Олыларга хөрмәт, сабыйларга сөю
Барлыклар
арасындагы иң өстене, иң шәрәфлесе – кеше.
Аллаһы Тәгалә бу турыда «Коръән» дә
түбәндәгечә боера: «Без кешене иң
мөкәммәл рәвештә бар иттек, яраттык». (Тин
сүрәсе, аять 4).
«Кешегә
карасаң, Аллаһның олылыгын, биеклеген күрерсең,
чөнки кеше кадәр мөкәммәл бер барлыкны, бары тик
Аллаһы Тәгалә генә ярата, бар итә ала», - дигәннәр Ислам галимнәре.
Аллаһ кешене
хөрмәт белән бар иткән. Фәрештәләр,
кеше яратылгач сәҗдә кылганнар. (Баккара сүрәсе,
аять 30 – 34). Пәйгамбәребез дә һәрвакыт
кешеләрне хөрмәтли, аларга хөрмәт кылуны таусия
итә торган булган. Бер хадисендә ул болай дигән: «Олыларга
хөрмәт, кечеләргә шәфкать
күрсәтмәгән бездән түгел».
Пәйгамбәребез
кешеләрне бик ярата, аларга һәрвакыт шәфкать вә
мәрхәмәт күрсәткән. Аның якын
иптәшләреннән булган Хәзрәти Әнәс
болай дигән: «Мин Пәйгамбәребезгә ун ел хезмәт
кылдым. Бер мәртәбә дә ямьсез сүз
сөйләгәнен ишетмәдем. Бер катта бу эшне ник болай
эшләдең, дип ачуланганын күрмәдем».
Замандашларының
сөйләвенә караганда, Хәзрәти
Мөхәммәд Пәйгамбәребезгә бер сугышта дошман
сафлары арасында кечкенә балаларның да үтерелгәне
турында хәбәр иткәннәр. Бу хәлне ишетеп, Пәйгамбәребез
бик нык борчылган. Янындагы иптәшләре: «Алар кяфер,
дошманнарыбызның балалары, алар өчен ник кайгырасың,
әй, Аллаһның илчесе?»- дигәннәр.
Пәйгамбәребез аларга болай җавап биргән: «Алар
сездән хәерлерәктер. Алар туган вакытларындагы кебек. Балигъ
булганчы алар саф вә гөнаһсызлар».
Бер заман
Пәйгамбәребезгә болай дигәннәр: «Әй,
Алланың илчесе, дошманнарыңа ләгънәт укы. Аллаң
аларга бәла - каза китерсен. Аллаһ аларга җәзасын
бирсен». Пәйгамбәребез аларга: «Мин кешеләргә
ләгънәтче буларак түгел, ә бәлки рәхим –
рәхмәтче буларак җибәрелдем», - дип җавап
биргән.
Пәйгамбәребез
дус – ишләрен вә танышларын ярата, картларны хөрмәт
итә торган булган. Кайбер вакытларны уен – көлке
сөйләргә дә яраткан. Бер көнне
Пәйгамбәребезнең өенә карт белән хатын
килеп кергән. Пәйгамбәребез аны зур хөрмәт
белән каршы алган. Кара – каршы бик күңелле
сөйләшеп торганда, ул хатын Пәйгамбәребезгә болай
дигән: «Әй, Аллаһның илчесе, безгә дога
кылсаң иде, Синең догаң белән
җәннәткә керсәк иде». Пәйгамбәребез
аңа болай җавап биргән: «Сезнең кебек карт хатыннарны
Аллаһ җәннәткә кабул итми». Ул хатын, бик
кайгырып еларга тотынгач, Пәйгамбәребез болай дигән: «Юк,
елама, мәзәк итеп кенә әйттем. Син иншаллаһ
җәннәткә кергәндә яшь кыз
хәлендә булачаксың, Аллаһ кешеләрне яшәртеп
җәннәткә кертәчәк».
Олыларны
хөрмәт итү савап китерер, дөнья тормышыбызның
тынычлыгын арттырыр. Аллаһы Тәгалә саф күңелле
олыларның догаларын ишетеп, кешеләргә
мәрхәмәт кылыр һәм ризыкларыбызны
бәрәкәтләндерер. Бер мәҗлестә
Пәйгамбәребезгә бер чынаяк ширбәт тәкъдим
иткәннәр. Пәйгамбәребез үз чиратында
ширбәтне үзеннән өлкәнрәк булган Абу
Убәйдә исемле иптәшенә тәкъдим иткән. Абу
Убәйдә: «Әй, Аллаһның илчесе, беренче булып син
эч. Син миннән лаеклысын, син Пәйгамбәрсең,»
дигәч, Пәйгамбәребез: «Син эч. Бәрәкәт
картларыбыздадыр», дигән, вә беренче итеп ширбәтне
үзеннән өлкән булган Абу Убәйдәгә
эчерткән.»
Пәйгамбәребез
үзе дә балаларны бик яраткан һәм башкаларга да яратырга
кушкан. Балаларны күрсә, мөбарәк йөзе нурланып,
аларны кочаклый торган булган. Урамда очрашкан балалар белән
сәламләшә, алар белән әңгәмә
корып, вакыт – вакыт аларга кызыклы хәлләр дә сөйли
торган булган. Дөягә атланып барган чагы булса, аларны
дөясенә атландырган. Хәтта бер заман балалар белән
ярышта катнашып аларны шатландырган. Усамә б. Зәйд тарафыннан
китерелгән бер хәдистә: «Пәйгамбәребез мине бер
тезенә, оныгы Хәсәнне икенче тезенә утырта иде,
безләрне кочаклап: «Аллаһым боларга мәрхәмәт
әйлә, тәүфыйклы, бәхетле кыл. Мин боларның
хәерле һәм бәхетле булуларын телимен», - дип дога кыла
иде.
Сабый балалар
дөнья тормышының бизәге, олылар дөнья тормышының
бәрәкәте. Шуның өчен дә сабый балаларга
шәфкать, сөю, олыларга хөрмәт күрсәтү
динебезнең нигез ташларыннан санала.
Абдурахман
Каяа.