|
Әстерханның Каф таулары Борын-борынгыдан бирле татар туганнарыбыз яшәгән Әстерхан якларына барып кайтырга күптәннән хыяллана идем инде. Һәм, ниһаять, нәкъ Әстерханга иҗади сәяхәткә юл тоттым. Бердәнбер максатым — Идел елгасының тармакланып киткән тамагында урнашкан шәһәрдә яшәүче милләттәшләребез белән иҗади элемтәгә кереп, андагы татар мохитен күзаллау иде. Шунысы кызык булды, ерак юлга чыгып киткәндә минем блокнотымда Әстерханда барып керерлек бер адрес та юк иде: андагы газета, радио редакцияләренең телефоннары алмашыну сәбәпле, җавап бирмәделәр, ә алар урнашкан урам исемнәре безгә билгесез... Шуңа карамастан, романтика җиле вә журналист бурычы мине алга әйдәде. Шул мәлне миңа олуг әдибебез Габдулла Тукайның да 1911 елда шушы вакыттарак (23 апрель — 6 июньнәрдә) Казаннан Әстерханга сәфәр итүе искә төште. Тик ул пароходта Идел буйлап аска таба йөзгән, ә мин исә "Мерседес" автобусында юлга чыктым.
Шулай итеп, 14 июнь көнне "Чаллы-яр — Волгоград" рейсына утырып, мин җомга кич сәфәр башладым. Егерме җиде сәгать дәвамында автобус креслосында утырып барганнан соң, юлны "Волгоград — Әстерхан" поездында дәвам итәргә язган булган икән. Ниһаять, ике ярым тәүлек юлдан соң, мин Россиянең иң көньягында урнашкан татарлар өлкәсенә барып төштем. Бу изге җиргә басу бәхете янында әүвәлге юлдагы көтелмәгән күңелсез маҗаралар, милиционерларның мине чечен боевигына охшатып, берничә мәртәбә тентүләре дә, татар булуыма мәсхәрәле сүзләр әйтүләре дә онытылып китте! Ә инде тимер юл вокзалы каршындагы киоскта "Идел" исемле татар газетасы сатылу үзе тагы бер яңа сөенеч булды.
Вокзал мәйданыннан такси тукталышына чыгуым белән үк, минем күз алдымда Әстерханның "Лотос" исемле өлкә телерадиокомпаниясе манарасы пәйда булды. Эйфельныкы кебек үк булмаса да, шактый озын вә зифа буйлы! Ун минутлап кына җәяү баргач, проходнойларына җиттем дә, телерадиокомпания рәисе Николай Васильевич Егоркин рөхсәте белән, территориягә уздым. Анда татар тапшырулары редакторы һәм алып баручысы — мөлаем йөзле, ачык күңелле Гөлфия ханым Вәлиева белән таныштым. Ул үзе юрт татарларыннан, Әстерханда туып үскән, 1994 елда Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаган икән. Татар тапшырулары редакторы булып инде унынчы елын эшли, атнага бер мәртәбә генә булса да, утыз минутлап вакытка телеэфирга чыга. "Радиотапшырулар да атна саен оештырыла, әмма, кызганычка каршы, аның өчен җаваплы булган Лена апабыз шушы арада гына мәрхүмә булды әле," — диде Гөлфия ханым. Бу хәбәрне ишеткәч, мин дә авырсынып киттем. Әйе, вакыт миһербансыз... Менә ул тагын безнең арабыздан яхшыларның да яхшысын, милләтебез өчен җанын-тәнен жәлләмичә эшләп йөргән зыялыны, татар дөньясында танылган Лена Гали кызы Кадыйрованы да кинәт алып киткән...
Лена ханым Татарстанның Апас районында туып үсә. Яшьлеге шашып чәчәк аткан елларны авырый башлый. Шуңа күрә, табиблар тәкъдиме буенча Әстерханга күчеп, шунда төпләнә. Туган якларын сагынуны басарга теләп, каланың Нариман районындагы бердәнбер татар халык театрын эзләп таба. Саф татарча сөйләшү, театрга гашыйклыгы, актер талантына ия булуы аңа иҗат юлына кереп китү мөмкинлеген ача. Еш кына өлкә һәм Казан газеталарына мәкаләләр яза, кешеләр белән күп аралаша. Ул тукучы булып эшләп, 45 яшендә пенсиягә чыга һәм шуннан соң татар мәдәниятын үстерүгә өлеш кертү хыялы белән генә йөри башлый. Озак еллар Наримандагы мәдәният йорты директоры булып эшли. Ә инде Әстерханда "Дуслык" дип аталган өлкә татар милли-мәдәни җәмгыяте оешып киткәч, ул 1984 елдан бирле бик җаваплы, үзенең рухи омтылышларына тәңгәл килгән зур эш алып бара — татар телендә атналык "Туган тел" радиотапшырулар редакторы һәм алып баручысы була. "Дуслык" җәмгыяте каршындагы "Ялкын" татар җыры ансамблендә актив катнаша, берара аның җитәкчесе дә була. Шул ук вакытта ул мәктәп балаларын татар теленә өйрәтә, укытучыларның белемен камилләштерү курсларында лекцияләр укый...
Әйе, менә инде унике елдан артык Әстерхан татарларын берләштереп, алар-га өмет-илһам биреп, өлкәнең мәдәни вә сәяси тормышында зур абруйга ирешкән "Дуслык" милли-мәдәни җәмгыяте эшләп килә. Дөрестән дә, исеме җисеменә туры килә: Әстерхан татарлары да халыкны исәпкә алу алдыннан үз сафларын тәр-типләштерергә тырышалар. Чөнки эле монда да татар халкы өчен чир булган бүленү бизгәге бар икән. Болай булса, әстерхан татарларының юрт, кундыру, ногай татарларына бүленү куркынычы бар. Шулай ук анда казан, пенза, себер, кы-рым татарлары һәм әстерхан мишәрләре дә бар бит әле... Менә нинди үзенчәлекле "этно-диалектологик" букет!.. Әмма "...бүленгәнне бүре ашар" дигән мәкальне онытып бетермәгән, сәяси яктан айнык кардәшләребез күбрәктер дип ышанасы килә. Менә шушы көннәрдә "Дуслык" җәмгыяте әгъзалары төрле авылларда йөреп, халыкны бердәмлеккә өндәп, очрашулар оештырып йөриләр.
Менә инде ничә еллар дәвамында "Дуслык"ның җитәкчесе булып Әнвәр Ибраһим улы Алмаев тора. Эшне, 33 әгьзадан торган өлкә Советы оештырып, төпле план буенча алып бара. Быелгы план, мәсәлән, 53 пункттан тора һәм анда нинди генә чаралар уздыру каралмаган! Корбан, Нәүрүз, Ураза бәйрәмнәрен оештырудан башлап, язучыларыбыз Каюм Насыйри, Заһир Бигиев, Шәриф Камал, Хөсәен Ямашев, Җамал Вәлиди, Мирхәйдәр Фәйзи, Хәсән Туфан иҗатларына багышланган кичәләр уздыруга кадәр. Хәтта Т.Сармульдиевның музыкаль җыентыгын һәм Р.Җәббаровның шигырьләр китабын нәшер итү дә күздә тотыла. Менә әле мин Әстерханга килеп төшкән көнне дә "Дуслык" җәмгыятенең Сабантуй бәйрәмен уздыруга багышланган Кече Совет утырышы булды. Рәшит Габрахман улы Потеев милли бәйрәмебезнең биш мәйданчыкта үтәчәген, анда гала-концерт, спорт уеннары, "Уйна, гармун!" бәйгесе һәм башка кызыклы чаралар күрелүен сөйләде. Венера Измаил кызы Яваева булачак бәйрәмнең сценариен укыды, анда яңгыраячак "Мирас", "Ялкын", "Яшьлек", "Нур", "Авылдашлар", "Ак чәчәкләр" фольклор ансамбльләре репертуарлары белән таныштырды.
Сабантуйда казакъ, үзбәк, немец, чечен, әрмән, төрек җәмгыятьләре дә катнашачагын әйтте. Шул ук җыелышта күренекле татар шагыйрәсе Газизә Баһаутдин кызы Самитованың (1862—1929) быелгы сентябрьдә Ташлыяр авылында узачак 140 еллык юбилеена хәзерлек барышы каралды. Шунысы сөенечле — бу мәшһүр шагыйрәгә ике катлы йортта мемориаль музей ачылачак икән.
Үзләрен ногай диеп йөртүче әстерхан татарлары
өчен шундый ук зур шәхесләрнең берсе — күренекле галим вә мәгьрифәтче Абдул-Хәмид Шаршенбай улы
Джанибеков көннәре традицион бәйрәмгә әверелгән. Ул ел саен март башында "Берлек" ("Бирлик")
җәмгыяте, шәһәрнең Совет районы хакимияте, өлкә фәнни-методик үзәге, мәдәният департаменты
тырышлыгы белән Тияк бистәсенең хәзерге Джанибеков урамында аның туган йорты каршында митинг белән башлана. Быел
бу әдәби бәйрәмдә А.Джанибековның кызы София ханым да катнашкан. Бәйрәмгә килгән халык яр буенда
һәйкәл төзеләсе урынга (вакытлыча таш куелган) чәчәк бәйләмнәре куйган. Аннан соң тантана Совет
районының актлар залында "Әстерханда XIX—XX гасырларда милли-демократик мәгърифәтчелек" дигән фәнни-гамәли
конференция формасында дәвам иткән. Конференциядәге чыгышларда шулай ук безнең татар халкыбызның бердәмлеге
турында борчылу сизелеп тора. Аларның текстларында бүгенге милләтебезнең тотрыксыз халәте ярылып ята. "Нигә
алай соң?" дисәгез, әстерхан татарларының тарихын күзаллап чыгыйк. Кемнәр соң алар — әстерхан татарлары? Тарихка сәяхәт Тарихчылар фикере буенча, XIII гасырда күчмә халыкларның үзара кушылуы һәм XV—XVI гасырларда бу процессның төгәлләнүе Түбән Иделдә яңа бер этнос — әстерхан татарларын тудырган. Бу этноста күзәтелгән антропологик билгеләр — монголлык һәм ауропалык чалымнары Алтын Урда халкына ук хас булган. Ә инде бүгенге әстерхан татарларының антропологик тибы, нигездә, XV гасырда оеша: аның формалашуында болгар, кыпчак, монголларның төркиләшкән ырулары (найман, мангыт, кәрәитләр) катнашкан. Алабуга галиме Леонид Арсланов татар-карагачларны кайчандыр Алтын Урда составына кергән татар кабиләләренең вәкилләре дип саный. Мөгаен, Урда таралгач, алар күп еллар калмык йогынтысында яшәгәннән соң казан татарларының мәдәни-сәяси йогынтысына эләгеп, тулысынча формалашкан. Рус тарихчысы В.Трофимов күзәтүләре буенча, аларны әдәбиятта кундырау татарлары, ә рәсми Россия актларында, документларында "подводный татарлар" дип тә атаганнар. Шуны да искәртергә кирәк: "татар" сүзе, академик Ә.Кәримуллин фикеренчә, халыкның төркилеген белдерүче этноним буларак та еш кулланылган. Димәк, әстерхан татарлары — әстерхан төркиләре дигәнгә дә тәңгәл килә.
Әйе, татарлар, халык буларак, шушы исем-этнонимны Түбән Идел кавемендә Урта Иделгә Караганда алданрак алып, этнос буларак та алданрак барлыкка килгән дип әйтергә дә нигез бар. "Кундырау татарлары" дигән этнонимга килсәк, аны әстерхан татарларына карата шактый күп галимнәр (В.Татищев, П.Бутков, В.Пятницкий, И.Георги һәм башкалар) куллана, әмма "кундырау" сүзенең "кун" тамыры куначак, ягьни төн кунучыны аңлата, ә "кундырау" төшенчәсе күчеп килеп утыручы дигән мәгьнәгә ия. Димәк, бу этноним халыкның бары тик (күчеп, кунып) яшәү рәвешен аңлата. Ә инде "карагач" этнонимына килсәк, аның кушамат кына булуын әстерханлылар яхшы белә. Бу сүз "кисәү агачын" яки "качкын"ны аңлата. "Ногай татары" дигән этноним җитдирәк һәм катлаулырак тарихка ия. Аны күп галимнәр, сәясәтчеләр, тарихчылар куллана. Ул XIII—XIV гасырларда ук Ногай олысына кергән халыкны билгеләү өчен (этнотерриториаль термин буларак) кертелгән. 1782 елдан башлап халык санын исәпкә алуларда "ногай татарлары" фәкать татар халкы итеп языла һәм санала, тик 1989 елда гына дүрт мең тирәсе кеше, "адашып", үзен аерым графага "ногай" дип язган иде, әмма моның өчен Россия хөкүмәте аларга бернинди абруйлык та, ташламалар да бирмәде, тик татар халкының саны гына дүрт мең кешегә кимрәк булып күрсәтелде... Быел да "Берлек" җәмгыяте рәисе Р.Джуманов әүвәлге дәресне хәтерендә тотып, инде тагын да бу ялгышлык кабатланмасын иде! Әйе, катлаулы уйланулар тудыра бу хәлләр:
Ногай-карагачлы икән Бу уңайдан кабат даһи Тукаебыз искә төшә. Ул бит 1911 елда мондагы халык арасында Татар, Калмык базарларында, "Идел" газетасы редакциясендә, Кремльдә булган, Хаҗитархан каласы урынын карап йөргән. Мин дә шул ук истәлекле җирләрдә йөреп, бөек әдибебезнең ямансу йөзен күргәндәй булдым:
Хөррият Илен сагынып Габдулла Тукай, әлбәттә, әстерхан татарлары өчен изге урын булган "Яшел мәчет"тә дә булмыйча калмагандыр. Ул мәчетнең имам-хатибы булып Октябрь революциясенә кадәрге елларда күренекле галим вә мәгьрифәтче Габдрахман Гомәри торган. Аның күп санлы дәреслек, тарихи китап, кулъязмасы билгеле. Әйе, дин мәсьәләсенә килсәк, хәзерге заманда аның абруе да, роле дә үсә бара. Дөрес, бу процесс дин әһелләренә дә турыдан-туры бәйле. Бүгенге көндә Әстерхан өлкә мөселманнар идарәсе башлыгы — мөфти Назымбәк хәзрәт Ильязов үзенең максатын халыклар дуслыгын ныгытуга юнәлтеп бик дөрес эшли. Һәлакәтле 1917 елга кадәр Әстерхан өлкәсендә 149 мәчет эшләгән булса, бүген алар 54, шул исәптән дүрт яңа мәчет калада эшли. Шулай да, Әстерханның нәкъ түрендә чиркәүләр генә ялтырап тора әле, Кремль эчендә дә элекке мәчет манараларында һаман тәреләр горурланып, христиан диненә дан җырлыйлар.
Әстерханның җан-түрендә Дөрес, бихисап кирәкле эшләр башкарыла. Менә, мәсәлән, "Дуслык" җәмгыяте Советы һәм Назымбәк хәзрәт тырышлыгы белән ел саен изге Болгар шәһәренә хаҗ-сәяхәт оештырыла: бу эштә "Астраханьгазпром" җитәкчелеге транспорт бүлеп биреп (ике автобус һәм бер җиңел машина) зур ярдәм итә. Мәчетләрне җирле хакимият булышлыгы белән халык үзе сала. Менә Канка мәчетен генә алыйк. Башта аның нигезен салырлык хәйрия акчасын авылдан-авылга, йорттан-йортка йөреп, Сөембикә апа Досаева җыеп йөргән. Инде мәчеткә нигез салгач, башка кешеләр дә изге төзелешкә актив кушылып киткәннәр. Менә шулай тагы бер изге урын — гыйбадәтханә үсеп чыкты. Бу тарафтан Әстерханның күренекле шәхесе — зыялы ханым, остабикә, шагыйрә — Әстерхан Сөембикәсе турында да берничә сүз әйтеп китми ярамас. Үзенең туган ягын өзелеп сөюче Сөембикә апа Габбас кызы Досаева авыр вә зур тормыш юлын кызыклы, горур, гадел уза. Ул 1932 елның 8 мартында Канга (Старая Кучергановка) авылында туа. Бала чактан ук эшчәнлеге, белемгә омтылышы белән яшьтәшләре арасында аерылып тора. Кызганычка каршы, сугыш еллары авырлыгын татырга мәҗбүр булган кыз, дүрт сыйныфны төгәлләү белән үк, тормыш арбасына җигелеп, колхозда эшли башлый. Тырышлыгы өчен берничә медаль һәм күптөрле Грамоталар белән бүләкләнә. Бу апаның исеме дә очраклы гына кушылган исем түгел. Аның әтисе "Олы Габбас" дип даны таралган, көрәш буенча Әстерханның батыры, күренекле шәхес булган. Ул шулай ук Әстерханда 1928 елның җәендә Һади Такташны каршы алып, кунак иткән кеше дә! Шагыйрь аның исемен үзенең юлъязмаларында тарихка (3 томлыкның өченче томында) Аббас Измайлов дип язып калдырган. Әйе, олуг хөрмәт йөзеннән, бу апаны Әстерхан Сөембикәсе дип йөртәләр. Милли ядкаребез Сөембикә-ханбикәбез күңеледәй, аның күңеле дә моңга, җырга тулы. Шигъри сүзләре җанга кагыла торган булганга күрә, аның моңнары инде халык җырларына да әверелә баралар. 2000 елны "Дуслык" җәмгыяте Әстерханның үзендә Әстерхан Сөембикәсенең "Җан авазы" исемле беренче китабын чыгарды. Шагыйрәнең күңел чыңнары тупланган 138 битле җыентыкта менә мондый юллар да бар:
Яшә, татар, көчле Җәлил сыман, Әлбәттә, бу күркәм шигырь башта Әстерханның өлкә татар газетасында дөнья күргән. Әстерханлыларның зыялыларны берләштерүче, татарларның үзаңын үстерүче, халыкны алга әйдәүче "Идел"енә быел инде 95 яшь тулды. Ул 1907 елны күренекле мәгьрифәтче Габдрахман Гомәри тырышлыгы белән чыгарыла башлаган. Хәзерге көндә аның редакторы Әлфия ханым Дулатова һәм җаваплы сәркатибе Гөлнара ханым Идиатуллина. Газета 4—6 битле булып, атнага бер тапкыр нәшер ителә. Укучылар бик җылы кабул итеп алалар, хәбәрчеләре да йөздән артык икән. Бу басма әстерхан халкы өчен татар дөньясына бердәнбер нурлы тәрәзә кебек: аның битләрендә сәяси-мәдәни яңалыклар да, тарихи язмалар да, әдәби әсәрләр дә, балалар өчен сәхифә дә бар. Гомумән, бу универсаль басмасыз Түбән Идел татарларының яшәешен күз алдына китерү бик кыен. Редакциядә эшләүчеләрнең, анда килеп
китүчеләрнең иң борчулы темасы, бездәге кебек, һаман татар халкыбызның, теле-әдәбиятының киләчәге
турында инде. Менә Әлфия ханым көрсенеп куйды да: "Милли-мәдәни автономия турында закон чыккач, бераз
өметләнеп киткән идек тә, бу закон татар балаларына, кайда яшәсә дә, үз телендә белем алу мөмкинлеген
бирмәде. Кая инде ул тигезлек?! Урыс балалары кайда гына яшәсә дә, дәүләт акчасына (без түләгән налоглар
да бит анда) ачылган урыс мәктәбендә рәхәтләнеп укый, ә чиксез-кырыйсыз Россия дәүләтенә сибелгән
татар балалары бу хокуктан мәхрүм бит..." — диде саубуллашу мизгелләрендә. Әйе, шулай шул, әмма барыбер өмет
белән яшик әле, кардәшләр, киләчәккә ышаныч белән! Татарның таркалуына юл куймыйча. Тарихи-географик белешмә "Татарский энциклопедический словарь" (Казань 1999) һәм "Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона" (Санкт-Петербург, 1890) мәгълүмәматлары буенча, Әстерхан өлкәсе 44,1 мең квадрат километр мәйдан били. Халкы 1 миллион 6,6 мең кеше исәпл әнгән өлкәдә кырыктан артык милләт вәкиле яши . Анда төрле гасырларда скифлар, һуннар, хәзәрләр, болгарлар һәм башка халыклар гомер итеп, бу территория Төрек вә Хазар каһанлыклары, Алтын урда, Ногай Урдасы, Әстерхан ханлыгы составына кергән. Әстерхан патшалыгы буларак, бу җирләр 1460 еллардан башлап билгеле. 1554 елда кенәз Шемякин үз гаскәрләре белән Әстерханны яулап алып тәхеткә аннан куылган Дербыш ханны утырта, әмма 1557 елда Явыз Иван гаскәрләре Әстерхан патшалыгын рәсми рәвештә Мәскәу д әүләтенә куша. 1708 елда ул Казан губернасы составына керә, әмма 1717 елдан башлап Әстерхан инде үзе яңа губерна үзәгенә әверелеп китә. Унҗиденче гасырда шәһәрдә Казан татарлары бистәсе барлыкка килә. 1989 елда Әстерхан өлкәсендә 71,6 мең татар яши [Хәзер 80 мең ..Sarı Bulğar] ( шуның ярты өлеше — шәһәрдә ). Алар Нариман һәм Идел буе районнарында, 3 татар һәм 21 катнаш авылда күпләп яши. Сан буенча татарлар, рус һәм казакълардан соң өченче урында торып, шәһәрдә 18 процент, ә гомуми өлкәдә 7,2 процент тәшкил итә. 1987 елдан Әстерхан өлкәсенең 24 мәктәбендә татар теле укытыла, ә Әстерхан педагогия училищесында татар бүлеге эшли. Шәһәрдә биш югары уку йорты (Дәүләт техник университеты, Медицина академиясе, Дәүләт педагогия институты, Саратов юридик институты филиалы, Рыбный институт), шулай ук ике театр (рус һәм татар) белән дәүләт консерваториясе, картиналар галереясы һәм биш дәүләт музее бар. Мансур САФИН. |
|