Дингә өндәү

[qaytarga]

 

Әй, җәмәгать, уят күңелеңне, дин терелә, җыя хәлләрен. Җаваплы тормыштан тап бер вакыт , искә төшер Аллаһ сүзләрен.Мәңгегә килмәдек без бу дөньяга, бурычлы без Аллаһ каршында. Безне юктан бар иткән Ходайга ничек җавап бирербез соңга? Без үскәндә авыр еллар булды, яшьли җафаларга чумылдык.Әбибабаның дини сүзләре генә күңелләрдә калды сакланыпИнде хәзер законнар үзгәрде, «Укыгыз, укытыгыз! - диләр.Тик халыкның күңелләре сүнгән, авыр уянулы күңелләр.Дин башлары:имамнар, муллалар! Сез тиешле халыкның күңелен уятырга!Изге сүзләр, изге эшләр белән яңадан динне күтәрергә.Хәзер Ак мәчет тә кайтарылды. Шәһәрдә беренче таш мәчет. Онытылган ятим бала шикелле авыр хәлдә хәзер Ак мәчет.

Ак мәчеттә ничек намазлар укылган, сөйли иде борынгы картлар. Очарга җыенган ак кош кебек манарасы ялтырап торган.

Аны элекке рәвешкә кайтарырга, рәхимле азаматлар кирәк. Аңа дигән ярдәм читкә адашмасын өчен, халыктан караучылар кирәк. Мәчет көтә, мәчет өмет итә, элеккечә рәвешкә кайтам дип. Әй, җәмәгать, уят күңелеңне! Бергәләшеп динне күтәрик!

Нәҗия апай Зимнурова.

 

заказ визиток|

 

 

Hosted by uCoz