арасындагылары ярымкүчмә тормыш алып баручы "шобалатчы-найман ыруы"ннан санала башлый. Каракалпаклар арасында үз чыгышларын белмәүчеләр байтак ук. Үзләрен чын нугайлар дип раслаучы каракалпаклар, соңгы вакытта, безнең тәкъдим белән архив документларын өйрәнгәч, фикерләрен үзгәрттеләр. Әстерхан ягы каракалпаклары турында ишеткән Нукус галимнәре "далага китеп адашкан" кардәшләрен эзләп бага һәм, әлбәттә, табалмый, чөнки "кара калпак" атамасы төрки телләрдә кабат-кабат "туып" тора. Үзбәкстан каракалпаклары белән безнекеләр арасында кардәшлек юк. Казах һәм карагаш нугай этник тирәлегенә килеп эләккән "каракалпак" татарлар аерымланырга омтылмый, әмма үзенчәлекләрен саклый килә. Алар аерым бер матур, укымышлы һәм булдыклы санала, күзләренең төсе дә ят кавемнән булуларын күрсәтеп тора. 1988 елның 21 августында Кызыл Яр районының Сәетләр авылында булган бер тәэсирле очрашу турында әйтим әле. Нугайның найман-шоба-латчы-каракалпак токымы, Җиһангир хан урдасыннан күчкән "калпак" оныгы Кесәбикә Якупова (Җакупалиева) белән Алабуга шәһәреннән килгән хөрмәтле кунагыбыз, профессор Леонид Арсланов, шунда рәхәтләнеп татарча сөйләшеп аңлаштылар. "Бөгелмә яклары сөйләше", — диде профессор әңгәмәдәшенең теле турында. 1910 елгы Кесәбикә апа үскән гаиләдә дә шулай сөйләшкәннәр. ...Яңа Кучергановка авылы кешеләре үзләрен "мишәрләрдән чыккан каракалпак" яки "артык мишәрләр" дип йөртә. Бу авылның тагын ике исеме бар: Килдермеш һәм Каракалпак-авыл. 2000 елның маенда шушы авылның өлкән кешесе Гөлбану ханым Неклюдова (Дәүләтшина) әбисе Мәрьям Әбдрәшитова сүзләрен искә төшереп торды. "Безнең әти-әниләр ерактан килгән кешеләр иде. Ир-атларның башында муллалар кия торган кара чалмалар иде", — ди торган була әбисе. Исәпләп карагач, халык хәтерендә калган көннәрнең авыл кешеләренең казах урдасыннан китү вакытына туры килүе беребезне дә гаҗәпләндермәде. Россиянең үзәге һәм көньягында барган этнотарихи багланышларны барлау үтә катлаулы эш. Тарих дәвам итә. Төрки дөньяның төрле этнослары арасындагы элемтәләрне өйрәнергә дә өйрәнергә әле. Киләче Язгы су җәелгән ямь-яшел уйсулык читләрендә атлар утлап йөри. Иртә язда гына була торган сусыл яшеллек. Су баскан уйсулыкларда ан-да-санда сазан кадаучылар күренә. Әстерхан базарларында сазан чоры. Сулар киткәч, бу җирләр дә кибеп, яргаланып, кара далага әверелә микән? Ышанасы да килми. Без язның яшь чагында: яшел, якты чагында. Иркенлек. Кара далага калган татар тарихының яшел язын эзләп йөрүебез. — Бу җирләр Урусовлар биләмәләре булган, — ди Наилә ханым. Урусовларныкы?.. Әле генә табигый матурлыгына сокланып килгән җирләргә инде тагын да якын итеп, икенче күз белән карыйбыз. Татар һәм рус дәүләте тарихында тирән эз калдырган Урусовлар безнең өчен иң элек Сөембикә ханбикәбезнең нәсел тармагы. Зөлхәбирә апа Ишбирденең ту-рыдан-туры бабалары. Безнең нәкъ менә Зөлхәбирә апа янына барышыбыз. Кем соң ул Зөлхәбирә Ишберди-Урусова? Даими укучыларыбыз хәтерли булыр, журналыбызда Әстерханнан Наилә Потееваның "Нугайның Ак тәтә-се" (2005 ел, 4 нче сан), аннан соң Зөлхәбирә Ишбердинең "Җан әбием" (2005 ел, 5-6 нчы саннар) язмалары урын алган иде. Идегәй нәселеннән булган Урусовлар, аларның дәвамчы- сы Зөлхәбирә апа турында иде ул язмалар. Табигый, журналыбыз герое булган шәхесләргә карата күңелдә аерым бер якынлык хисе кала. Зөлхәбирә апа да безнең үзебезнеке инде. Нугай җирендә туып, татар мәркәзе Казанда (КДУда) белем алган, туган җиренә кайтып гомере буе балалар укыткан, затлы нәселенең шәҗәрәсен, туган авылының тарихын өйрәнеп китаплар язган ханым ул Зөлхәбирә апа. Укытучы, мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе. Монда кадәр килеп аның белән күрешми китәргә мөмкинме соң?! Әйткәнемчә, үзебезнең Зөлхәбирә апа янына — Нариман районының Киләче авылына барышыбыз. Чып-чын нугай авылын да күрәсебез килә. Иң кызыгы шул: Киләче — нугай тәртипләре белән яши торган татар авылы. — Ә нугайлар — дала халкы. Аларга киңлек, иркенлек кирәк, — дип сөйли әнә Наилә ханым. — Өй каршында үсеп утырган агач та комачаулый нугайга. Киңлекне чикләүче берни дә булырга тиеш түгел. Чынлап та шулай икән. Йорт-кура-лары күкрәп үсеп утырган бакча арасына яшеренгән татар авылыннан үзгә Киләче, беренче карашка, бик буш төсле тоелды. Өйләр дә бездәгедән аерыла. Кечкенәрәк. Агач, таш йорт- лар сирәк. Акшарланган өйләрне күреп, саман йортлар дисәк... Юк, бераз үзгә икән. Безгә күрсәтергә махсус куелган төсле, юл өстендә үк яңа йорт салып маташалар. Стеналары... — Камыш ул, — ди Наилә ханым, — үрелгән камыш. Кызык. Камышны үреп, диварлар ясыйлар икән. Аннан измә белән бәреп (измә камыш арасына ныгытып кереп калырлык итеп), сылап чыгалар. Сыер тизәге белән шомартып, акшарлап та җибәргәч, менә дигән өй әзер. Кышын җылы, җәйләрен салкынча була диләр мондый йортларны. Сирәк булса да, өй тирәләрендә җимеш агачлары күренә. Чия куакларына күмелеп утырган җыйнак кына өй янына килеп туктыйбыз. "Зөлхәбирә апа хастаханәдә булган әле, сезнең киләсен белгәч, үз өенә алып кайтканнар", — дип сөйләп килгән иде Наилә ханым юлда. Машина туктаганны күреп, бер ир-ат белән хатын-кыз авыл үзәгеннән безгә таба ашыгып атлый. Киләче авылы хакимияте башлыгы Гали әфәнде Абдрахманов һәм авыл Советы сәркатибе Хәерниса Бикбулатова белән танышабыз да, бергәләп Зөлхәбирә апаның җыйнак өенә узабыз. Нугай йортларына хас булганча, өй уртасында түгәрәк мич — нугайларның күчмә халык булып, тирмәләрдә яшәгәнлегенә бер дәлил. Утрак тормышка күчкәч тә, мичне, тирмәдәге учак урыны кебек, уртага утырталар икән. Әкрен генә атлап Зөлхәбирә апабыз каршы чыга. — Сез килгән хөрмәткә генә аякка бастым, Ходай рәхмәте, — ди ул. — Әле ятып кына тора идем. Гомер буе белешкән якын кешеләр кебек күрешәбез, кочаклашабыз. Без аны чынлап та бик яхшы беләбез бит инде: бөтен гомер юлын, кичергән күңел халәтләрен, нәсел төпләрен, җан әбисен — Кальбибә әбисен... Ә ул... Ул да журнал аша безне саннан-санга ача барган. Күңелләр якынлыгы шулай була икән. Нәкъ Казандагыча, саф татар телендә сөйләшеп утырабыз. Казанда белем алган Зөлхәбирә апа ярар инде, Гали әфәнде белән Хәерниса ханым да, Зөлхәбирә апаның туганнары да безнеңчә сөйләшә. Гаҗәпләнәсе түгелдер, чөнки, әйткәнебезчә, Килә-че — халкының төсе-бите, килеш-килбәте нугайларга тарткан булса да — чыннан да татар авылы ул. Кем белән сөйләшсәк тә, һәркайсы үзенең татар булуын ассызыклый. Зөлхәбирә апа үзенең Казанда бергә укыган дусларын искә алып сораша. Шагыйрь Шамил Маннапов, Салисә Гәрәевалар белән бергә шигъ-ри ашкыну белән узган кадерле яшьлек елларын искә ала. Аннан үзенең шигырьләре, туган авылы Киләче турында язмалары тупланган "Киләчем минем" китабын безгә бүләк итә. Һәрберебезгә. Шигърият, авыл тарихы турындагы сүз Муса Җәлилгә барып ялгана. Баксаң, бу авылда Муса Җәлил дә булган икән. Төгәл унбер көн яшәгән ул Киләчедә. "Җиһан" поэмасын язар өчен материал җыйганда килеп чыккан шагыйрь бу якларга. Салиха исемле бер әби йортында тукталып, шунда яшәгән. Авыл халкы белән аралашкан, балыкка йөргән. Сугыштан соң, шагыйрьнең герой исеме кайткач, Салиха әби Җәлил йоклаган караватка берәүне дә якын җибәрмәгән, үзе дә утырмаган, кадерләп тоткан, дип сөйлиләр безгә. Шунда Гали әфәнде, тыныч кына: "Әйе: хак, — дип куйды, — минем әбием иде ул. Шагыйрь безнең йортта тукталган булган". Дөньяның түгәрәклеге! Киләчедә Муса Җәлил музее да бар икән. Әлегә ул ремонтка ябылган. Бег шагыйрьнең мәктәптәге мәгълүмати почмагын күреп китәргә булдык. Зөлхәбирә апа белән хушлашканчы, шау чәчәккә күмелгән чия куагы төбендә фотога төшеп, шактый матавыкландык. Безгә тансык — бездәге чияләр уянырга бер ай бар бит әле! Нугайның Ак тәтәсе белән күрешеп танышкач, аралар тагын да якынайды. Мәктәпләре зур гына. Бүген монда 298 бала укый икән. Бина иркен булса да, диварлар, идән такталары биредә күптән ремонт бушаганлыгын күрсәтеп тора. Заман җилләре Киләчене дә читләп үтмәгән шул. Кайчандыр миллионер булган совхоз таралган. Нигездә, помидор (аны монда мадор диләр) үстерү белән шөгыльләнгән хуҗалыкның товарын керемле урнаштыру юллары да җайга салынган булган; Мәскәү, Санкт-Петербург белән эшләгәннәр. Совхозның таралуы авыл файдасына түгел, билгеле. Чит телләр кабинетындагы стендта үзебезнең "Сөембикә" журналыннан кисеп алынган язмаларны күреп тә сөендек: урынны чит телләр арасыннан бирсәләр дә, ят түгелбез икән — укыйлар, файдаланалар, халыкка кирәк икәнбез бит! Авыл хәзер күпмилләтле, укыту — русча, заман кирәкле-кирәксез төзәтмәләрен кертә тора. Миллионер чакта зур итеп мәчет төзи башлаган булганнар. Төзеп кенә бетерә алмаганнар. Бу кадәр зур төзелешне очлап чыгу өчен акча табу хәзер инде, ай-һай, кыен. Тик киләче-леләр үзләре күңелләрен төшермиләр, әкренләп төзелеп бетәр бетүен, озаккарак сузылыр инде, диләр. Ә балалар бакчасы гөл кебек. Заманча, якты, матур. Ике йөздән артык бала йөри икән. 3219 кеше яшәгән авыл өчен азмы соң бу, күпме?.. Сабыйларның йокы сәгате иде. Үзләрен шыпырт кына карап китсәк тә, татарча җырлаганнарын, милли киемнәр киеп биегәннәрен видеодан карап бик сокландык. Балалар бакчасы тирәсендә яшь агачлар утыртылган. Бу аллеянымы, мәчет тирәсендә яңа агачлар утыртып, анысынмы, Җәлил аллеясы ясасаң әйбәт булыр иде, дигән фикер дә туды. Яңа фикерне авыл җитәкчелеге дә хуплады. Казан—Хаҗитархан арасының бик тә, бик тә якынлыгын тоеп киттек без Киләчедән. Алда әле безне нугайларның (инде "чын" нугайларның) үзәге саналган Растопуловкада зур очрашу көтә иде. Сәетләрдән күчеп утырган, башка бер генә авылга, бистәгә дә охшамаган Растопуловканың үз өстенлекләре һәм үз фаҗигасе... Анысы инде башка сәхифә.
Растопуловка Сәетләр Pастопуловка башка. Курчак өедәй ике катлы матур таш йортларын — коттеджларын күз уңында тотып әйтмим моны. Дөрес, Киләчедән соң Растопуловкадагы төзеклекне, чисталыкны, барлык-муллыкны күреп шаккаттык. Аерма, һич арттырусыз — җир белән күк арасы! Әмма... Кем белән генә сөйләшә башласаң да, биредә яшәүчеләрнең уртак фаҗигасе калкып чыга. Сәетләр... Әрнеп, өзгәләнеп, сагынып әйтәләр бу сүзне. Сәетләр авылы Растопуловкадан утыз өч чакрым ераклыкта урнашкан. Анда, нугайларның рәсми булмаган әлеге башкаласында, бу вакыйгаларга кадәр өч меңгә якын кеше яшәгән. Ә аннан, көннәрдән бер көнне, "Газпром" авыл янәшәсенә күкерт эшләү заводы төзеп куя һәм Сәетләр экологик куркыныч зонада кала. Авылны күчерергә карар итәләр, аның яңа урыны итеп ил-ле-алтмыш йортлык Растопуловка сайлана. Бу хәлләр унбиш еллар элек башланган һәм бүген генә аның очы-кырые күренергә дә охшамаган әле. Санитар зонаның мәйданын башта сигез километр дип билгелиләр (ягъни заводтан сигез чакрым радиуслы әйләнәдә бер генә торак та калмаска тиеш!), аннан радиусны биш чакрымгача кыскарталар. Халык арасында "нугайларны тарату өчен генә оештырылмадымы икән бу эш?" дигән шикләнү дә бар. Читтән генә Сәетләрне дә күрдек. Күргәнче үк, башта ургылып килгән газ исен тойдык. Ә авыл аша әйтерсең лә сугыш узган. Кешеләрне урамы-урамы белән рәттән күчермәгәннәр, иң элек гаиләләрендә авырулар булганнарны сайлаганнар. Күченеп китүчеләргә дә авыр, шулай ук бушап калган авылда, таркалган, туздырылган шыксыз нигезләр арасында әлегәчә яшәп ятучыларга да җиңел түгелдер. "Сез рәхәттә, бөтен уңайлыклары булган иркен өйләрдә, шәһәр кебек җирдә торачаксыз", — дигәннәр алар-га. Ни чарадан бичара булып кына кузгалган өлкәннәрнең күбесе ике-өч ай эчендә Сәетләргә кире кайтып яткан. Мәңгелек йортларына. Әллә нинди рәхәтлекләрне дә оныттырырлык сагыну бар шул җирдә. Туган туфракны, эчкән суны, әби-бабаң, әти-әниең, якыннарың каберләрен, шатлык-кай-гыны уртак итеп яшәгән күршеләрне сагыну бар. Растопуловкада нугай зираты хәзергәчә юк. Кирәксенмиләр дә, чөнки ул көн җиткәч, бар да үзләренә — Сәетләргә кайтачак. Күченгәннәр өчен бу уй — иң рәхәт уй. Әйе, бәхетсез адәм балалары кебек үк, җирдә бәхетсез язмышлы авыллар да була шул. * * * "Нугайлар искиткеч кунакчыл халык, әзер булыгыз", — дип кисәткән иде безне Наилә ханым. "Әллә бездән, татарлардан да уздыралармы?" — дип гаҗәпләндек. Инде күрдек, чыннан да, уздыралар. "Безнең өчен иң кадерле кунак — алыстан килгән кунак", — диделәр алар. Алыстан, димәк, ерактан. Өстәвенә, Сөембикәләренең ханбикә булып торган җиреннән — Казанның үзеннән... Ә ханбикә асыл затның нугай кызы булуы белән бик нык горурланалар биредә! Саклый алмавыбызга үпкәләре дә бар шикелле. Наилә ханым Потеева "Сөембикә" журналының үзенә биргән бүләген — "Сөембикә беләзеген" кулдан-кулга җибәргәч, залны күрсәгез иде! Олы-олы апалар беләзекне аягүрә басып алалар, Сөембикә сурәтен үбәләр дә, маңгайларына тидергәннән соң, күкрәкләренә кысалар. "Кызыбыз кайтты! Кызыбыз!" — дип, күз яшьләре белән чын , күңелдән сөенәләр... Растопуловка урта мәктәбе укучы-лаоы һәм укытучылары безнен өчен махсус концерт әзерләгән. Аларның аяк астыннан ут чыгарып биюләрен, өздереп җырлауларын, кызганыч, журнал бите аша сезгә күрсәтеп тә, ирештереп тә булмас. 2006 елда бер миллион сумлык гранд-бүләккә ия булган бу мәктәпнең матурлыгын, төзеклеген, мәһабәтлеген язып кына чыгарга сүзләр таба алмаганыбыз кебек. — Хуш килдегез! Дастарханга рәхим итегез! Дастарханга, димәк, чәй өстәле янына. Насыйп булгач, нугай чәйдән дә авыз иттек менә. Чәй чәйдер инде дисәгез, юк икән шул. Нугай чәйгә, беләсезме, ниләр салына? Сөт, борыч һәм... туң май! Чынаяклар мөлдерәмә. Өстәл артына өлкән укытучылар җыелган, хатирәләрдән күңел — мөлдерәмә. Мөнҗия Сәләхова: — Киленем дә шушы мәктәптә укыта. Ул кичә: "Иртәгә Казаннан кунаклар килә", — дип кайтып әйткәч, йөрәгем урыннан купты... Күңелемдә яшьлек хисләрем уянды. Әйтерсең лә, 21 яшьлек чагыма кире кайттым... Сарман районы Татар Карамалысы авылында урта мәктәпне тәмамлагач, Алабуга укытучылар институтында укыдым. Ул чакта эшкә Союз буйлап тараталар иде бит. Шулай итеп, илле өч ел элек юллама белән Әстерхан өлкәсенә килеп төштем. Бик озак күнегә алмадым. Өч елымны тутырам да китәрмен дигән идем... Тик нугайлар мине бертуганнарыннан артык күреп яраттылар, күтәрделәр, хөрмәтләделәр. Тормышка чыктым. Ирем сугыш инвалиды иде. Аның әти-әнисе дә Татарстаннан, Тәтеш районыннан күчеп килгән булганнар. Өч малай, бер кыз үстердек. Барысы да тормышлы инде. Бер кызымның кияве үлеп кенә кайгылы булдык. Тиздән миңа 75 яшь тула. Татарстанга кайтмаганга да кырык ел... Фәридә Мохтарова: — Төп чыгышыбыз белән без Пенза татарлары. Кайчандыр каенатамнар - биш туган — бишесе дә шушында килеп төпләнгән булганнар. Үскәндә мәктәптә безне татар укытучылары укытты, татар мәдәниятендә тәрбияләндек. Казаннан килгән укытучылар белән бу якка тальян килде, җыр, бию килде, укытучыларга "апа, абый" дип эндәшү килде. Зәйнур Мохтаров: — Балачагыбыз сугыш елларына туры килде. Кияргә кием юк, ашарга pизык юк. "Ашыйсы килә" дигәч, өлкәннәрнең: "Су кайнатып, эчеп куегыз", — диюләре әле дә истә. Кайгы-борчулар картлыкка да калган икән. Сәетләрдән күченергә туры килде менә. Ятсак та, торсак та, йөрсәк тә уебызда шул. Гел Сәетләргә барасыбыз килә. Аның суы да, җире дә, аяк астындагы үләне дә башка иде шул. Соңгы вакытта бер юаныч таптык. Кода Казаннан кайткач (Растопуловка урта мәктәп директоры Вәли Үтүморатович Кутламбеков "Сөембикәнең 80 яшьлек юбилей чараларында катнашты — ред.), безгә дә күчтәнәчтән өлеш чыгарды. Ул биргән "Сөембикә" журналларын Фәридә апагыз белән ярыша-ярыша укыдык. Ә "Сөембикә ханбикә" китабын, аерыласым килмичә, ястык астыма салып йокладым. Ышанасызмы, юкмы, сигез ел авырый идем, ә ул иртәне "как огурчик" булып тордым! Мәрьям Бикмөхәммәтова: — Татарстан миңа да бик якын, чөнки улым шунда яши. Зәй шәһәре сыр хауханәсендә бүлек мөдире булып эшли. Юллама буенча җибәрделәр. Башта: "Кире кайтырмын, ахрысы, әни,мин аларның сөйләгәннәрен дә төшен мим", — дигән иде. Егерме өч ел була менә. Татар кызына өйләнде. Гаяз исемле уллары, Гөлназ исемле кызла-ры бар. Нугай егете булса да, эшендә бик яраталар үзен. Заманында үзем татар мәктәбен тәмамладым. Татарстаннан килгән укытучылар — Ибраһим абый, Суфия апаларны гел хөрмәтләп искә алам. Кырык биш ел буе китапханәдә эшләдем. "Казан утлары", "Азат хатын" журналларын алдырдык, халык бик ярата, укый иде. Хәзер татар китабы безгә килеп тә җитми. Өемдә Галимҗан Ибраһимовның "Татар хатыны ниләр күрми?" дигән китабы бар. Аны миннән алып укымаган бер генә дус та, таныш та калмады. Мәүлихә Хәмитова: — Минем әнием Мәстүрә Юмаева да — Татарстан кызы. 1921 елны аның әтисе дә, әнисе дә ачлыктан үләләр. Якыннарының салкын гәүдәләре янында уйнап утырган өч яшьлек кечкенә кызчыкны 12 гыйнвар көнне килеп табалар. Унике яшенә кадәр балалар йортында тәрбияләнә әни. Аннан кулына бер бөтен ипи тоттыралар да, аны пароходка утыртып Әстерханга, педагогия училищесына укырга озаталар... Әтиләр авылына ул 1936 елны килеп төшә. Бөдрә чәчле, япь-яшь чибәр кызга әти беренче күрүдән гашыйк була. Искиткеч бу матур парга бөтен авыл соклана. Аларның икәүләп балыкка йөрүләрен дә гаеп итмиләр хәтта. Сугыш башлануга әти фронтка китә. 1944 елны исә безгә кара кәгазь китерделәр. Әнигә бүген инде туксан яшь. Татарстанда, бәлки, аның туганнарының балалары яшидер. Мәскәүгә "Жди меня" тапшыруына мөрәҗәгать итмәк-че булам. Табылсалар, әни өчен зур сөенеч булыр иде, әлбәттә. Һәр язмышта ил, халык язмышы — безнең сүзләр таңга кадәр утырсак та бетмәс төсле. Бик озак хушлашканнан соң гына кузгалабыз. Әле генә күргән ишеткәннәрне тагын бер кат күңелдән <ичереп, хәтер түренә "бикләп" кую эчен вакыт кирәк. Еллар үтәр. Бу якларга тагын бер килү, яңа очрашулар насыйп булырдырмы, юкмы, кем белә?! Растопуловканы без ап-ак чия чәчәкләренә күмелгән иңнәренә күзгә үренмәс кара шәлен салган — үзе генә белгән, үзе генә аңлаган хәсрәтле, фаҗигале тарихлы авыл дип искә төшерербез.
Кем без – карагаш нугайлар? Әстерхан җире төрле милләт халыклары килешеп, "тел, лөгать әдәп вә әхлак алмашып" яши торган үзенчәлекле төбәк ул. Гыйбрәтле язмышка ия карагаш нугайларның бу төбәк тарихында үз урыны, үткәннән сузылып килүче эзе бар. Идел буе һәм Урал эргәсендәге җирләрдә күчмә тормыш белән гомер иткән нугай йортыннан XVI гасыр уртасында Кече Нугай Урдасы яки Казый улусы булып "башка чыккан" аларның бабалары. Бүленүнең сәбәбе — Йосыф би (Сөембикә ханбикәнең атасы — ред.) белән туганы Исмәгыйльнең тарихка мәгълүм каршылыгы. Бу хәлләр булып ятканда нугай йортының соңрак карагаш нугай исемен алачак тармагы хәзерге Пятигорск шәһәре тирәләрендә мал йөрткән. Карагачлар үсә торган җирләргә нисбәтле, төп урдадан чыккан тармакка аерымлык билгесе булып "ябышып" калгандыр бу исем, мөгаен. Бабаларыбызның моннан соңгы язмышы калмыкларга бәйләнә. XVIII га- сырның егерменче елларында Аюк хан аларны үз кулына төшерә. Калмык ханлыгы эчендә күченеп йөреп көн итүче карагашлар Әстерхан өлкәсенең хәзерге Кызыл Яр өязенә шулай килеп чыгалар. 1771 елны Калмык хан- лыгы юк булып, калмыклар киредән Җунгар иленә киткәннән соң карагашлар шушы җирләрдә Сәетләр һәм Ходҗитай авылларына нигез сала. Авыл — кышлау урыны, нугайлар яздан кара көзгәчә җәйләүдә яши. Шулай да бу инде утрак тормышка күчүнең башы була. XIX йөздә Сәетләрдән Куянлы, Лапас, Яшен-Суккан аерылып чыга, Ходҗитай карагашлары күченүдән Кече Арал, Зур һәм Кече Җанай авыллары барлыкка килә. XX гасыр башында Әстерхан каласына якын гына Кырык-Өйле, Оч-Тамак, Яңа-Авыл бистәләре оеша. Нугайлар, борын-борыннан, димәк, карагаш нугайлар да мал үрчетеп, "малсыз көнем сансыз" дип көн күрә. Сыер малын да, сарыкны да мулдан асрыйлар. XIX гасыр ахырларында яшелчәчелек дигән яңа һөнәр барлыкка килә. Идел буендагы Кызыл Яр, Игенче авыллары бу эштә бигрәк тә алдырып китә. XX гасыр башында балык тоту белән дә шөгыльләнә башлыйлар. Утызынчы елларда, колхозлар төзелгәч, бу шөгыль халыкның төп эшенә әверелә. Карагаш нугайлар әүвәлдән ыру (куб), токым булып яши. Дүрт ыру (куб) — найман, ас, мангыт һәм най-маннардан чыккан тобетпес — үз чиратларында токымнарга бүленә. Һәр нәселнең үз мәчете һәм зиратта үз биләмәсе була. Сәетләрдә, мәсәлән, мәчетләр — җиде, Ходҗитайда — сигез. Токымның үз тамгасы, үз сугышчан атамасы, үз аксакаллар шурасы — "мәслихәт"е — бар тагын. Ыру-токым арасындагы низаглар нугай тарихында сирәк. Нугай гаиләсе гореф-гадәтне саклап, Алтын Урда чорында ук бабалары кабул иткән ислам динен санлап яши. XIX гасыр азакларына кадәр карагаш-лар башлыча үз араларыннан гына килен төшерә. Соңрак аларга ике чит кавем килеп кушыла. Берләре — Кызыл Яр өязендә карагашлар янәшәсендә күчмә тормыш алып баручы төрекпән-нәр ("төрекмән" сүзеннән), икенчеләре — Павел I армиясендәге хезмәттән казах урдасы аша бирегә килеп эләккән "калпаклар" (чыгышлары — башлыча Казан татарларыннан). Карагаш туе туй гына түгел, ә зур бәйрәм. Ул бер-берсенә ялганып баручы төрле күңелле-мәшәкатьле йолалар тезмәсеннән тора: кода төшерү туе, ягъни кодалау; туйга мал чалу; кыз ягындагы туй; дини йола — никах. Ә туйга кадәр җыен җыела, анда ир-атлар җыру әйтүдә, теләк теләүдә ярыша. Көрәш, ат чабышлары белән, бәйрәм мизгелләре гомер азагынача матур истәлекләр калдырырлык итеп уздырылган әүвәл карагаш туе. Хәзер болары юк инде. Ләкин борынгыдагыча "озын нугай җыр" яңгырый әле. Халык авыз иҗатының үзенчәлекле бер төре бу. Уен коралын кушмастан, дөньяви, эпик темаларга фәкать ирләр тарафыннан башкарыла торган озын нугай җырның үз осталары булган. Кеременчектән Курбан-Гази, Кыркиледән Мамбетлар данын халык хәтере инде гасырдан артык телдән телгә тапшыра килә. Матди мәдәниятебез кырыс тарихи шартларда, табигатьнең һәр фасылына җайлашып, төрле халыклар белән аралашып яшәвебез нәтиҗәсе буларак барлыкка килгән безнең. Анда төньяк кавказлыларның тире башлыгы да, калмыкларның җиңел юрталары, русларның кара-каршы йорты, үзбәк халаты, татарларның чигүле читеге белән түбәтәе дә бар. Карагаш хатын- кызлары кигән кием катлаулы тегелеше, бизәүле-бизәкле булуы белән аерылып тора. Хатын-кызларның уң борын яфрагында алка йөртүе аларның бизәнгечләргә дә битараф булмавы турында сөйли булса кирәк. Үзен генә түгел, торагын да чибәр тоткан карагаш хатын-кызлары. Авылларда әле дә йоннан бизәкләп киез басу, келәм туку эшен ташлап бетермиләр. "Агарту" максатыннан, юрталардан йортларга кертү өчен коллективлаш-тыру елларында куелган "тырышлык", ни кызганыч, нугайларны гасырлар кичеп килгән күп кенә һөнәр-осталыкла-рыннан читләштерә. "Дезинфекциялибез" дип сүттерелеп, "ялгышлык белән" янгын афәтенә тарыган юрталар белән бергә күңел бизмәннәрендә генә үлчәнешле күпме байлык көлгә әйләнә. Карагатларны "җиргә беркетү" өлкәнең төрле районнарына тарату белән бергә бара. Болар, әлбәттә, милләт өчен эзсез узмый... Менә шуңа күрә туган телебезне — без аны үзебезчә итеп ногай теле дибез — саклау, гореф-гадәтләребезне барлау-яңарту милли иҗтимагый оешмалары-бызның төп эше. Өмет — яшьләрдә. Сарай-Бату Без Сарай-Батуга барабыз. Күз күреме арада — иксез-чиксез дала, Даланың уянып маташкан мәле: яшелләнеп килә. Аннан ул саргаер. Аннан кызыл төскә керер. Аннан — кап-кара булыр. Дала шулай гел үзгәреп тора. Кешеләр язмышы төсле. Илләр-дәү-ләтләр язмышы төсле. Туу—яшәү— үлем. Һәм... кабат туу? Дөнья мәңгелек хәрәкәттә. Далага карап, мин шул хәрәкәт турында уйланып барам. Бу хәрәкәтне Алтын Урда дәүләтенә бәйләп уйлыйм. Бөек дәүләтнең башкаласы булган Сарай-Батуга барышыбыз бит. Мин анда ни күрергә өметләнәм соң? Китаплардан, язмалардан укып, кайчандыр гүзәл шәһәр булган урында инде иксез-чиксез дала гына җәйрәп ятканын беләм. Тик... анда әллә ни күрермен кебек. Әллә ни табармын кебек. Күңел ашкына. Дала тигезлеген бозып, уң якта зур калкулык — курган күренде. — Ханнар төрбәсе булган монда, — ди Наилә ханым. Вакыт тар булса да, курган янында тукталмый китәсе килми. Әйе, вакыт ашыктыра шул. Сарай-Бату җирләрендә дә иркенләп йөрисе килә. Поездга да өлгерергә кирәк. Без инде кайтыр юлда. Әстерханга кире кереп тормыйча, Харабалидан Казанга китәчәкбез. Автобустан төшүгә борынга әчкелтем ис — әрем исе килеп бәрелә. Безнең як әременнән үзгәрәк ис бу. Йомшаграк дип әйтимме?.. Без ашыга-ашыга курганга таба атлыйбыз. Аяк астында кәлтәләр йөгерешә. Кәлтә балалары. Алар шундый күп. Нигәдер кулга тотып карыйсы килә. Мин бара-барышка кәлтә тотмакчы булам. Юк, бик тиз йөгерешәләр. Тотып кара! Үткән даныңны тотып булмаган төсле, хәтта җиңел генә даланың кәлтәсен дә эләктерә алмыйсың!.. Уртасы чокырланып киткән курган өстендә басып торабыз. Монда татар ханнары — Үзбәк, Тинибәк, Җанибәк, Бирдебәк күмелгән диләр. Шушы җир астында ятамы аларның асыл сөякләре, юкмы, берәү дә әйтә алмый. Курган казылмаган, өйрәнелмәгән. Татар тарихында казыну Мәскәү өчен хәтәр фал шул. Шуңа күрә дөньяда тиңе булмаган дәүләтнең башкаласы да, башка шәһәрләре, каберлекләре дә җир астында. Тарих төпкелендә. Бүгенге сәясәт, билгеле, аны күтәрергә мөмкинлек бирмәячәк. Бу хәлне шовинистлык сөременнән азат руслар да таный. Безне Сарай-Бату җирендә каршы алган археолог Евгений Михайлович Пигарёвны без шаккатып тыңлыйбыз. Алтын Урданы өйрәнүгә гомерен багышлаган галим тарихи хаксызлыкка әрнеп сөйли: — Менә монда — күз күреме арада — Сарай-Бату шәһәре булган. Тирә-ягыбызны күздән кичерәбез: без басып торган калкулыктан күз күреме ара — офыктан-офыккача. Шулкадәр зур булганмы бу шәһәр? Булгандыр. Ул бит бер-ике катлы йортлардан торган. — Парижда — 26 мең, Лондонда 30 мең кеше яшәгәндә, Сарай-Батуда 300 мең кеше яшәгән. Мәскәү ул чакта 300 йортлы авыл булган, — ди галим. — Сарайның зәңгәр, фирүзә төсләргә буялган сарайлары, мәчетләре ерактан караганда күк зәңгәрлеге белән кушылып, алтын гөмбәзләр һавада эленеп торган төсле күренгән. Аның буявын ничекләр ясаганнар икән? Автобустан төшкәч тә аяк астыннан иелеп кенә алган зәңгәр кыйпыл-ч ык лар бүген дә — 700 елдан соң да — беренчел җете төсен үзгәртмәгән. Гаҗәп... — Сәмәрканд төслерәк, ләкин аннан күпкә зуррак, гүзәлрәк кала булган Сарай-Бату. Менә бу — без басып Юк, нишләп кеше сөягеннән булсын. Далада көтү-көтү мал йөргән. Исәпсез-сансыз. Мал сөякләре бик күп булган бу тирәдә. Завод инде күптән беткән. Ә авыл калган. — Шушы Селитренное бит инде ул! — туктап калабыз. — Акбүредәге Аня апаның туган авылы... Күптән түгел генә Яңа Чишмә районының Акбүре мәктәбендә булган очрашуны искә төшерәбез. Анда "Сөембикә"нең элгәрерәк чыккан саныннан бер битен күтәреп килгәннәр иде. Бер язмада туган авылының исеме искә алынган өчен генә журналның шул битен кисеп алып, кадерләп саклаган ханым турында сөйләделәр. Шушы Селитренное авылында туып-үскән, язмыш җилләре Татарстанга ташлап, Акбүре авылында гомере буе фельдшер булып эшләгән Аня-Әминә апа... Үзе әйтмәсә, милләтен дә белә торган түгел, рәхәтләнеп татарча сөйләшүче рус хатыны. Кызык бу язмышның борылмалары. Менә без Аня апаның туган авылында йөрибез һәм, мөмкинлек булса, тапшырырбыз дип, туган җиренең туфрагыннан тарих кыйпылчыкларын — борынгы чүлмәк ватыкларын җыябыз... Кечкенә генә авыл йортының ямь-яшел үлән үскән ишегалдыннан үтеп, ишектән эчкә уздык та... 700 елга үткәнебезгә кайттык. Археолог Евгений Пигарёвның эш һәм... иҗат урыны бу. Кисәк-кисәкләрне ялгап җыелган чүлмәкләр, касәләр... Шүрлекләрдә оста кулыннан яңадан туар сәгатен көтеп ятучы керамика ватыклары... Кайсыберләре сәнгать әсәре саналыр бизәкле тәлинкә, ваза, чүлмәккә әверелер аларның, кайсы — га-дәти көнкүрештә кулланган савыт-сабага... Евгений Михайлович бер киштәдән алып, безгә чүлмәк саплары бүләк итте. Һәрберсенә Бату ханның тамгасы төшерелгән. Аны кулга алгач та тән буйлап сәер дулкын, билгесез сискәнү йөгереп үтте. Геннар хәтеренең шулай дулкынланып алуымы? "Буында типкән кан калыр..." "Идегәй" дастанының мәгълүм юллары хәтерне ярып үтә. Буында типкән кан... калган... Калган бит. Юкса без — татар балалары — җан ашкынып Сарай-Бату урынын карарга атлыкмас идек. Без монда ни күрдек соң? Дала. Эреле-ваклы калкулыклар белән чуарланган коры дала гына. Без монда ни тойдык соң? Хөрлек. Зурлык. Иркенлек. Чиксезлек... Әрнү... Иксез-чиксез дала офыкларына бәрелеп бәргәләнгән җанның әрнүе. Югалту ачысы. Бал исе катыш әрем исе. Бу исләр һәм бу хисләр татар бәгырен мәңге сулкылдатачак Күгебездә — "Сарай-Бату" йолдызы! 2001 елда, искеләреннән Җир шарында Мисыр пирамидалары гына калганлыктан, дөньяның яңа җиде могҗизасын билгеләү фонды булдырылган иде. 2005 ел ахырында бөтен дөнья күләмендә тавыш бирү башланды. Мәгълүмат агентлыклары хәбәр итүенчә, Әстерхандагы дөнья могҗизасы өчен дөньяның 35 иленнән алты меңгә якын кеше тавыш биргән иде. Номинантлар исемлеген Әстерхан кремле, Петр I имәне, Каспий төнбоегы, мәрсин балыгы, Сарай-Бату, Баскынчак күле һәм Ильинкадагы чиркәү тәшкил иткән булса, Әстерханда үткәрелгән конкурс нәтиҗәләре буенча дөньяның сигезенче могҗизасы итеп Алтын Урда дәүләте башкаласы Сарай-Бату игълан ителде. Җиңүчене мәңгеләштерү күпсанлы чаралардан торган проект нигезендә тормышка ашырылачак. Әлеге вазифа "Лукойл" ачык акционерлык җәмгыятенә тапшырылды. Моннан тыш, Үлчәү йолдызлыгында балкучы йолдызларның берсенә Сарай-Бату исеме биреләчәк.
Әрем исе әрнүле Марсел Галиев
Дәүләт буларак әле картаерга вакыты җитмәгән Алтын Урда, аның чәчәк аткан шәһәрләре ни өчен кинәт кенә бетәргә дучар ителгән соң? Моның сәбәпләре хакында тирәнтен өйрәнеп язылган фәнни хезмәтләр бик аз әле-гә. Милли аңы булган һәммә кешене бу сорау борчый, бәгырен телгәли. Күк Урда... Ак Урда... Алтын Урда... Тәхет өчен туктаусыз канлы көрәш... Чыңгыз хан васыятенә хыянәт итү... Мөселманның бердәм була алмау кебек мәңгелек чире... Урта Азиядә дөньяны тетрәтәчәк Аксак Тимернең калкуы... Туктамыш ханның зирәклеге җитмәгән сәясәте... Дин бер, тел бер, югыйсә... Иң соңгы минутта татарның актык өметен сындырган Идегәй... Хәер, тарихның үз мантыйгы, аңа бүгенге күзлектән карап хисчән бәя бирергә омтылу — акылсызлыктыр. Шулай булган, шулай булырга тиеш... * * * 1391 елда Сарай һәм Сәмәрканд арасында хәл кискенләшкәч, Алтын Урдадан илче Аксак Тимергә хат алып килә. Үзара якын мөнәсәбәт, кан кардәшлек турында бик төче сүзләр белән язылган хатны укыгач, инде ничә тапкыр Туктамыш хан ягыннан хыянәт-алдану кичергән Тимербәк уйга кала. Нишләргә? Сарай ханына каршы яу кузгатыргамы, әллә инде тыелып калыргамы? Бу тынычлык Сарайның тагын да куәтләнүенә китермәсме? Аксак Тимер февраль аенда корылтай җыйдыра. Бу олы киңәшмәдә аның уллары Миран Шаһ, Гомәр Шәех, оныгы Мөхәммәд Солтан һәм ханзадәләр Котлык Тимер, Күнче оглан катнаша. Туктамыштан качып килгән Идегәй дә монда игътибар үзәгендә була. Корылтайда Тимербәк ихтыяры — сугыш яклылар өстенлек ала. Яз җиткәндә, Сәмәрканд тирәсендә тупланган яу ташкыны хәлиткеч сәфәргә кузгала. Шушы елда Тимербәк Самара борылышына кадәрге Идел буе шәһәрләрен кырып чыга. Сарай-Бату, Сарай-Бәркә, Әстерхан калаларыннан да җимергеч яу үтә. Шәһәрләр талана, җимерелә, исән калган халкы әсирлеккә, коллыкка куыла. Киләчәктә Күк асты илен яулап алу хыялы белән янган Аксак Тимер Урданы һәлак итү белән бергә, Кытай һәм Аурупа арасындагы Олы ефәк юлын да тар-мар китерә. Аннары... Туктамышка сыену урыны биргән Болгарга барып керә. Кирмәнче, Җүкәтау шәһәрләрен җимертә, меңнәрчә йортлы бөек Болгарны җир белән тигезли. Ока елгасы ярыннан кире борылып, Кырымга төшә, генуялылар шәһәре Каффаны туздыра, аннары Кавказга килеп шактый халыклар җирен гөл чүлмәге урынына аударып чыга. Идел буе далаларында йорт-җир-сез калып, ач-ялангачлыкка дучар ителгән татарлар, йөзәрләп-меңәрләп күчеп китәләр, Литва, рус кенәзлеклә-ренә барып төпләнәләр, Византия якларына китеп, шунда чит халыклар арасында гаиб булалар. Алтын Урда көлләрен дала буйлап җил тарата. Сүзсез шаһитлар булып дала күкрәгендә таш балбаллар гына утырып кала... Тугандаш халыклар канга-кан килгән бу тарихи сугышны, тынын кысып, Аурупа күзәтә. Киләчәктә дә шушылай, мөселман илләрен чәкештереп, эчтән таркатып тоту өчен бик нечкә, хәйләкәр сәясәт кирәклеген белеп күзәтә. Чөнки мөселман илләренә тынычлык бирдеңме, ниндидер тылсым өргәндәй, җәһәт кенә үсеш алалар да... Дөньялыкта алар табынган ислам дине иң гадел, кешелекле, пакь-сабыр дин икәне гамәли тормышта күренә башлар да... күпләр исламият ягына авышмасмы?! Шуның өчен мөселман илләрен гел үзара бәрелештереп, дан-дә-рәҗәсен төшереп торырга кирәк. Бу сугышны, һәрберсе үз каланчасыннан торып, калҗа исен сизгән рус кенәзләре дә күзәтә. Аксак Тимер ягында яңгыраган җиңү фанфаралары кайтавазы — Русь кулына керәсе, киләчәктә чиркәү урманнары калкасы киңлекләргә каһкаһәле язмыш көлүе булып тарала. "Үзләрен коткарабыз дип, татарлар Русьне шундый язмыштан йолып калдылар ки, ул язмыш турында уйларга да куркыныч", — дип яза Лев Гумилев. ...Алтын Урданың шәһәр урыннарын гасырлар буена талау бара. Әстерхан кремленең алты-сигез метр калынлыктагы дивары Сарай-Батудан алынган татар кирпеченнән салынган. Ул кирпечнең зурлыгы, рәвеше үзенчәлекле. Кеше күзеннән яшерер өченме, кремль диварының тышын соңыннан хәзерге заман кирпече белән сипләп чыкканнар. Әнә шулай итеп, Сарай-Бату хәрабәләрен 1578 елда Явыз Иванның углы Федор патша сүттерә. Санкт-Петербург Академиясенең табигать белгече Симон Паллас (1741— 1811), узган гасырларда килгән чакта әле ике Сарайда да мәһабәт бина калдыклары офыктан ук күренә иде, дип язып калдырган. Паллас күз алдында бер зур бина астыннан көмеш белән тышланган алты табут табып алалар. (Бәлки, ул ханнар каберлеге булгандыр...) 1840 елда Сарайда казу эшләре алып барган археолог Терещенко бер урында алтынсу-көмеш җеп белән үрелгән зәңгәр путаллы кәгазьләргә юлыга, почмаклары янган, кыр-кырла-ры алтын белән каймаланган, татарча алтын хәрефләр язылган кәгазь кисәкләре, кара савытлары, барыс сурәте төшерелгән мөһерләр таба (болар, күрәсең, хан хакимиятенең эш кәгазьләре булгандыр). Икенче урынны казыганда, ул татар язулы тулы бер архив кәгазьләре табуга ирешә. Әмма бу тарихи байлыклар соңыннан эзсез югала. (Махсус юк ителгән булуы да бик ихтимал. Чөнки язуны бүтән халыкныкы дип алдый алмыйсың...) Ничә гасырлар буе талау вәхшилегенә түзә алмыйча, табигать-җил-су-кояш бу урыннарны ком-туфрак белән күмәргә, комсыз ниятле кешеләр күзеннән яшерергә тырышкан. Әмма бөтен тән күзәнәге белән тоясың: аста сулыш бар, шәһәр нигезе яши әле, чорларга тиң зурлыгының хәрабә эзләрен ул килер буыннарга саклаган. Алтын Урда шәһәрләрендә казу эше ныклы нигезгә куелмаган. Беренче башкалада хан сарае — 'Алтын таш" урыны билгеле. Әмма мондагы җиргә бер көрәк тә тыгылмаган. Бу эшне башкару зур чыгымнар сорый икән. Мәскәүнең шушындый тарихи урыны булса, бөтен дөньяга чаң кагар иде. Казыганда чыккан әйберләр дистәләрчә шәһәрләрнең музейларына таратылган. Димәк, бер кулга җыеп карый алмыйсың. Ә күпмесе урланган, яшерелгән, юк ителгән. Намуссыз галимнәр тарафыннан башка милләт казанышы итеп үзләштерелгән. Моннан алынган байлыкларны бергә җыеп карасаң, бу бөек дәүләтнең, бу бөек халыкның никадәр алга киткән мәдәнияткә, сәнгатькә ирешкән булуын күреп шаккатыр идең. Археологларны кайсы өлкә, кайсы шәһәр җибәргән, чыккан байлыкны да шулар ала. Монда хәл шундый: борынгы бина калдыкларын ачалар, фотога алалар, сызымын төшерәләр дә киредән күмәләр. Шулай итеп, шәһәрләр икенче мәртәбә үлемгә дучар ителә. ...Менә мин, хан сарае урынында дала туфрагына карап, сорау билгеседәй басып торам. Дүрт гасырлык туфрак астында ташлар гүли, эзләр яна... Кая сез, ханнар, бәкләр — Чыңгыз варислары — Бату, Сүбүдәй, Үзбәк, Бәркә, Туктамыш, Нугай, Идегәй, Олуг Мөхәммәт... Тагын кем эзләре?! Барла, хәтер!.. Татар хәятенең биек гөмбәзе әнә шундый алтын баганаларга таянган. Яшәү рәвешендә нинди хаталары булган — бу очракта анысы мөһим түгел. Алар — гаярь атларда, кылыч тотып, җир тетрәтеп, меңнәрчә чакрымнарны гаскәр башында уза алган азамат ирләр, хакими акылга ия шәхесләр, легендаларга керәсе каһарманнар (ул чорда ияргә менә алмаган, сәлдерәп беткән картларны илбаш итмәгәннәр шул). Кытайдан алып Римгә, Мисырдан алып Скандинавия илләренә кадәр яңгырап, тарих битләренә кереп калган данлы исемнәр бу! Дәүләтле, ханлы дәвер... (Монастырь хөҗрәләрендә тар төнлектән карап ятып кына аңлап, гадел сурәтләп буламы соң бу куәтне?! Пирамиданы колачларга белән генә чагыштырып буладыр рус елъязмачыларын.) Менә мин хәрабәләрен дә җир йоткан тарихыбызның йөрәк турында басып торам. Гасыр катламнары аша хакыйкать, гаҗиз бәргәләнеп, хәтер ишеген кага. Канлы фаҗига... Шанлы тантана... Үкенечле горурлык... Бар да җуелган инде... Күзгә яшь килә. Үз кодрәтеннән үзе җиңелгән халык... "Идегәй" дастанындагы юллар, матәм чаңы булып, кан тибешенә күчә: Ил китәр дә ни калыр? Тел китәр дә ни калыр? Баш китәр дә ни калыр? Буында типкән кан калыр; Буыннан буын чабылса, Ул чагында ни калыр?.. Кеше «акылы йөгәнли алмаслык дуамал тарихның дәһшәтле күкрәүләре, галәми чиксезлекләргә таралып, йолдызларны бер-берсе белән чәкештерә-чәкештерә, яңа дөньялар кабызган, ил чатнаган вакытта җир йөзенә сибелгән кыйпылчыкларын-нан гына да яңа исемдәге милләтләр туган. Алтын Урда — татарның Атлантидасы... * * * Өстәлемдә — Сарай-Бату туфрагыннан алып кайткан чүлмәк ватыгы, фирүзә төсен җуймаган кирпеч кисәге. Тагын... бер учма әрем. Әремдә — балбаллы бөек дала хәтере, учаклардан күтәрелгән төтеннең әчкелтем төсе. Әремдә — тояклар астында калып та, янәдән калку, таптала белмәү көче. Әремдә — көмеш җил, Ватан-җир исе. Әрем исе әрнүле... |
|