Сабырлык

 [qaytarga]

 

Сабырлык – түземле булу, авыр хәлләр килгәндә чыдам булып, үзеңә хәким булу, ямьсез сүзләр вә начар хәрәкәтләрдән үзеңне тыя белүдер.

Бу дөнья – бер имтихан дөньясыдыр. Кеше дөньяда төрле хәлләр белән очрашыр. Кайбер хәлләр кешене шатландырыр, кайберләре кайгыга салыр. Шатлык вакытында шөкер, кайгы вакытында сабыр булу мөселманнарда фарыз кылынган.

Аллаһның ризалыгын уйлап, Аллаһ кушканга сабыр итүнең зур савабы бар. Коръәндә Аллаһы Тәгалә түбәндәгечә боера: «Бары тик сабыр итүчеләргә хисапсыз мөкафәтләр, саваплар булачак». Пәйгамбәребез бер хәдисендә болай дип әйткән:  «Мөселман шатлыклы хәлендә шөкер кылар. Бу аның өчен бер хәердер, саваптыр. Кайгылы вакытында сабыр итәр. Бу да үзе өчен бер хәердер. Мөселманның хәле гаҗәптер. Һәр эшендә үзенә савап бардыр. Бу мөселманнан башкасында булмас…»

Сабырлык – мөселманның коралыдыр, ләкин шулай да сабырлыкны дөньяви тормышыбызда белеп кулланырга кирәк. Хәлебездән килеп тә берәр эш белән мәшгуль булмасак, ялкаулык басар, ярлылыкка риза булсак, Аллаһ болай язган икән дип, ярлылыкка баш июнең, әлбәттә, сабырлык белән һич кенә дә  уртаклыгы юк. Хак вә хакыйкать каршысында, авызыңны ябып, берни әйтми тору да сабырлык түгел, чөнки пәйгамбәребез әйткәнчә:                                               «Хакыйкать каршысында авызын япкан кеше- телсез шайтандыр».

Сабырлык өч төрле булла.

Бәла вә хәлакәтләргә карата булган сабырлык.

Әгәр хәлакә (каза) Аллаһтан колының малына, җанына  вә баласына төшсә, кешенең бу бәхетсезлекне туктатырга көче вә белеме җитмәсә, ул вакыт риза булып сабыр итәр. Зилзилә, су басулар, сугышлар кебек хәлләрдә авырлыкларга чыдап, сабыр итәргә кирәк. Сабырлыкның савабына ышанмаганнар, бәхетсезлекләр каршысында өметсезлеккә төшеп, дөньядан бизәрләр, алар өчен тормышның тәме калмас.

Коръәндә Аллаһы Тәгалә боера: «Сезне бераз   курку вә ачлык белән, малларыгызны, җаннарыгызны  вә җимешләрегезне бераз киметеп имтихан кылырбыз. Әй Мөхәммәд, сабыр итүчеләргә сөенеч бир». Димәк, кеше дөньяда дәвамлы имтихан тота. Аллаһы Тәгалә хәятне вә үлемне кешеләрне сынар өчен биргән. Ул, кешене төрле хәлләрдә калдырып, аны сынап карар. Бу имтиханның шарты – сабырлыктыр. Бер кутси хәдистә Җәнаб - и Хак:  «Мин колларымнан берсенең гәүдәсенә, малына  яисә баласына зарар иткәндә, колы мул бәлане сабырлык белән кабул итсә, мин ул колым өчен мизан  корып, гамәл дәфтәрен  ачудан, ягъни кыямәт көнендә җавап алудан азат итәрмен», - дигән. Сабырсызлык дөнья вә ахирәт бәхетсезлегенә сәбәп булыр. Эшләребездә уңышлар бары тик сабырлык белән генә насыйп булыр.

Гыйбадәтләрне сабырлык белән кылу.

Сабырлыкның икенче бер мөһим өлеше – гыйбадәтләрне  сабырлык белән кылуга карый. Гыйбадәтләрдәге кыенлыкларны сабырлык белән кылган кешене Аллаһы Тәгалә зур дәрәҗәләргә ирештерер. Озын вә кайнар җәй көннәрендә, ач һәм сусыз калып, ураза  тоту, кыска төннәрдә, кояш чыкмастан әүвәл торып, иртәнге намазын уку, биш вакыт намазны вакытында  вә калдырмыйча үтәп бару, Мәккә – Мәдинәгә барып, хаҗ кылу, бай кешеләргә һәр ел малының вә акчасының  кырыктан бер өлешен зәкать нияте белән ярлыларга бирү кебек гыйбадәтләрне җиренә иҗиткереп үтәүнең, әлбәттә, үзенә күрә авырлыклары да бар. Бу авырлыкларга сабырлык белән түзеп кенә Аллаһның ризалыгын казанырга мөмкин.

Ислам динендәге гыйбадәтләр һәрвакыт сабырлык белән генә кылыныр. Динебезнең максаты кешене чыдамлы итеп тәрбияләү, шуның нәтиҗәсендә  аны дөньяда вә ахирәттә бәхетле итү. Мәсәлән, хаҗ гыйбадәте дә – бер сабырлык гыйбадәтедер. Сабыр итми авырлыкларга чыдый алмаган кеше, бу гыйбадәтнең савабыннан мәхрүм калыр. Ураза гыйбадәте дә шундый гыйбадәтләрдән санала.

Пәйгамбәребез Рамазан аена кадәр 15 көн әүвәл укыган бер хөтбәсендә болай дип боерган: «Бу ай сабырлык  аедыр. Сабыр итүчеләрнең барачак җире дә җәннәттер». Димәк, гыйбадәтләрнең бер максаты да – кешеләрне сабырлыкка күндерүдер.

 Гөнаһ эшләр кылмаска сабыр итү.

Кеше үзенең тормышында изге эшләр эшләгән кебек хата вә гөнаһлар да эшләргә сәләтле. Аллаһның хәрәм кылган эшләреннән тартыну, бу вакытларда сабырлык күрсәтүнең дә зур савабы бардыр. Кеше, бер яктан Аллаһның әмерләре, икенче яктан нәфесе, ягъни эчендәге начар теләкләре, уйлары вә шайтанның хайләсе белән каршылыклы хәлдә яши. Мондый чакларда кеше, шайтанга ияреп, Аллаһ юлыннан тайпылса, зур гөнаһларга дучар булыр. Кешенең эчендә начар эшләргә өндәгән бер көч, бер куәт яши. Бу куәткә Ислам динендә НӘФСИ ӘММАРӘ диләр. Бу көч белән көрәшү, шушы көч өндәгән начар ниятләргә каршы тору  динебезнең әмерләреннән санала. Бу уңайдан пәйгамбәребез болай дигән: «Көрәштә иптәшләрен җиңгән кеше түгел, ә бәлки нык ачуланган хәлдә, сабыр итеп, үз ачуын җиңгән кеше генә көчле кеше дип санала».

Абдурахман Каяа.

алюминивые лестничные ограждения в подъезд|

 

 

Hosted by uCoz