Әманәт
Әманәт
Яхшы
хәлләр һәм күркәм холыклар Ислам
динендә бик күп : тугрылылык, тырышлык, ярдәмләшү
вә юмартлык, сабырлык,әманәт һәм башкалар.
Әманәт
– саклану өчен кемгә булса да тапшырылган нәрсәгә
әманәт дияләр.
Әмин
– ышанычлы, беркемгә дә зарары тимәгән , тыныч
табигатьле , куркусыз кеше димәктер.
Пәйгамбәребезгә
пәйгамбәр булганчы ук «Мөхәммәт – эл –
Әмин», ягъни ышанычлы , имин кеше дип әйтә торган булганнар.
Әманәт
сүзенең төрле мәгънәләре бар.
Әманәт безгә калдырылган мал түгелдер,
Пәйгамбәребез 632 нче елда вафат булыр алдыннан өч ай әүвәл
,хаҗ вакытында ,йөз меңнән артык мөселманнарга
Арафат тавында укыган вәда хөтбәсендә
түбәндәгечә мөрәҗәгать
иткән. «Сезгә бер әманәт калдырамын. Ул
әманәтне сакласагыз, туры юлдан адашмассыз.Бу әманәт –
Аллаһның китабы «Коръәне Кәрим»дер».Димәк ки,
«Коръән « мөселманнарга бер әманәттер.Бу әманәтне,
ике күзебез кебек саклап, бездән соң киләчәк
буыннарга да тапшыру безнең бурычыбыздыр. Әгәр динебезне
сакламасак, изге китабыбызны өйрәнмәсәк, тора – бара
динебез дә онытылыр. Шуның өчен безгә тапшырылган
әманәтне сакламаган өчен гөнаһлы булуыбыз
ихтимал.
Дин
вә Коръән кебек үк җан да кешегә бер
әманәттер.Җанны бирүче Аллаһтыр, вакыты җиткәч
, бу әманәт тә кире алыныр. Үз – үзен
үтергән кешеләр, Аллаһның бу
әманәтенә хыянәт иткән өчен зур
гөнаһлы булырлар. Тәнебезне хасталыклардан саклау, аны
сәламәт тоту да әманәтнең бер
төредер.Безгә тапшырылган вазифалар да әманәт булып
санала. Бу вазифаларны хәлебездән килгән кадәр
җиренә җиткереп башкарырга тиешбез.
Әгәр
вазифаларыбызны ,эшләребезне тиешенчә башкара алмасак,
әманәткә хыянәтлек кылган булырбыз.Кешелек өчен
дәүләт вә милләт тә бер
әманәттер.Милләт эшләрен алып барачак кешеләрне
сайлаган вакытта, яхшы кешеләрне сайлап,әманәтне лаеклы
кешеләргә тапшыру да безнең әманәт
бурычларыбыздандыр.Коръәндә Аллаһ
түбәндәгечә боера:»Шик тә юк,Аллаһ
сезләргә әманәтләрне
әһелләренә тапшырырга әмер кыладыр…»
Дәүләт
вә милләт малы да бер әманәттер.Аларга зарар итү
вә үз файдабызга куллану шулай ук әманәткә
хыянәт булып исәпләнә.
Хәзрәти
Гомәр бер төнне хөкүмәт йортында милләт
эшләрен башкарганда Абдурахман бин Авф исемле бер иптәше
килгән. Сәламләшеп исәнләшкәннән
соң Хәзрәти Гомәр өстәленең
тартмасыннан бер шәм чыгарып кабызган. Моңа кадәр
өстәл өстендә янып торган шәмне сүндереп,
тартмага куйган. Иптәше Хәзрәти Гомәрнең бу
хәрәкәтенә карап торган да сораган:»Я,Гомәр!
Шәмнең берсен кабыздың, берсен сүндердең.
Боларның икесе дә шундый ук шәм.Ник болай эшләдең?»Хәзрәти
Гомәр болай дип җавап биргән:»Син килгән вакытта
милләт эшен эшли идем. Ләкин син килгәч, эшемне калдырып,
синең белән сөйләшә башладым. Синең белән
сөйләшкәндә милләтнең шәмен яндырырга
хакым юк.Шуның өчен , тартмадан алып, үз акчама алынган шәмне
кабыздым».
Балалары
вә гаиләсе дә кеше өчен бер әманәттер.
Аларны динле вә әхлаклы итеп тәрбияләү, гореф –
гадәтләребезне өйрәтеп, милли вә дини тойгылар
белән үстерү безнең әманәт бурычыбыздыр.
Сезгә
сер итеп кенә сөйләгән сүзләр дә
үзенә күрә әманәттер.Пәйгамбәребез
бер хәдисендә болай ди:»Берәр кеше сиңа нинди дә
булса бер сүз сөйләгәндә тирә – ягына карап
сөйләсә, ул сүз – бер әманәттер. Ул
сүзне башкаларга сөйләмә».
Әманәтне
сакламаган вә әманәткә хыянәт кылган кешегә
«Хаин» диләр.Димәк, әманәтнең киресе
хыянәттер.Безгә тапшырылган әманәткә зарар
итү,эшләребезне , вазифаларыбызны җиренә җиткереп
үтәмәү ,әманәткә хыянәт булып
исәпләнә. Мондый эшләр динебездә
хәрәм санала.
Абдурахман
Каяа