Падишаһ
аз бирмәс.
Падишаһ
аз бирмәс. (Мәсәл)
Бер
падишаһ балаларның Коръәнне ничек
үзләштерүләрен белер өчен дәрескә
кергән һәм шул вакыт аның игътибарын бер бала
җәлеп иткән:
-Балам,
укуларың ничек бара? Син сыйныфның иң әйбәт
укучысыдыр әле?- дип сораган.
Бала:
-Кешегә
үз – үзен мактау килешмәс, - дигән.
Шуннан
падишаһ укытучыдан бу бала турында сорашкан.
Укытучы:
-Бу
бала бик әйбәт укый, сыйныфта беренче,- дигән.
Падишаһ
кесәсеннән бер алтын тәңкә чыгарган һәм әлеге балага сузган.
Ләкин бала тәңкәне алырга ашыкмаган, моның
өчен әтисенең сүгәчәген әйткән.
Шуннан падишаһ:
-Ал,
ал, падишаһ бирде диярсең, - дип Баланы
үгетләмәкче булган.
Моңа
җавап итеп бала:
-Падишаһ
бирсә, күп итеп биргән булыр идее дип, әти миңа
ышанмаячак, - дигән.
Бу
сүзләрне ишеткәч, падишаһ балага уч тулы акча чыгарып
бирергә мәҗбур булган.
Д.
Гиль.