Китапны татар иҗтимагый үзәге "Дуслык" җәмгыяте чыгарды

Төзеде   Наилә Шакирҗан кызы Потеева

ТышлыктаТельман Измайл улы Сармульдиев рәсеме Компьютерда җыйды Елена Валерьевна Белкина

Оештыру эшләрендә ярдәм күрсәттеләр

Җәмгыять рәисе Әнвәр Ибраһим улы Алмаев

"Идел" газетасы мөхәррире Габбаз Шамардан улы Булатов

Благодарим за спонсорскую помощь:

Главу администрации Наримановского района В.П.Скворцова

Главу администрации Кучергановского сельсовета Д.А.Кадырова и группу депутатов Наримановского района

Директора совхоза ООО «Кучергановский» Р.Ф. Садретдинова Председателя областного союза журналистов З.З.Муратову Имама   Растәм хазрата и приходской совет мечети № 15

частных лиц: Р.З. Бердиева, Р.Р. Бердиева, Р.А.Халилова, Б.К.Рамазанова

Китапка халык шагыйрәсенең берничә дистә ел язган бәетләре, шигырьләренең күбесе тупланды. Сөембикә Досаеваның төп герое - гомерен туган җиренә, халкына багышлаган хезмәт кешесе. 68 яшьлек шагыйрәнең иҗатында әстерхан татарларының үткән һәм бүгенге тормышы ачык сүрәтләнә.

Әстерхан – Сөембикләр иле

Әстерхан татарларының, төрки халыклары тарихында абруйлы, лаеклы урыннары бар. Хәзерге Әстерхан киңлекләре ике татар цивилизациясе; Алтын-Урда, Әстерхан ханлыгы эзләрен үзендә саклый. Җиде юл чатында урнашкан Түбән Иделбуеның үзенчәлекле табигате, уңдырышлы туфрагы татар дөньясына күп күренекле шәхесләрне бирә. Татар хатын-кызларыннан якты йолдыз булып балкыган Казан ханбикәсе Сөембикә - нугай морзасы - Йосыф кызы. Күп гасырлар буе тулы канлы милли тормышта яшәгән Әстерхан ханлыгы үзеннән соң да, көчле шәхесләр күтәрелеп чыгарлык җирлек калдыра. Шуларның берсе, әстерхан татарларының буыннар чылбырын дәвам итүче - Сөембикә Габбаз кызы Досаева.

С. Досаева ачы, гыйбрәтле, зур тормыш юлын горур, гадел үткән, бернинди каршылыклар алдында да югалып калмыйча, алдагы көненә, иманына тугры калучы, көчле рухлы, татар хатын-кызы. Табигать аңа сәләт белән бергә, көч, кодрәт тә биргән. Нечкә күңелле шагыйрә туган авылы Канганы, Әстерханны өзелеп сөя. Җир анадан алган дәрт белән илһамланып яши. Үз тормышының иң авыр көннәрендә дә, халкына хезмәт итеп, янган йөрәгенә дәва таба. С. Досаева 1932 елның 8 мартында Канга авылында туа. Кечкенә вакыттан үк әрсезлеге, эш сөючәнлеге, белемгә омтылуы белән аерылып тора. Сугыш афәтеннән, тормыш авырлыгыннан изелгән гаиләдә уку кайгысы булмый. Кыз бала 4 нче класстан соң мәктәпне калдырып, тормыш арбасына җигелә. 42,5 ел эш стажы булган Сөембикә апа Канга кырларында яшелчә үстерә, авыл клубында, тимер юлда проводник булып эшли. Хезмәте өчен "Алдынгы колхозчы" данын, 2 медаль, һәр эш урынында мактау грамоталары, премияләр, кыйммәтле бүләкләр ала. С.Досаева яшь чагыннан үк җәмәгать эшләрендә актив катнаша, яшьләр оешмасын җитәкли, авыл советына депутат булып сайлана.

Сөембикә ханымның күңеле бала чактан үк милли шигьриятькә, татар халык авыз иҗатына тартыла. Үзе дә каләм тибрәтә башлый. Әстерханда татар теле бетә, үлә дигән вакытларда да ул өметен өзми, үз тирәсенә милли аңлы халыкны җыя.

XX гасырның сиксәненче еллары ахырында Русия татарларың милли хәрәкәте көчәеп китте. Ниһаять, шагыйрә көткән көннәр дә килеп җитә, ул авылдан-авылга йөреп, Канга мәчетенә нигез салу өчен акча җыеп йөри. Үзе беренче нигез ташларын салган татар иҗтимагый үзәге "Дуслык" җәмгыятендә җиң сызганып, милли хәрәкәткә кереп китә.

Туган авылында "Канга" фольклор ансамбле төзи. Казан һәм башка яклардан килгән галимнәр, студентларга әстерхан татарлары турыда материал туплашырга ярдәм итә. 10 елдан артык "Ялкын" ансамбле җырчысы буларак, өлкәнен, татарлар яшәгән барлык почмакларында, Урта һәм Түбән Иделбуе шәһәрләрендә, Ленинградта әстерхан татарларының сәнгатен, гореф-гадәтләрен, йолаларын башка халыкларга җиткерде. Сөембикә апа "Дуслык" җәмгыяте үткәргән бәйрәмнәрдә, бигрәк тә баштагы елларда башлап йөрүчеләрдән булды. Халык шагыйрәсе тормышны тирәннән, һәряклап өйрәнә. Халкымның тарихы күнелгә бигрәк тә якын, ике тапкыр Алтын-Урдада, археологик казу эшләрендә булдым, чын тарихны үз күзләрем белән күрдем, ди Сөембикә апа. Әстерханның халык шагыйрәсе ике тапкыр"Сөембикә" журналына чакырулы кунак булып барды. Журналның 70 еллык юбилееннан бүләк итеп алып кайткан биш Сөембикә шәленең берсе хәзер Әстерхан Сабан туйларының, Нәүрүз һ.б. бәйрәмнәрнең милли бизәге булып җилферди.

Халкына армый-талмый күп еллар күрсәткән җәмәгать эшләре өчен, Сөембикә ханым ике тапкыр өлкә хакимияте тарафыннан мактау грамотасы белән бүләкләнде. 1997 елда Икенче бөтендөнья татар конгрессына, 1999 елның июль аенда БТКның Әстерханда үткән күчмә утырышына лаеклы делегат булып сайланды.

Әстерхан Сөембикәсенең исеме үз иленнән еракларда яңгырый. Бәетләре, шигырьләре Әстерханда, Татарстанда чыга торган газет-журналларда басыла. "Сөембикә" журналы шагыйрәбезне аеруча үз итә. "Дуслык" җәмгыяте каршында төзелгән өлкә әдәби түгәрәге, өлкә хакимиятенең мәгариф бүлеге С. Досаеваның иҗатына зур әһәмият бирә. Аның шигырьләренә Татарстаның атказанган мәдәният хезмәткәре Риф Зәйнетдинов, Тельман Сармульдиев язган көйләр Әстерханда халык мәхәббәтен яулады.

Бу шигырьләр җыентыгы Сөембикә ханымның гомерлек хезмәт җимеше. Алты елда биш якын кешемне югалтып, шул көннәрдр каләмемне каныма манып язган кебек яза идем ди шагыйрә. Бөек Ватан сугышы темасын киңрәк яктырту өчен ул төрле шәһәрләргә экскурсияләргә йөри торган поезларга проводник булып эшкә урнаша. Биш елда ветераннар белән сугыш үткән бөтен җирләрне әйләнеп чыга. "Җан авазы" исемле шигырьләр җыентыгы XX гасырда

Әстерханда язылып, үз көчебез белән басылган беренче китап. Әстерхан татарларының тарихын, Бөек ватан сугышы елларындагы тормышын, милли аның чагылдырган китап киләчәк буынга кыйммәтле мирас булып кала. Яшь буынга милли тәрбия бирүдә файдалы чыганак булып хезмәт итәр. Шагыйрәнең теләген истә тотып, шигырьләрне үзе язганча, әдәби эшкәртү алымнары кулланмыйча бастык. Китабыбыз тарих, тел мәсәләләре белән шөгыльләнүче Казан, Татарстан, Русия галим-голәмәләре һәм башка төбәкләрдә яшәүче татарларда да, канга, әстерхан диалектында язылуы белән зур кызыксыну уятыр дип уйлыйбыз.

Бөек Җинүнең 55 еллыгы хөрмәтенә сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаган солдатлар, толлар, тылда эшләүчеләрнең батырлыгын мәңгеләштерү максатыннан төзелгән китапны чыгаруга күп көч куелды.

50 елдан артык ана телендә укымаган-язмаган әстерхан татарларыың 4 класс белемле кызының изге ниять белән китап чыгаруы - үзе бер тарихы батырлык. Китабыбызны укучыларыбызга "Халык китабы" итеп тәгьдим итәбез.

Сөембикә ханым 68 яшь тулган туган көнен нәшрияттән яңа гына чыккан китабы белән каршы ала. Ул бүген дә яшь чагындагы кебек җитез, киләчәккә планнар төзи. Туган авылы Канга урта мәктәтендә Бөек Җиңү бәйрәменә музей ачу хастәре эшләрен әйдәп бара. Гомере буе халыктан җыйган музей экспонатлары ниһаять, авыл музеена күчәчәк.

«Киләчәктә дә халкыма хезмәт итү өчен алаһы тәгалә исәнлек, иминлек, бәрәкәтле гомер бирсен. Китаптан соң Әстерхан хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы «Ак калфак»ның Канга бүлеген оештыру эшләренә ныклап тотынам», - ди Әстерхан Сөембикәсе.

Ак теләкнең аты арымый диләр бу якларда. Изге теләкләрең кабул булсын, халкың сине онытмас Сөембикә апам.

Амин.

Әстерхан «Ак калфагы» җитәкчесе Наилә Шакирҗан кызы Потеева

 

[Вернуться]

 

 

 

Hosted by uCoz