Мин      яратам

 

Мин яратам яшел аланнарда Ромашкалар чәчәк атканын. Җәй аенда кошлар сайраганын, Алсу таңның сызылып атканын.

Мин яратам суда балыкларның Парлы аккошларның йөзүен. Зәңгәр күктә саубуллашкан сыман, Кыр казларның тезелеп узуын.

Мин яратам аяз тыныч көндә Эре яңгырларның шаулап яуганын. Яңгырлардан соң кире аязланып, Яфраклардан алмаз тамганын.

Мин яратам яңа гына чапкан Яшел печәннәрнең исләрен. Төрле   матур чәчәкләрне чайкап, Сәрен генә җилләр искәнен.

Мин яратам бөдрә моңлы талның Суга карап иелеп үскәнен. Тыныч кына сулар дулкынында, Төрле-төрле кошлар йөзгәнен.

Мин   яратам аккан суга карап Үткән гомеремне уйларга. Иркен сулап тирәкләргә карап, Серләремне көйләп җырларга.

1992 ел

 

 

 

Яшьлегем чәчәкләре

 

 

Ямьле җирдә үсә гөлләр Күзем тала карасам. Хуш исле булган гөлләрнең Чәчәкләрен яратам.

Аланнарда матур гөлләр Чайкала сәрен җилдә. Гөлләр булып хисләр сибеп, Тибрәлер идем мин дә.

Исле гөлләр исләренә Дәртләнә күңелләрем. Гөлләрдән дә матурырак Яшьлегем^ гомерләрем.

Чәчәкләргә бик сокланап Өзеп аласым килми. Өзелгән чәчәктәй булып, Шиңеп каласым килми.

Нигә чәчәкләрне өзәргә Матур булып үскәндә. Яшь чакларым искә төшә, Чәчәкләрне өзгәндә.

 

Мин яратам чиксез

 

Исемнәреңне кабатлыйм Үтсә дә гомерем синсез. Күз алдымнан .югалтамыйм, Яратам сине чиксез.

Син бит минем карлыгачым, Син синем сандугачым, Син бит минем лотос гөлем -Гел синдә иде күңелем.

Сагынам сине һәрвакытта Сагынам иртә, кичен дә. Әллә өзелеп сөйгәнгәме, Күрмим никтер төшемдә?

Рәсемнәрең күзалдында Нурлы йөзең уемда.

Тәмле исең сеңеп калды, Әз ятсам да куеныңда.

Моңлы кошны, матур гөлне, Сиңа охшатыр идем. Иренем белән тәмле исен, Чәчеп уятыр идем.

Мәхәббәтем һич сүрелми Ничек яшәрмен синсез? Томан көн дә миңа нурлы, Яраткач сине чиксез.

 

 

Беренче мәхәббәт

 

Ут кабыздың минем күңелемә Иң беренче булып урнаштың. Әйткән сүзләреңне, язган хатларыңны, Истән чыгармаска тырыштым.

Хатлар эченә салган чәчәкләрең Исләремдә тотам әле дә. Өзелеп сөям дип әйттең, Ташламам дип нинди хәлдә дә.

Танышканнан алып сине көттем Иркәм килер дип артымнан. Сине көтеп ут эчендә яндым, Үтте еллар, еллар артыннан.

Сине армиядән кайтты дигәч, Күңелләрем тулды шатлыктан. Син яшь әле , бераз үсә төш дип, Китеп бардың башка артыннан.

Шундый сүздән минем йөрәгемдә Салкын бозлар кереп ватылды. Хурлыгымнан яшерен күз яшь түктем, Күптән инде бары да онытылды.

Синең тормыш белән минем тормыш Ошаштылар бит бер - берсенә. Мин кичергән сөю ялкыннары, Картайганда кабынган сиңа.

Мин беләмен, мине яратасын Очрашканда телсез каласын. Сүзләр белән генә түгел, күзләр белән, Ялгышыңа үкенеп аласын.

1952 ел

Исемдә шул, әле дә исемдә

 

Беренче кат күреп елмаюдан Мәхәббәт үрелде үземдә. Яратамын, сине бик яратам, Диеп әйтүләрең әле дә исемдә. Исемдә шул, әле дә исемдә.

Әллә иркәм артык яратканга, Күрәм бик еш сине төшемдә. Ак аяклы, кызгылт ат өстеннән, Сикереп төшүләрең исемдә. Исемдә шул, әле дә исемдә.

Аланнарда чапкан печәннәрең, Сары, кызыл чәчәк эчендә. Алсу, зәңгәр матур чәчәкләрне, Җыеп биргәннәрең исемдә. Исемдә шул, әле дә исемдә.

Биешкәндә матур сызгыруың Ферма күперенең өстендә. Моңлы көең белән җырлауларың, Мәңгелеккә калды исемдә. Исемдә шул, әле дә исемдә.

Белмим иркәм ничек түзәргә?

Урман буйларында куе, яшел Матур булып үскән үләннәр. Сагынуымны алар белгән төсле, Миңа карап башлар игәннәр.

Урман буйларында ак каеннар Бөдрәләнә җиләс җилләрдә. Күңелем һаман синең белән бергә, Яшәсәм дә ерак җирләрдә.

Сагынганда барам урманнарга Ак каенга серем сөйләргә. Күрешү шатлыгына кадәр, Белмим иркәм ничек түзәргә?

 

Белсәм әгәр син киләчәкне

 

Барсаң иде куе урманнарга, Саф һавасын иркен йотарга. Алан гөлнең матур чәчәкләрен, Күкрәгемә алып кочарга.

Аланнарга чыксам хәйран булам Рәнҗим чәчәкләргә басарга. Күбәләктәй булып иснәр идем, Юк канатым минем очарга.

Чәчәкләргә карап күз талдырам Сандугачлар моңын тыңларга. Сандугачтай булып чәчәкләрдә сайрап, Аңа моңым кушып җырларга.

Аланнарда гөлләр арасыннан Эзләдем мин зәңгәр чәчәкне. Урманнарга көн дә барыр идем, Белсәм әгәр син киләчәкне.

1992 ел

 

Сөям сине әле дә

 

Тукталмый көн, сәгать тукталса да, Күңел эзли каршы юлларны. Мәхәббәт тә сүнми, көннәр кебек, Хәтерләтә ямьле уйларны.

Сине сөям бәлки аңлыйсыңдыр Сүз әйтәалмыйм, карап елмаям. Күңелем ялкынлана сине күрсәм, Утлы чәчәгендә мин янам.

Ай җемелди тонык матур кичтә Әллә айныңдамы моңы бар? Яшь чагымнан бирле сөям сине, Белдерүе соңдыр, гомер тар.

 

 

Сагыш

 

Күзеңнең карашларында Сагыш ялкынын күрәм. Мин дә шул ялкында янып, Мәхәббәт серен беләм.

 

 

Мансурым

 

Эх Мансурым, Мансурым,

Син идең бит күз нурым.

Егерме ел күрмәсәм дә,

Гел синдә минем уем.

12 май, 1994 ел

 

 

Шулдыр инде чын ярату

 

Шулдыр инде безнең яратулар Елмаябыз каршы килгәндә, Әллә мәхәббәтне аңламыйбыз, Тел югала йөрәк типкәндә.

Без бит синең белән бер класста Бер партада утыра идек. Бергә шаярышып, уйнап көлеп, Аерылмаска куллар да бирдек.

Шаярыпмы, әллә яратыпмы Чәч очыннан тарткалый идең. Күңелем төймәләнеп чәчәк ата, Шиңмәс гөлем минем син, диден.

 

 

Сагынам сине, бик сагынам

 

Сагынам сине, бик сагынам Их, бер күрәсем килә. Иркәләп, чәчеңнән сыйпап, Кочып үбәсем килә.

Сагынам сине, бик сагынам Сагынам олыгайсам да. Күңелләремнән чыкмыйсың, Кайда гына барсам да.

Сагынам сине, бик сагынам, Томанланган сыйфатың. Кара тюльпаннар каплаган, Моңлы сагышның таңын.

Сагынам сине, бик сагынам Югалттым өметемне. Ничә еллар эзләсәм дә, Тапмыйм синең кебекне.

30 декабрь , 1996 ел

 

Тулы ай яктысында

 

Тулы айның яктысында Кар бәрешеп уйнадык, Аккошлардай, ап-ак булып, Шаярышып туймадык.

Безнең шатлык белән бергә Сөенәләр ак карлар. Тыныч һавада моңланып, Кайтаваз булсын җырлар.

Уйнап, көлеп кар бәрештек Тулы ай яктысында, Кабатларга калсын истә, Картлыкның баскычында.

Мамык төсле ап-ак карлар Шомарттылар юлларны. Бер-беребезне сагынганда, Җырларбыз шул җырларны.

3 январь, 1997 ел

Кире кайтса иде тагын да

 

Сагынганда карыйм тәрәзәгә Күңелем күрмәсме дип гәүдәңне. Истәлекне тынлык капласа да, Бозмам иркәм биргән вәгъдәмне.

Синең күзләр, каракыйгач кашлар Күзем йомсам әле дә елмая. Яшьлек хисе, мәхәббәтнең көче, Истән чыкмыйсың бит, син кая?

Ялгыз минутларда уйга батам Йөрәк ярсый, сине сагына. Куеныңа кочкан иркә чаклар, Кире кайтса иде тагын да.

 

[Вернуться]

 

 

 

Hosted by uCoz