Аракы
эчү
Ислам динендә хәрәм кылынган вә Аллаһы Тәгалә тарафыннан катгый рәвештә тыелган нәрсәләрдән берсе – исертә торган эчкеләр эчү. Халык арасында аракы дип аталып йөртелә торган мондый
эчкеләрнең төрле – төрле исемнәре булырга
мөмкин. Исеменең нинди булуына карамастан, кешене исертә
торган һәрнәрсә Ислам динендә хәрәм
кылынган. Чөнки Пәйгамбәребез болай дигән: «Кешене
исертә торган һәрнәрсә хәрәмдер».
Аракы ничек хәрәм кылынган? Аның хәрәм
кылынуы өчен нинди сәбәпләр булган? Бу турыда котлы
китабыбыз «Коръән»дә вә Пәйгамбәребез
хәдисләренә мөрәҗәгать итик. Беренче
мәртәбә төшерелгән «Коръән» аятендә
Аллаһ болай боерды: «Хөрмә вә йөзем
агачларының җимешләреннән эчке вә
гүзәл ризык ясарсыз…»(Нади сүрәсе, аять 67).
Бу аять белән Аллаһы Тәгалә, төрле
җимешләрнең суын сыгып, алардан файдалы ризыклар вә
эчемлекләр ясарга өнди. Ләкин адәм баласы күп
кенә очракларда үзенә башка юл таба. Бу аять
төшерелгән вакытта аракы хәрәм кылынмаган иде.
Шуның өчен дә, хөрмә вә
йөземнән эчкеләр ясап, аларга исертә торган нәрсәләр
катыштырып, кешеләр дин ягыннан дөрес дип саналмаган исерткеч
эчемлекләр ясый торган булганнар. Бу хәл
Пәйгамбәребезне вә кайбер мөселманнарны уйга салган.
Хиҗрәттән соң бу хәл Мәдинәдә
дә дәвам иткән. Кешеләр эчке эчкәннәр.
Пәйгамбәребез дә аларга бернәрсә әйтми
торган булган. Беркөнне Пәйгамбәребезгә
Хәзрәти Гомәр вә Муаз бин Җәбәл
исемле иптәшләре болай дигәннәр: «Әй,
Аллаһның илчесе, аракы турында безгә юл күрсәт.
Исерткеч, кешене исертеп, акылны баштан ала».
Бераз вакыттан соң, Хиҗрәтнең 4 нче елында
Шәүвәл аенда икенче аять төшерелде: «Әй,
Мөхәббәт (с.а.в.), синнән аракы вә отыш уены
турысында сорашырбыз. Син бу сораучыларга әйт: «Боларда зур
гөнаһлар һәм дә кешеләр өчен кайбер
файдалар бар. Ләкин гөнаһы файдасыннан зуррактыр…»(Баккара
сүрәсе, аять 219).
Бу кешеләрне аракыдан тыючы беренче аять булган. Шушы аять
төшерелгәч, кайбер мөселманнар, гөнаһы
файдасыннан күбрәк дип, аракы эчүне ташлаганнар. Бераздан
соң Пәйгамбәребезнең иптәшләреннән
Абдуррахман бин Авф бер мәҗлес җыйган.
Θстәлгә аракы да куелган. Кунаклар шактый гына
исергәннәр. Шул хәллләрендә ахшам намазын укырга
керешкәннәр. Имам булган кеше исереклек белән «Кафирин»
сүрәсендә саташкан. Бу вакыйгадан соң яңа аять
төшерелгән. Анда шушы рәвешчә боерылган: «Әй,
мөэминнәр, ни әйткәнегезне белмәгән
кадәр исерек булган хәлдә намаз укымагыз…»(Ниса
сүрәсе, аять 43). Аллаһы Тәгалә
мөселманнарга бу аятьләрне төшереп, аракы эчүнең
дөрес эш түгеллеген белдерткән. Бу икенче аятьтән
соң да бик күп мөселман аракы эчүен ташлаган.
«Коръән» белгечләренең әйтүенчә,
аракыны катгый рәвештә тыйган соңгы аять
Хиҗрәтнең 5 нче яисә 6 нчы елында
төшерелгән. Бу аятьнең төшерелүенә мондый
вакыйга сәбәп булган.
Мәдинәле мөселманнардан Атбан бин Малик бер
мәҗлес җыйган. Бу мәҗлескә
мәдинәле (боларга әнзар диләр һәм мәккәле
мөселманнар (боларга мөхаҗир диләр) чакырылган.
Бергәләшеп ашарга утырганнар, табынга исерткеч тә куелган.
Ашлар ашалганнан, эчкеләр эчелгәннән соң кунаклар исергәннәр.
Бу хәлдә мәккәле мөселманнардан Сад бин Әби
Ваккас бер шигырь укыган. Үзен һәм үзенең
кәвемен бик мактап, мәдинәле мөселманнарны кимсетеп
алган. Бу хәлгә бик ачуы килгән мәдинәле
мөселманнардан берсе, табыннан торып, ашалган дөянең бер
сөяге белән Сад бин Әби Ваккасның башын яралаган. Шул
вакытта Сад бин Әби Ваккас, Пәйгамбәребезгә килеп, бу
кешегә шикаять иткән. Менә шушы вакыйгадан соң
соңгы аять төшерелгән вә ислам динендә
исерткечләр дә хәрәм кылынган.
«Әй, мөэминнәр, аракы эчү, отыш уйнау,
гыйбадәт өчен куелган потлар, отыш уены өчен ясалган уклар –
шайтанның гамәлләреннән булган пычрак эшләрдер.
Алардан сакланыгыз. Дөнья вә ахирәт сәгатенә,
бәхетенә ирешегез». (Маидә сүрәсе, аять 90).
Бу аять белән аракы хәрәм кылынганнан соң
Пәйгамбәребез мөнадиләр (караны белдерүчеләр) белән
мәсьәләне халыкка хәбәр иткән. Моннан
соң, эчә торган кешеләрнең барысы да аракы эчүне
ташлаганнар. Θйләрендә булганаракыларны урамнарга
түккәннәр. Ислам тарихчылары язганча, әдинә
урамнарында аракы су шикелле аккан. Пәйгамбәребез ул вакытта шулай
дип боерган: «Кешене исертә торган
һәрнәрсәдән сезне тыямын.күп булса да. аз
булса да, кешене исертә торган нәрсәләр
хәрәмдер».
Моннан тыш Пәйгамбәребез бер хәдисендә болай
дигән: «Аракы – бөтен усаллыкларның анасыдыр». Ягъни,
Пәйгамбәребез әткәнчә, һәртөрле
усаллык вә начарлык аракыдан туа. Чыннан да дөньяда эшләнгән
бик күп явызлык вә усаллыклар исерек кешеләр тарафыннан
эшләнә. Юл казалары, янгыннар, кеше үтерүләр,
һәртөрле ямьсез бәхәсләр,
җәнҗаллар, орышлар вә әхлаксызлыкларның
күбесе исерек кешеләр тарафыннан эшләнә.
Абдурахман Каяа