Яшә татар

Яшә татар көчле Җәлил   сыман, Сөйләш татар булган телеңдә. Тарихың зур синең ил өстендә, Гыйлемлегең булсын гомергә.

Яшә татар мәңге гөрләп яшә, Туган илнең матур җирендә. Нәфис сүзләр, кешелекле хисләр, Балкып торсын синең йөзеңдә.

Яшә татар, сүнмәс рухың белән, Горурланып татар булуыңа. Көчәйт хуплап тугыры динебезне, Онытмыек ислам юлын да.

Рәсемдә Канга авылы мәчете

 

Казанга барыр идем

Татарстан башкаласын Тагып күрәсем килә. Сөембикә манарасын күреп, Әлхәм укыйсым килә.

Сөембикә манарасы Тора югары җирдә. Күрүләре мөмкин булыр, Тынычлык булса илдә -

Күңелем тулып, авыр булса, Шигырьләрем язып юанам. Башкалада данлы исемем бар; Сөембикә, шуңа куанам.

Казан кала, башкалабыз -Мөселманнар каласы. Иман, әдәп, тәүфиклыкны, Манарадан гыйбрәт   аласы.

Казан мәчетенә барып Аятләр укыр идем. Төрле теләкләрем теләп, Садака бирер идем.

1992 ел

 

 

Сөембикәдән Сөембикәгә

 

Сөембикә ханым Сылу булгансың. Манараңа лаек Исемең куйгансың.

Мананраң өстендә Аең ялтырый. Татар телендә, Исмең яңгырый.

Данлы бикә булдың Татар илендә. Мәңге яшәрсең, Татар телендә.

Сөембикә ханым, Рухың шат булсын. Милләттәшләр сиңа, Догалар кылсын.

Бөек ханбикәсе Татар халкының. Яшьли үк күргәнсең, Тәмугь ялкынын.

Ноябрь, 1995 ел

 

 

 

Сәлам сезгә Әстерханнан

Сәлам сезгә нурлы Әстерханнан, Кайнар сәлам авылым Кангадан. Бөек бәйрәм белән тәбрик итеп, Күп шатлыклар теләп яңадан.

Башкалабыз безнең Казан дибез, Русия чигендә торсак та. Күңелләребездә, сез туганнар, Сездән бик еракта булсак та.

Үз милләтен хуплап татар сөя, Кан кардәшем ул минем дия. Сөембикәбезнең журналлары Сөенечле хәбәрләрен бирә.

Данлы исем йөртүе -Горурлы һәм сөенечле Гасырлардан килгән байлык, Татар милләтенә тиешле.

*"Сөембикә" журналының 70 еллык юбилее 1996 елның 23 сентябрендә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында үтте.

Бу шигыремне шул бәйрәмдә, зур залда укыдым.

 

Шагыйрь

Һәр шагыйрьнең бар юлында Кәгазь, каләм   кулында. Үлмәс хисләр, сүнмәс җырлар, Шагыйрьләрнең уенда.

Шагыйрь яза ни күргәнен, Илдә ниләр булганын. Кабат язып кире сыза, Жәлләми ул кулларын.

Шагыйрь башындагы уйлар Беркайчан да таралмый. Серле уе - матур сүздә, Ялан - ялган язалмый.

Шагыйрьләр яза төрлесен, Җыр, бәетен - һәммәсен. Кәгазьгә язып белдерә, Туган телнең тәмлесен.

 

 

Балаларга теләк

Тыныч дөньяда яшәгез, Милләтләр балалары. Сез бит безнең илебезнең, Алтын баганалары.

Сез күрмәгез сугышларны, Чернобыльне күрмәгез. Ачлык-юклык дигән сүзне, Ишетмәгез, белмәгез.

Төрле милләт бергә кул тотынып, Авызберлек белән яшәгез. Илебезгә тел дә тидермәгез Үзегез эшләп, үзегез ашагыз.

Илебезне сезгә тапшырабыз Тыныч булсын һәрчак һавалар. Табигатьнең ямьле, матурлыгын, Югалтмагыз яме, балалар.

1990 ел

 

Кол Галигә Бәет

760 еллар элек бөек шагыйрь-Мәрхәмәтле, изге кеше ул Кол Гали. Кол Галинең шигырьләрен көйгә салсаң, Ирексездән күзләреңнән яшь тәгәри. Егерме сигез пәйгәмбәрнең исмен Онытылмаслык язып барган күңленә.

Зифалыгын, матурлыгын, күркәмлеген Тиңләштергән нурлы кояшның йөзенә. Кол Гали ул һәрбер сүзен көйләп язган Кәгазь, кара, ак канатны кулга алган. Бәйнә - бәйнә тезештереп зур китапка, Пәйгәмбәрнең тормышын язып барган. Кол Галинең өстендәге ак чикмән Түбәтәе буйлап-буйлап, матур чиккән. Сакаллары ак хәтфәдәй йомшак, күркәм, Күңелеңдә хис калдыра, әгәр күрсәң. Кол Галинең яңа айдай куе кашы Озын керфек, эчкә баткан кара күзе. Җепкә энҗе тезгән төсле язган сүзе, Ай нурындай балкып тора нурлы йөзе. Кол Галинең "Кыйсса - Йосыф" китабында Кабатлана төрле җәннәт ашлары да. Һәм шулай ук якут, көмеш, энҗе, җәүһәр, Алтын таҗлар шаһ һәм ханнар башларында. Бөек шагыйрь күргән сыман ул хәлләрне Ышандырып язган булган хәбәрләрне. Зур ихласның мөмкинлекләрен белдереп, Уйландыра безнең кебек адәмнәрне.

Газизә Сәмитовага Беренче бәет*

Газизә апа! Сине туган көнең белән. Ерак юлдан килдек сиңа әләм белән. Исмең яңгырый Ташлыярда сәлам белән, Кабереңне бизәделәр һәйкәл белән. Ватаныбыз исемеңне онытмаган, Синең язган шигырьләрне җыеп алган. Туган телнең тәмлелеген, ямьлелеген, Газизә апайның каләме сызып барган. Әтиеңнең сүзен тыңлап туйлагансың, Унөчәр ел Ташлыярда булмагансың. Күргән кайгың, сагышларың, хәсрәтләрең, Төннәреңдә шигырь язып уйлагансың.

Биш балаңны бишектә син тибрәткәнсең, Йөрәгеңне сагыш белән тилмерткәнсең. Биш кайгыңны биш шатлыкка бүлдергәнсең, Чирләвеңне тик кәгазьдә белдергәнсең. Газизә ханым! Тыныч ят кабереңдә. Бу хөрмәтне күрәалмадың гомереңдә. Авылың өчен, халкың өчен шигыреңне, Бүләк итеп калдыргансың син бүгенгә.

1992 ел

*Шагыйрәнең 130 еллыгына багышлап, Татарстан ярдәме белән «Әстерханда Татар әдәбияты көннәре» узды. Бу бәет шагыйрәнең туган-авылында -Ташлыярда һәйкәл куелу хөрмәтенә язылды.

Газизә апага Икенче бәет

Туганнарча сагынып килдек Ташлыярга Газизә апа рухларын яңартырга. Фәрештәләр тәгъбир әйтеп кабатласын. Һәйкәлеңдә иман нуры канатлансын/ Ташлыярың яңгырасын исмең белән, Туган телдә даннар алсын кәгазь, каләм. Җилфердәсен югарыда яшел әләм, Саф йөрәктән һәммәгезгә кайнар сәлам. Газизә апа күркәм йөзле, кара күзле, Серләрең дә уйчанланган йолдыз төсле. Ак шәлеңдәй ак күңелең, ак юлларың, Изгелегең синең - ул сабыр уйларың. Ана каздай кочкансың син бәбкәләрең, Биш өлешкә бүлгәнсең син иркәләрең. Алтынчы өлеш иткәнсең Ташлыярны, Тик төшеңдә күргәнсеңдер шатлыкларны. Җиденчесе Газизә апай син үзең, Җидегән йолдызлардай якты синең йөзең

Кәгазь юлына тезелгән һәрбер сүзең, Тарих итеп калдыргансың каләм эзен. Газизә апа! Бездән сиңа изге теләк, Искә алып, әлхәм уку булсын күбрәк. Каберендә мохтаҗ булма догаларга, Милләттәшләрнең рәхмәтен кулланырга.

1994

КАЗАК КОМПОЗИТОРЫ

КУРМАН-ГАЗИГӘ

Бәет

Ерак юлдан килдек сезгә сәлам белән, Барчагызны тәбрикләргә бәйрәм белән. Һәрчак шулай Курман-Газиның көйләре Ана телендә яңгырасын үлән белән. Курман Газине хуплыйлар күп милләтләр, Казак, кыргыз, үзбәк, башкорт һәм татарлар. Аның серле, моң көйләрен яраталар, Көй серләрен күңелләргә тараталар. Исемең яңгырый казак, кыргыз телләрендә Фарыз булдык бәйрәмнәргә илләреңдә  Син бит бөек милләтләрнең горурлы даны, Көйләрең дә җәннәттәге кош моңнары. Домбра, комуз булган синең кулларыңда Төрле милләтнең көйләре уйларыңда. Күңелеңне моңнар белән юаткансың, Күп киртәләр булгандыр синең юлыңда. Сандугачтай сайраткансың комуз моңын Уяткансың иртәнге таңнарның нурын. Җемелдәгән   йолдызлардай домбра, кылың, Мөхтәсиб булган синең йөргән юлың. Курман - Газинең кабере якты булсын Җәннәттәге фәрештәләр кулын сузсын. Хур кызлары рухларын шат итсеннәр, Дөньяда да мәңгәлеккә ядь* итсеннәр. Ядь* -искә алу

 

Габдулла ТУКАЙГА Беренче бәет

Кушлавыч дигән авылда Тукай туа Сабый чактук әтисе үлеп ятим калган. Әнкәсе Сосна авылына кияүгә бара, Шәрифә әби Габдулланы асырап ала. Өченче яшь булган чакта Габдуллага Әнкәсе үз янына дип чакырып ала. Шатлыклы көн Габдуллада бик аз була,-Ел дигәндә әнкәсез дә, ятим кала. Мескен сабый, Сосна дигән авылдан Бабасы торган авылга озаталар. Ул авыл кечкенә булган, Өчиле дигән. Бабасында   ул җиденче тамак булган, Үги әби Габдулланы яратмаган, Ачтан туңып еласа да юатмаган. Авыллардан теләнеп кайтып ашатса да, Үги әби гаиләсенә ул сыймаган. Үги әби Габдулланы эткән-төрткән, Өйдән - өйгә кисәк сорарга өйрәткән. Чәчәк белән зәгифләнеп авырганда; Үлсәң бер тамак кимер иде - дип әйткән. Үги әби бабасына киңәш биргән; Габдулланы ямщик беләй озатыйк, - дигән. Ямщик   аны Казан шәһәренә илтеп, Печән базарында асрауга биргән. Габдулланың яңа әтисе - Мөхәммәтвәли, Ә Газизә - Габдуллага яңа әни. Тик ике ел Габдулла рәхәт яши, Әти - әни аллы - артлы авыра башлый. Бездән дә ятим калмасын дип алар, Габдулланы бабасына кире озаталар. Баба белән үги әби уйлашалар; Инде кая җибәрик, - диешәләр. Кырлай исемле авылдан Сәгъди дигән Алып киткән Габдулланы үз өенә. Яңа әтисе Габдулланы жәлләгәнгә, Уйнарга да кушкан аңа үз көенә.

Дүрт ел торгач, Габдуллага тула ун яшь, Укыган да, эшләгән дә тамак туйгач. Әтисе дә, әнисе дә канәгатьләнгән. Габдулланың тәртипле   булганын күргәч. Бер көннәрдә Уральск шәһәреннән Аны эзләп мосафир Бәдретдин килгән. Габдулланы ничә еллар үз апасы, Эзләп, менә сездә таптык, инде дигән. Әти - әни Бәдретдинне тиргәгәннәр, Кайда булган ул бай апасы, дигәннәр. Ә Бәдретдин замананың законнарын белгән, Закон белән Габдулланы алып киткән. Әти - әни Габдулланы озатып калган, Ат чанага Габдулла да утырып алган. Үз апасы шатлык белән каршы алган, Тукай шулай тук тормышта торып калган.

Апрель, 1995 ел

ТУКАЙГА

Икенче бәет

Туган телебезне мактап, Җилферди ап-ак каен. Я ходаем, Габдулланың Рухын шат кыл көн саен. Габдулла Тукай шигырен Укысаң моңландыра. "Фатыйма белән сандугач" Йөрәктә эз калдыра. "Куркак куян", "Таз", "Шүрәле" Булган Тукай уенда. Киңәш биргән ул шигырендә, "Шома тормыш юлында". Габдулла Тукай җырлары Мәңге йөрәктә яшәр. Туган телдә - матур телдә, Серләшер милләттәшләр. Әй туган тел, әй тәмле тел

Синдә оҗмах   ачкычы. Динебезне нурландырып, Дәртләндерүнең көче Әй туган тел, матур тел Сүнмә, нурланып яшә. Артык дөньяга тумасын Явыз Ивандай патша.

 

Муса ҖӘЛИЛГӘ

Беренче бәет

Төрмә ишеге алдына Сакчылар килеп тукталган. Тимер рәнҗеп сыкырагач Күңелең ярсып уянган. Йөрәгеңә ут кабынган, Тимер ишекне ачканда. Богауларың каушаганнар Ерткычлар килеп басканда. Күзең ачсаң, - кап - караңгы Салкын   төрмәнең эчендә. Җәфаларны күрдең өндә, Тик шатлыклар - төшеңдә. Җаныгызны алырга дип, Ерткыч җәллатлар да килгән. Шаһитлыктан оялып   кояш, Тау астына яшеренгән. Өстеңдә сызыклы кием Канлы   богау   кул - аякта. Бишенче булдың чиратта Җәзалатырга җәллатка. Үләннәр дә юешләнгән, Шаһитларның каннарыннан. Урман   томанга өйләнгән, Ерткычларның җәзасыннан.

14 февраль, 1993 ел

Җәлилгә

 Икенче бәет

Иөрәгәң ярсып уянган, Шыгырдап ишек ачканда. Богаулар да каушаганнар, Фашистлар каршы басканда. Чулпаныңның сагышлары Төшеңдә шатлыклар биргән. Фашистларның "ахтунг"лары Йөрәгеңә үтә кергән. Болытлар да яшеренгән Урман кара чалма кигән. Тирәкләр шаулаудан туктап, Шаһитларга башлар игән. Чират белән үлем җиткәч, Каныңның җылысы сизгән. Чулпан күз алдыңа килгән, Бәхил бул әткәем   дигән. Ай белән кояш сызланган, Ак болытлар да югалган. Мәңгелеккә унбер йолдыз, Сүнеп, җирдә ятып калган.

 

Дус әтием* Һади Такташка

 Бәет

Тыныч ят син кабереңдә, нурланып ят, Бөек шагыйрь - әтиемнең данлы дусты. Сиңа диеп догаларымны багышлыйм Нобельның алдынгы эшчесе кызы мин. Һади Такташ синең кунаклы юлыңда Кулъязмаларың хәзер минем кулымда. Шигырьләреңне укыгач канатландым,

Көннәр буе газиз әтиемне уйладым. Сезнең кебек - илнең бөек шагыйрьләрен Күрмәгәндер газиз әтием төшендә. Искә алгансың, иптәш Измайлов дип, Завод Ленинның алдынгы кешесен дә. Әзрәк барам мин дә сезнең юлыгыздан, Язам сезгә бәетләремне багышлап. Әтиемнең 30 яшьлек матур чагын, Тиңләшәм сезнең яшьлекләрне сагышлап. Авылыбызга да бөек язучыларны Кунакка алып килгәнсеңдер куанып. Уйламагансыңдыр 60 еллар үткәч, Кызым табар дип, китаплардан укып. Көймә белән безнең ярга туктагансыз, Зур сазаннар тотарбыз, дип уйлагансыз. Очрашуның яшьлек хисен дәвам итеп, Таң атканчы сөйләп - җырлап туймагансыз. Дуслык төсендә кичләрне үткәргәнсез, Рәхмәтегезне дусларга белдергәнсез. Сөембикә- ханбикәнең исемен Әтиемнең күңеленә иңдергәнсез, Мин дә сезгә рәхмәтләремне багышлыйм. Төяк, - Нариман районында яшим. Зур канаулар ярларында тора авылым, Көрәшче Измайловтан минем каным.

* Дус әтием (дус әнием) - әстерхан диалектенда, әтинең (әнинең), гаиләнең якын дусты.

8 январь, 1999 ел

Сәрия дусымның улы-Тимербулатов Иреккә

Бәет

Бир ходаем сабырлыклар, Шундый зур хәсрәт күрәм. Ләхетеңне җылытыр идем, Йөрәк ялкыны белән.

Ниләр генә уйлады икән, Өйдән чыккач күңелең? Тимер юлдан сәбәп булган, Синең кыска гомерең. Бер минутка да югалмый, Торасың күз алдымда. Җан тапшырган вакытыңда, Булмадым бит яныңда. Кайнар яшькә томаланып, Йөзеңне күрәалмадым. Төшемме, әллә өнемме? Аңыма килә алмадым. Ана өчен шатлык була, Бала таза үскәндә. Аналар үзен югалта, Бала үлесен күргәндә. Ник ходаем кыска итеп, Үлчәп бирдең гомерен? Миннән алып озайт идең, Шул баланың гомерен. Ананың йөрәк янганын, Беләмикән балалар? Йөрәк өзгеч хәсрәт күрә, Бала күмгән аналар.

1981 ел

Сәрия дустым!

Бу бәетне язганда шундый авыр мин дә  хәсрәтне мин дә күрермен дип уйламадым.

Ах йөрәгем яна, күздән яшьләр тама, Ручка яза алмый кулым да. Синең йөрәгеңне ярсу ясар өчен, Юк иде бит минем уемда.

 

 

Хәсрәтле дустың Сөембикә  Салих Сәйдәшевның 100 еллыгына

Бәет

Салих кала әтисеннән кече яшьтә, Җизнәсе белән апасының гаиләсендә. Җиде яшьтә чабыш атларының тавышы, Аңа моңлы көйләр булып ишетелә. Йоклаганда йокласа да, гармун дип ул саташа, Төрле моңнар туа ачың күңелендә. Җизнәсе әйткән нәзерен тизләп үти, Гармун сатып алып аңа бүләк итә. Гармунын алгач ул кулына уйный башлый, Әкрен генә үз көенә җырлый башлый. Җизнәсе аны Тукай янына алып бара, Ул чагында Салихка 13 яшь була. Тукайның үпкәсе авыру була, Пианина янына килеп утыра, Салихка ул "Зиләйлүкнең" көен көйли. Салих уйный; Тукай әкрен генә җырлый. Тукайга каләмдәшләре килгәннәр, Тукайның хәле авырын белгәннәр. Тукай көйли "Салкын чишмә" җыр көенә, Тукайның хәле авырлыгы күренә. Әкрен генә Тукай башлый "Тәфтиләүне", Тел бәйләнә, күтәрә алмый гәүдәне. Аерылабыз ахырысы дип соңгы сүзен, -"Тәмам маршы" булсын дип йома күзен. Салихка әле 17 яшь тә тулган булмый, Тукайга хәтирә итеп көйләр уйлый. Ул исән, ул үлмәде дип "Тәфтиләүне" Кайгы маршы итеп, моңлап уйный. Печәнчеләр җәй аенда печән чаба дип,-"Җәй айлары" дип аталган марш яза, Таҗи Гыйззәт сүзләренә ул сугышта; Печән - дошман, чалгыны кылычка тиңли. Сәйдәшевның "Җәй айлары" дигән маршы; Аның коралы шул булган дошманга каршы. Рейхстагта күтәрелә кызыл әләм,-Берлинга яңгырый Салих язган марш белән.

10 февраль, 2000 ел

 

 

 

Сарай Батуда

Килеп җиттек   соры түбәгә, Ялтырап ага елга түбәндә. Кояш кыздыра август аенда, Сарай Батуның далаларында.

Бөтен дөньядан галимнәр килде, Алтын Урданың тарихын күрде. Бик күп гасырлар күргән изге җир, Комнарын урап исә кайнар җил.

Менә казылган - күренә урам, Урам читендә мәчет тә булган. Мәчет нигезе күренеп тора, -Кыйблага карап торган зур бина.

Бина тышына тамга салганнар, Ватылыр дип уйламаганнар. Мәчет ташлары бик нык булганнар, Төрле бизәкләр белән буялганнар.

Изге ташларны бозып алганнар, Әстерхан Кремленә нигез салганнар. Кояш нур сибә Сарай Батуда, Тәре ялтырый Кремль башында.

15 август, 1993 ел

Сарай-әл-Мәхрүсәдә

Истәлеккә калды күңелемдә, Сарай-әл-Мәхрүсәдә нигезләр. Алтыөз ел җир астында яткан; Таш чулмәкләр, көмеш йөзекләр.

Селитренное авылы исеме -Сарай-әл-Мәхрүсә булган ул чакта. Төрле бизәкләргә буялганнар, -Ташлар һәм уенчык курчак та.

Фәнни экспедицияләре Урнашканнар Әль-Мәхрүсәдә. Казу эше бе,лән шөгыльләнә, Әстерхан да, Казан, Мәскәү дә.

Фәнни эшкә комачаулык итми Ком чүленең кайнар бурханы. Музеебызга ярдәмегез өчен Рәхмәт сезгә Альберт Бурханов.*

15 август, 1999 ел

*1999 елның, август - сентябрь айларында. Казаннан күренекле археолог Альберт Әхмәтҗан улы Бурханов җитәкчелегендә Татарстан һәм Русия галимнәре Селитренное авылы янында казу эшләре алып бардылар.

 

Бердиева

Нурҗиһан Мокаддәс кызына

 

Авыл мәктәбендә бик күп еллар Директорлык эшен дәвамлый. Нинди генә киртәләр булса да, Дәрәҗәдән ул бер дә таймый.

Рәхмәт сезгә данлы укытучы Тәртипне   югары салдыгыз. Мәскәүдән һәм өлкә исеменнән, Атказанган данын юлдыгыз.

Ватаныбыз сезне ике тапкыр Дәртләндереп зур хөрмәтләде. Авыл балаларының күбесе, Кызыл аттестатка мәктәп бетерде.

Район үзәге дә сезне хуплап; Мактау кәгазе, бүләк тә биргән. Һәрвакыт хөрмәт иясе, Булып яшәгез дигән.

Әнкәемнең сүзләре

Елмайса йөзеннән аңлыйм, Әнкәемнең теләген. Дөнья киңлегенә тиңлим, Әнкәемнең йөрәген.

Әнкәй сиңа бүләк итәм Бөтендөнья гөлләрен. Юллар кебек озын булсын, Әнкәем гомерләрең.

Без үскәндә тәмле йокың Күп бүленгән әнкәем. Иркә тәрбиядә үстек, Рәхмәт сиңа гөлкәем.

 

Кояш кебек нур сибәләр Әнкәмнең йөзләре. Моңлы көйдәй күңелемдә, Әнкәемнең сүзләре.

Яшьләрне солдатка озатканда

Һәркем сезгә зур өметләр белән Тынычлыклар теләп калачак. Җирләр, күкләр һәм диңгезләр, Сезнең кулда тыныч булачак.

Әниләрчә бездән - сезгә сорау; Милләтләрне тиргәп какмагыз? Бер - береңә ярдәм кулын сузып, Батырларга алга атлагыз.

Яшь гайрәтне юкка кабызмагыз Илнең төзелешен ватмагыз. Изге җирне канга буямагыз, Яшьлек көчен җәлләп ятмагыз.

Юлыгызда әгәр киртә булса Өмет хисен алдан өзмәгез. Яшьлек көчен юкка чыгармагыз, Бердәмләшү юлын эзләгез.

Һәркем сезгә зур саулыклар теләп Горурланып озатып калачак. Сез батырлар, безнең терәк булгач, Яшерен боерык читтән узмаячак.

1994 ел

Алиева Шәмәнгөл Габбаз кызы

 

Утызбиш ел иткән хезмәтеңә Алдың медаль - донорларның данын. Бик күп кешеләрнең йөрәгендә, Тибә бит сеңлем синең каның.

Һәр ел саен бер кило каныңны Авыруларга буләк иткәнсең. СССР да төрле милләтләрнең, Саулыкларын дәвам иткәнсең.

Ятим балалар йортында

Ятим балалар йортында Яши төрле балалар. Шул балаларга   карасаң, Күздән яшьләр агалар

Бәхетсез булып үсәләр Нарасыйдай   балалар. Нигә тапкан, ник   ташлаган, Икән җансыз аналар?

Сабый бала имә алмый Әнкәенең җылы сөтен. Тәмле йокы йоклый алмый, Күкрәккә кысып битен.

Балам, бәгърем дигән сүзне Ишетми ятим бала. Аның өчен әткәй-әнкәй,-Кәгазьдә генә була.

Яннарыннан кеше үтсә, Яшькә тыгыла сабыйлар. Кайда икән минем әнкәй дип, Күз тутырып карыйлар.

1976

Әхъяр Измайловка*

Әхъяр абый туган көнең котлы булсын, Синең өчен бәхет юлы ачык торсын. Тигезлектә тормышың да матур үтсен, Йортыңда да бәрәкәтле шатлык тусын.

Күңелең дә йөзең кебек балкып торсын, Һәр ел саен гомерең дә кабатлансын. Йөзләреңдә җәннәт уты нуры яусын, Хезмәтеңнең юллары да уңайлансын.

Зур шатлыклар чын күңелдән сиңа телим, Күңелемнең рәхмәтләрен язып үтим. Татулыкта йөзел яшәвеңне күрим, Теләгем кабул булганын мин дә белим.

Гаеп итмә шаяртып язган сүзләргә, Язык булмас синең кебекне күзләргә. Карар күзгә "ничава" гына булсам да, Күңелем дә бик яшь әле - 60 ны узсам да.

Синең кебек табап булсам бер бабайга, Канатланып очар идем мин һавада. Кабул итмәс микән соңгы теләгемне, Әгәр ялварып карасам мин аллага.

20 январь, 1992 ел

 

Әхъяр әфәнденең 70 яшенә

Туган көнеңнең шатлыгын Мин дә уртаклашыем. Саулыгың керсез булсын дип, Теләкләр теләшием.

Күзләреңнең карашлары, Диңгездәй уйнап торсын. Бәхетләрең ярдан ташлып, Гомерең озын   булсын.

Аккош сыман иркәң белән, Яшә Әхъяр абый. Матур тормыш, тигезлектә Озак үтсә дә ярый.

70 яшь ул ир кешегә, Җиде оҗмах ачкычы. Унберенче ачкычында, Булсын җәннәт баскычы.

Матур сүзләр эзләсәм дә, Тапмадым артыкларын. Уйнап, көлеп, шатлык белән, Үтсен һәр вакытларың.

Күңелләрең дә җырласын, Матур сүзләрне тезеп. Апаңның* каләм юлларын Дәвам ит чиксез итеп.

Озын чәчле гүзәлем

Синең матурлыкка карап Ягымлы сүз табалмыйм. Күңелем бүтәнне сөйсә дә, Күзем синнән алалмыйм

Чәчеңнең толымларыныц Очлары бөдрәле. Кара кашым, бөдрәчәчем, Бер   елмаеп караәле.

Буен, зифа, билең нечкә, Шомырт кара күзен, дә. Иреннәрең алсуланып, Тартып тора үзеңә.

Озын чәчле гүзәлкәйдән Ңүңелем хисен тыялмыйм. Йөрәккә бүтән урнашкан, Шуңа гашыйк булалыйм.

Шулайда аны яратам Тик йөрәгем бергенә. Күңелләрем иркенәя, Син гүзәлне күргәндә.

Илһам Шакировка

Илһам әфәндегә телим саулык, Озын гомер телим юллардай. Мәңге яшә шулай илһам булып, Үзеңдәге хисле моңнардай.

Син бит милләт илһамы Татарларның горурлы даны Синдә җәннәт кошларның   моңы, Синдә изге адәмнең каны.

Изге исмең безнең күңелләрдә Яңгырый илдә матур җырларың. Яшь йөрәкне түгел, картларны да Дәртләндерә синең моңнарың.

Кабат телим сиңа зур уңышлар Чәчәкләнсен бәхет гөлләрең. Даның канатлансын җир өстендә, Шатлык белән үтсен көннәрең.

 

"Ялкын" ансамбленә

Сызгырт моңлы көйләрне Идел акчарлаклары. "Ялкында" да булса иде, Рөстәмнең* - бармаклары

Ах "Ялкын", "Ялкын", "Ялкын" Син бит күңелгә якын. Аерылмас идем сездән, Булсагыз иде якын.

"Ялкын" дуслар сезне котлыйм, Яз бәйрәменең матур көнендә. Сезнең белән аралашкан чаклар, Сызылып калды минем күңелемдә

Март, 1992

 

Әниләрнең ялкыны

Әниләр дә шатланалар Улым   үсеп җитте дип. Илебезне саклар өчен, Вакыт килеп җитте дип.

Армиягә улын озатса Саулыгын теләп кала. Әни өчен   унсигез яшь, Әле дә сабый бала.

Күп балалар һәлак булды Афганстан комында. Әниләрнең йөрәкләре, Янды ут ялкынында.

 

Әни бит ул бала өчен Җәлләми үз йөрәген. Кыен хәлдә дә үти ул, Баласының теләген.

 * Рөстәм  -   Татарстанның,   атказанган мәдәният хезмәткәре, "Идел ' ансамбле җитәкчесе - Рөстәм Сатретдинов, хәзер мәрхүм

1992 ел

Риф Зәйнетдиновның 50 яшенә

 

Ак каендай матур зифа буең Бөдрә чәчең, кара кашларың. Моңлы көйләреңне шаулап җырлый, Рәхмәт әйтеп милләттәшләрең.

Синең көйләр ерак канатлана Исмең яңгырый халык телендә. Һәрчак шулай шатлык чәчәкләре, Моңлы көйләр атсын күңелеңдә.

Чиксез еллар белән юллар алсын Ил өстендә даның таралсың. Милләттәшләр сиңа саулык теләп, Моңлы көйләреңне яратсын.

Май, 1996 ел

Кәменнинең кызлары*

 

Кара   кашлы , нечкә билле Кәменниның кызлары Тулы айдай нурланалар, Елмайганда йөзләре.

Кушымта:   Кәменниның кызлары, Зәңгәр күктәй күзләре. Егетләре дисеңме, Ис китәрлек сөйкемле.

Кәменнидә егетләр дә, Матур, зифа буйлылар. Кызларның матурлыгына, Сокланып туялмыйлар.

Кушымта

Кәменниның кызлары, Гөлдәй матур үзләре Карлыгачтай серләшәләр, Көйгә салган сүзләре.

Кушымта

Кәменнинең күлләрендә Йөзә үрдәк, казлары Лотос чәчәгенә тиңдәш, Егетләре, кызлары.

Кушымта

* Әстерхан якларында кий, таралган җыр. Музыкасын Татарстанның яткаяанган мәдәният хезмәткәре, Әстерхан композиторы Риф Звйнетлинов язды.

 

Сабан туйга

Сызгырт сазыңның моңнарын Җырчылар җырласыннар. Биючеләр биесеннәр, Арыдык димәсеннәр.

Бүген бездә сабан туй Бар эшеңне артка куй. Җырла, бие, ач күңел, Зур бәйрәм бу- шатлык туй.

Әйдәгез көрәшчеләр Мәйданга тезелегез. Билбауларыгызны ныклап, Батырлык күрсәтегез.

Алтын   балдакны алырга Баганага менегез. Югарыга үрмәләүне, Данлык диеп белегез.

Алтын   кабакны атырга Мылтыкны төз күзләгез. Зур бүләкләр алулардан, Өметегезне өзмәгез.

Катнашыгыз ат ярышта Бер-берегезне уздырып. Алдынгылыктан чыкмагыз, Яшьлек көчен сыздырып.

Май, 1998 ел

София апа Ибраһим кызы Зөбәеровага

София апа авыл балаларына Белем бирер өчен тырышты. Ул укыткан барлык укучылар, Бөек урыннарга урнашты.

Ватаныбыз алтын медаль бирде Зур белемле булганга. Атказанган укытучы булды, -София апа Ибраһимовна.

Балаларга зур белемнәр биргәч, Алды әниләрнең теләген. София апа күкрәгендә саклый, РСФСР биргән бүләген.

 

1942 елның көзендә Калмык халкын Себергә сөргәндә

 

Уйларымда хәйран калам Калмыклар җәфасына. Күңелемдә тавышлары, Иллебиш ел узса да.

Күреп калдым машиннарда, Төялгән балаларны. Көз көнендә озаттылар Себергә дип аларны.

Әти-әни, бабай-әби Салкын тимер кузовта Күренә тик сакчылары, Тузаннар тузыгында.

Машиналар   сафта үтә Санап булмый тузанда. Кем дә ярдәм итәалмады, Авылыбыздан узганда.

Агач күпердән үткәндә Машиналар ходын ташлый. Ашамлыклар бирәм дисәң, Автомат ата башлый.

Ни өчен хурлык күрделәр Гөнаһсыз сабый балалар? Йортларын, туган җирләрен Ирексез ташлап алар.

Калмыклардай хурлык күрде Немецлар һәм чиченнәр. Аларның йорт - малларына Хуҗа булды чит кешеләр

Илле елдан соң кайттылар Туган җиребез дип. Алар өчен йортларында, Ачалмаслык тимер бик.

 

Мидхәт Шакирҗановка

 

Кайнар сәлам сезгә Әстерханнан, Зур бәхетләр сезгә теләгем. Күңелемдәге барлык хисле сүзләр, Шулар булсын сезгә бүләгем.

Мидхәт абый тәбрик итәм сезне, Туган көннең шатлыгы белән. Алтмышбиш яшьтәге ир кешене, Аотос чәчәгенә тиң күрәм.

Абый дип сезне зурлап язам, Сез акыллы, сабыр булганга. Тәбрик итәм хезмәт юлыгызны, Утызөч ел тыныч узганга.

Телим сезгә саулык, озын гомер, Гаиләгезгә матур тормышлар. Тагын утызбиш ел татулыкта Үтсен сезнең алдагы еллар.

Кабат телим сезгә картаймаска, Шиңдермәскә күңел гөлләрен. Чирләү дулкынына бирешмәскә, Югалтмаска тормыш көннәрен.

27 август, 1993 ел

 

Урта авыл Төркмәнкәгә

Тау өстендә Урта авыл Шаулый имән урманы. Егетләре ак каендай, Аккошлардай кызлары.

Ак чәчәкләр матурлыгы Дулкынлата куңелне. Урта авыл кызларыннан, Алалмассың күзенне.

Иркәли кояш җылысы Нур сибә чәчәкләргә. Ак чәчәкләр аклык бирә, Алда киләчәкләргә.

Язлар җитсә кошлар сайрый, Урта авыл турында. Ак чәчәкләр мәңге шиңмәс, Авылдашлар кулында.

Парлы аккошлары йөзә Түгәрәк күл буенда. Ак чәчәкләрнең чибәре, Ак каеннар куенында

 

Сүләнкә бәйрәменә

 

Кайнар сәлам авылдашларымнан, Зур сәлам ансамбль "Канга" дан. Бәйрәмегез белән тәбрик итеп, Күп шатлыклар телим яңадан

Котлы булсын матур бәйрәмегез, Күңелегезгә якты бизәкләр. Ил өстендә балкысын даннарыгыз, Кабул булсын изге теләкләр.

Яңгырасын матур җырлар белән, Сүләнкәнең киң урамнары. Якты нурлар сипсен горурланып Туган телнең назлы моңнары.

Кабат телим сезгә якташларым Тормышларыгызда шатлыклар. Гаиләләрегездә тынычлыклар, Гомерләрегезгә саулыклар.

* Әстерхан өлкәсендә беренче Сабан туй 1989 елда, Кәменни авылында узды. Шигырь шул хөрмәткә язылды һәм укылды

26 октябрь, 1996 ел

Безнең авылыбыз*

 

Сәлам сезгә Канга авылыннан Сәлам сезгә совхоз җиреннән. Сабан туе ямьле булсын өчен, Җырлыйк дуслар матур җырыннан.

Мактап җырлап алыйм әле Яшәгән Кангабызны. Кәйгә салып сөйләп бирик, Туган авылыбызны.

Өйләрне дә, авылыбызны да Салалар аслы - өсле. Кангабызга тиңдәш авыл, Җир йөзендә юк төсле.

Суларны да вентель ачып Өйдән генә эчәбез. Табигатьнең газын ягып, Рәхәтләнеп яшибез.'

Ямьле, матур киноларны Өйдән генә карыйбыз. Бер-беребезнең хәлләрен, Телефоннан сорыйбыз

Афганыстаннан сау кайтты Авылыбыз егетләре. Ераклардан ялт-елт итә, Күкрәктә медальләре.

Матур, үзәк урамның Юллары да асфальтлы. Өч этажлы яңа мәктәп, Балаларга салынды.

Алдынгылыкны алдылар Эшләүчеләр почтада. Хәбәрләрне тиз алабыз, Яңгырда да, кышта да.

Врачларыбыз да   оста, Үз эшләрен беләләр. Ярдәмгә чакырып барсаң, Озакламый киләләр.

Кәменни авыл егете. Совхозның директоры. Килегез совхозга   эшкә, Юлларыбыз туп-туры.

 

Җәмәле авылы җырчысы

Румия Идиатуллинага*

Румия сиңа зур бүләкләрем, Хыялыңа иреш, шул теләкләрем. Шомыртка тиңдәш синең күзләрең, Дәрткә лаеклы синең сүзләрең. Әсәрле хисләр синең уеыңда, Мәшһүрле булдың сәнгать юлында. Нурланып торсын бәхет юлларың, Илдә яңгырасын матур җырларың. Йолдызга тиңлим матурлыгыңны, Телим чыршыдай яшәүлегеңне.

* Румия Идиатуллина Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Җәмәле авылы клубы директоры

 

Роза Глинскаяның 70 еллыгына

 

Роза дустым, шулдыр иң зур бүләкләрем Чын күңелдән язган минем теләкләрем. Тулган айдай тулы булсын саулыкларың, Җир шарыдай чиксез булсын шатлыкларың.

Якты йолдыз баш өстендә балкып торсын Бәхетеңең киң юллары ачык булсын. 70 яшькә 30 яшең кабатлансын, Җырларың да ил өстендә канатлансын.

Балачагың, яшьлек чагың авыр үткән Ул чактагы күз яшьләрең кибеп беткән. Ходай сиңа гомереңне озын иткән, Яшә дустым, бу дөньяда рәхәт, күркәм.

27 ноябрь, 1995 ел

 

Абдульманова Рәмзия Идиатулла кызына

 

Авылыбыз безнең бик зур, Ике районнарга бүленгән; Трусовский һәм Наримановский, Мәктәпләр дә шулай төзелгән.

Трусовский район мәктәбендә Рәмзия балалар укыта. Туган телдә әдәбиятны, Сөйләргә һәм җырларга өйрәтә.

99 ның сентябрендә Алды ул шатлыклы хәбәрләр. Мәскәүдән һәм өлкә башлыгыннан, Бирделәр медаль һәм зур бүләкләр.

Утыз еллар балаларга Күп хезмәтнең юлы ачылган. Атказанган укытучы дип, Алтын хәреф белән язылган.

"Ялкын" дусларга

 

Ансамбль "Ялкын"га, дәртле дусларга, Теләгем сезгә, батыр булырга. Унар ел бергә күңелле узды Күп җырларыбыз моңнарын сузды. Ике Рәшитләр, өч Софияләр, Ике Хәятләр, дүрт Розалар, Бибинур, Люция, Рәмзия, Галия, Сара, Халисә, Аена, Сөембикә. "Ялкын" дусларым, рәхмәт сезгә Елгырлык белән хөрмәтегезгә. Ансамблебез безнең бик санлы Халык иҗаты данлыгын алды. Яшиек дуслар картлыкны зурлап, Гомерләр үтсен биеп, көлеп, җырлап.

3 гыйнвар 2000 ел

 

 

 

 

 

[Вернуться]

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Hosted by uCoz