Якты көнгә шатланыйк (балалар җыры)

 

Әйдәгез, балалар, бергә

Күбәләкләрне куйык,

Без дә шатланыйк алардан

Яшел далага килик.

Яшел далаларда чабыйк

Гөрләп суларга керик.

Су чәчрәтеп, су коенып,

Якты көнгә шатланыйк.

Зурлар да куанып торсын

Безнең көлгәнгә карап.

Кояш безнең өчен генә

Җемелдәп торсын карап.

 

сайтка

 

 

 

Hosted by uCoz