Бер яшь баланың сүзе.
Вакыйгалардан гыйбрәт
алу иман белән булыр.Иман җәүһәре
кемдә җитешле булса, ул кешеләрдә гыйбрәт алу
бәхтиярлеге дә зур һәм мул булыр.Иман җәүһәрләренә
ия булган затлар , гадәттә, иң сабый балаларның да
гыйбрәтле хәленнән үзләренә сабак ала
белерләр. Ашкынып мәчеткә баручы 7 – 8 яшьлек бер
баланың хәзрәте Гомәр (р.г.)
әфәндебезгә гыйбрәт бирү очрагы кайнар күз
яшьләрен агызырлар.
Хәзрәти
Гомәр (р.г.) әфәндебезнең мөбәрәк
гадәтләренең берсе – һәрвакыт мәчеткә
вакытыннан алдарак бару иде.Бер көн янә бер баланың
иртүк ашыга – ашыга мәчеткә киткәнен күрде.
Хәзрәти Гомәр ( р.г.) әфәндебез балага : «Балам,
ни булды, болай ашкына – ашкына кая барасың?»- диде.
Бала : «Намазга барам,
әфәндем, намаз вакыты якынлашты, тәһарәтем юк,
азан укыганчы тәһарәт аласым бар,»- диде.
Хәзрәте
Гомәр (р.г.) : «Син әле бик кечкенә, сиңа намаз фарыз түгел,»- диде.
Бала:»Әфәндем,
бу эшнең олысы – кечесе бармыни? Кичә генә миннән кечкенә
бала вафат булды, - диде.
Хәзрәте
Гомәр (р.г.) әфәндебез сабыйның бу җавабыннан бик
нык дулк ынланды, бу сүзләрне ул кечкенә баладан ишеткәч, шул кадәр елады ки, күз
яшьләре күкрәген чылатты: «Йа, Раббе! Бу сабый
никадәр тәрбияле, акыллы
бала!»- диде.
Әфәнделәр,
гыйбрәт алмакка иманлы
күңелләр генә сәләтле.Хәзрәте
Мөхәммәднең ( с.г.в.) тәрбиясендә җитлеккән
хәзрәте Гомәргә( р. г.), бөек Исламның
хәлифәсендә бер сабыйның игелекле эше күз яшьләре
түгәргә сәбәб булды.
Чөнки
Пәйгамбәребез Мөхәммәд( с.г.в.) болай дип
әйтә:» Акыллы, ихлас кеше( мөселман) шундый кеше ки, ул
башкаларның хәленнән гыйбрәт алыр.
Акылсыз(ахмак) кеше шундый
кешедер ки, ул әхлаксыз
халәте белән башкаларга
гыйбрәт өлгесе булыр.»
Җәнабуль- Хак
хәзрәтләре игелектә, фазыйләттә башкаларга
гыйбрәт өлгесе булырлык халәттә яшәүне
җәмгыятебезгә бирсен!
Амин, йа Раббуль
Галәмин.
Юнус хәзрәт, Нугай мәчете.