Пәйгәмбәр сүзләре
Сөекле Пәйгәмбәребез с.г.в.чын мөселман кулыннан һәм теленнән башкалар зарар күрмәгән инсандыр»,- диде. Шулай булгач, хәзер сәгәдәт һәм фазыйләт өлгесе бар икән, аны калдырып,җәннәт юлыннан бармыйча, аңа да, моңа да зарар китереп-кулы белән газаплап, теле белән күңелен кырып, бозыклыклар эшләп, җәһәннәм юлыннан китү акыллы эш түгел.
Сәгәдәтле бер вакытта Пәйгәмбәребез с.г.в.сәхабы белән булганда, бер үсмер егет көтмәгәндә- уйламаганда басты да, дорфа гына:»Йә, Расулуллаһ! Мин зина кылырга телим,»- диде.Кешеләр бу хәлгә бик ярсыды. Эчке ярсу белән баланы кыйнап, Расулуллаһ хозурыннан алып китмәк булдылар.Бәгъзеләре шаулаштылар,үсмер бик оятсыз сөйләште бит!
Сөекле Пәйгәмбәребез с. г. в. үсмерне янына чакырды, тезгә – тез каршына утыртты.Үсмернең тезләре Пәйгәмбәребезнең мөбәрәк тезләренә орынып тора иде.»Әй, балам, бу бозык эшне берәрсенең әнисе белән эшләмәкче буласыңмы?Бу җирәнгеч гамәл синең хушыңа килерме соң? – дип сорады.Үсмер ачу белән :» Юк, Расулуллаһ!»- дип җавап бирде.Расулуллаһ:
«Алай булгач, бу чиркангыч эшне эшләячек кешенең туганнары да моңа шат булмаслар. Ә мона мондый бозык эшне синең кыз кардәшең белән эшләсәләр,
син ошатыр идеңме?Я булмаса, якын туганнарыңның берсе белән эшләсәләр,
яратыр идеңме?-
дип сорагач, үсмер ярсып урыныннан торды һәм:»Юк!»-диде.
Расулуллаһ:»Кешелә мондый эшне һич тә хупламыйлар һәм яратмыйлар,»- диде.Янә сорады:» Әгәр кыз туганың белән эшләсәләр?»
Үсмер егет : «Юк, әлбәттә!»- дип ярсыды.
Пәйгәмбәребез с.г.в.: «Әйе шул, берәү дә яратмас мондый эшне,»- диле.
Шуннан соң хәзрәте Пәйгәмбәр с.г.в. мөбәрәк кулын үсмернең башына куеп дога укыды: «Аллаһым!Бу баланың кальбен саф кыл, Намусын вә шәрәфен сакла, гөнаһларын гафу ит!»
Үсмер
Расулуллаһтан аерылды. Бер гөнаһ эшләгән кебек ул
аның күңеленнән гомер буе китмәде.
Берәргә дә зарар китермичә, берәрне дә
рәнҗетмичә, берәүнең дә
күңелен кырмыйча яшәде.
Кардәшләрем!
Мөъминнәр! Расулуллаһның бу иршадында нинди
гүзәл нәсыйхәт үрнәге бар. Әгәр
Кеше үзе эшләячәк бозыклыктан үзе һәм
башкалар хушланырмы, әллә юкмы икәнлеген аңларлык
мантыйкка ия булса, ул начарлык, бозыклык эшләрме?
Үзең
өчен яраткан нәрсәне башкаларга да телә,
үзеңә карата эшләүләрен
теләмәгән эшне башкаларга карата үзең дә
эшләмә. Ләкин хәдис билгеләгән өлге
әнә шул.
Расулуллаһ с.г.в.
янә: «Хатыннарыгызның намуслы булуын теләсәгез,
башкаларның хатыннарына күз
салмагыз,»-дип әйтте. Менә Расулуллаһның тагын бер
хәдисе: «Үзегез өчен яратканны башка мөселман кардәшләрегез
дә ярата башламый торып,
сезнең берегезнең дә иманы камил булмас».
Әйе, бу өлге
- дин, иман һәм инсанлык өлгеседер. Бу өлгедә
әхлак гүзәллегенең иң югары
дәрәҗәсе чагыла.
Ислам дине –
гүзәл әхлак дине, дибез. Бу Пәйгамбәр
әфәндебезнең с. г.в. мөбәрәк догасында ачык
тоела: «Аллаһым! Үземне камил итеп яраткан кебек әхлагымны да
гүзәл ит!»
Җәнабу – Хак
өммәтебезгә гүзәл ислам әхлагы белән
әхлакланырга насыйп әйләсен. Әмин! Йә Раббуль-
Галәмин.
Юнус хәзрәт,
мәчет №2.