Авыл имамы вә ышанмаучы кеше.
( Хикәя)
Аллага
ышанмаган бер кеше кая барса да аллаһсызлык коткысы тараткан
һәм кешеләрне
аллаһсызлыкка өндәгән.Шулай бер көнне бер авылда туктаган да , авыл
халкыннан берничә кешене җыеп, аларга түбәндәге сорауларны биргән:
-Әй,
авыл халкы, тегендә бер тау бар, аны күрәсезме?- дигән.
Авыл
халкы бертавыштан:
-Әйе,
күрәбез, дигәннәр. Динсез кеше дәвам иткән.
-Әй,
иптәшләр, тауның итәгендәге зур агачларны
,урманнарны да күрәсезме?
Авыл
халкы янә:
-Әйе,
күрәбез, - дигәннәр.
Динсез
кеше тагын сораган:
-Әй,кешеләр,
урман алдыннан агып яткан елганы да күрәсезме?
-Әйе,
күрәбез. Әнә тегендә агып ята бит,-
дигәннәр.
Бу
сораулардан соң динсез кеше әйткән:
-Боларны
сез барысы да бар булган өчен күрәсез.Әгәр
булмасалар, сез күрә алмас идегез. Менә сезгә соңгы соравым:
-Бардыр
һәм бердер дип ышанган Аллаһны да күрәсезме?
Авыл
халкы:
-Юк,
күрмибез,- дигәннәр.
Динсез
кеше бераз мәсхәрә итеп:
-Әй,
мескеннәр, күрә алмаган нәрсәгә ничек
ышанасыз?Әгәр Аллаһ булса, сез дә аны күрер
идегез, - дигән.
Бу
сүзләрдән соң кешеләр аптырап калганнар. Озак та
үтмәгән,зирәк кешеләрдән саналган бер авыл имамы бу динсез
кешегә:
-Әфәнде,
рөхсәт итсәгез , мин дә бер – ике сорау бирер идем, -
дигән.
Динсез
кеше :
-Ярый,
ярый, рәхим ит!Теләгәнеңне сора, – дигән.
Авыл
имамы:
-Авылдашлар,
бу кешенең киемнәрен күрәсезме?
Тегеләр:
_Әйе,
күрәбез, - дигәннәр.
-Бу
кешенең башындагы
түбәтәен дә күрәсезме?
-Әйе,
күрәбез. Башында бит.
-Бу
кешенең башындагы акылын да күрәсезме?
-Юк,
күрмибез.
-Димәк
ки,акылы юктыр, - дигән авыл имамы.-Әгәр акылы
булса,күрер идегез.
Акылы булса,Аллаһка ышаныр иде ,һәр җирдә
аллаһсызлыкка өндәп йөрмәс иде.
Абдурахман Каяа.