qaytu - вернуться


Яшьтәшләрем!

Безгә быел 70 яшь. Азмы бу, әллә күпме?

Күп дисәң, гомер бик тиз, керфек каккан арада үтеп киткән, ашыгып, кабаланып, эш артыннан куып йөреп, бер рәхәтләнеп яшәмәгән дә төсле. Инде үткән елларны уйласаң аз түгел.

Егерменче гасырның беренче чиреге ахырыннан гасыр азагына Җиттек, Аллаһның биргәненә шөкер. Яшәгән елларыбызны күздән үткәрсәк; егерменче гасырның дөньяны айкаган-чайкаган, шаулы канлы вакыйгаларының авыр йөге безгә дә йогынты ясамый, тәэсир итми калмады, әлбәттә. Җитешсезлекләре, ачлык, суыклары безне азмы Җәфалады. Туган елларыбыз да - социализм корылышлары, коллектив хуҖалыклар оештыру, хосуси милекне бетеру, кулак итеп халыкнын, бер өлешен туган иленнән Җылы өеннән аерып, күз яшьлэре белэн юылган канлы еллар. Хуждлыкка керергэ теләмәгәннәргә көч Җитмәслек авыр салымнар /твердое задание/ салып, түли алмас хәлгә Җиткәндә авыл Советларына, төрмәләргә ябып каннарынатоз сиптелэр, Җәбер золымга дучар ителгән хәлле халык, зыялылар, Җаннарын саклап калу бәрәбәренә әмәлсез илдән качып китәргә мәҖбүр булдылар. Укымышлар, дин әһелләре, никадәр халык эзәрлекләнде, миллионлап юкка чыгарылды. Себердәге зур-зур шәһәрләр халык сөякләре /алар милләтнең каймагы иде/ өстендә күтәрелде.

Тормыш авыр булса да, илдә бераз тынычлык урнашты дигәндә генә, егерменче гасырның иң канлы, иң явыз сугышы килеп чыкты. Безнең ил өчен ул озын, мәңге үтмәс, гомернең дүрт елы булды. Сугыш афәте әле гасырлар буе үзен сиздереп торачак. Ул сугышта һәрбер гаилә кемен булса да югалтты.. Аналарыбыз

ирләр урынына басып, соңыннан үзебез дә тылның авыр Җирләреннән тартырга туры килде. Әле буыныбыз катмаган үсмер чагыбыз булса да бар көчебезне куөп ярдәм иттек.

Мин үземнең яшьлөк елларымны бөтенләй белми дә калдым. Башкаларда да шундый ук язмыш. Шуларның барысы да безнең каныбызга, Җаныбызга, әгъзаларыбызда эз калдырмый үтмәделәр. Бу кара көннәрнең тәэсире безне бүген дә озатып килә, алдагы көннәрдә дә бөзнең белән язмыш булып барырлар.

Илленчө елларга тормышлар бераз уңайланып, азык-төлек тә күренә башлады. Безнең яшьтәшләрнең кайсысы гаилә корып Җибәрде, кайберләре калдырган укуларын дәвам иттеләр.

Алтмышынчы-Җитмешенче елларда тормыш яхшырды, кибетләрдә көнкүреш әйберләре Җитәрлек булды. Киемнең ниндие кирәк, ашамлык дисеңме? Тик анда да хезмәт хаклары бик түбән булганлыктан юрганыбызны озын итә алмадык, аяк сузып, иркенләп булмады.

Шулай да бу елларда халык бераз иркен сулап, иске өйләрен төзәтеп, яңаларын салып, сирәк-мирәк булса да машиналар да күренә башланды. Ә менә сиксәненче еллар ахырында тагын кирегә киттек. Хәзер без социализм чорындагы кебек бертигез яшәмибез. Берәүләр байлар рәтенә аерылып чыктылар. Икенчеләребез: бигрәк тә укытучылар, врачлар, инженер, тагын кайбер укымышлы бик авыр хәлгә калдык.

Ни булса да безнең гомер, безнең тарих: яманы да, яхшысы да башлардан үтте. Мин үзем 1954-1996, елга кадәр укытучы булып, балалар тәрбияләдем. Башлангыч классларны укыттым, математика, тарих, табигать белемен укыттым.

Билгеле, рәхәт, шатлыклы көннәрем дә күп булды. Тормышта миңа авырлыгы, Җиңеллеге чиратлашып килде. Табигать тә шулай бит: я бер Җылы, я бер салкын. Я болыт, я кояш, я эссе, я суык. Барысын да башымнан үткәреп шушы яшькә Җиттем. Аллаһның биргәненә хисапсыз шөкер. Беләм, барыгыз да шулай яшәгәнсездер. Тормышның бит үз камчысы, һәркемгә үзенеке төшә.

Гомеребезнең калган ягында саулык-исәнлек, Җан тынычлыгы белән яшәсәк иде.

Амин.

5 июль, 1999 ел.



^

НУГАЙ ХАЛЫК АВЫЗ ИҖАТЫ

Гатаулла Гали улы Гафаровның өенә язган сәлам хаты

Ак гвардияче казаклар отрядында хезмәт иткәне өчен төрмәгә ябылган. Бик акыллы, укымышлы кеше бул-ган.

Уразмамбетов Максыт Усман улы 1911 елгы, куп еллар БөгәҖөл авылынның мулласы. Үзе белән бергә бул-ган кешенөң хатын Җырлап эйтте.

Сәмәүәти, сәмәүәти

Фәрештәләр мәкамәти,

Сезгә яздым сәлам-хати

Сагынуның галәмәти.

Менәчәк атларым канә ?

Киячәк туннарым канә ?

Җиячәк нигъмәтем канә ?

Сабыр бир гел Тәгалә Алла.

Шөгаеп

Безнең авыл егете Мәскәүдә, Гвардия полкында Җиде ел хезмәт итеп, авылга кайткач аның исеменә Җыр чыгарганнар.

Кушавазны Уразмамбитов Максыт Усман улы Җыр-лап күрсәтте. Бик моңлы көй иде ул

Әссәләме гөләйкем!

Хуш килөпсең, Шөгаеп,

Җиде елдан бирмеген

Син булдың күздән гаеп.

Аданасың Гөлбану,

Ул да калды моңаеп,

Син киткәле өч Җанды

Әкитеп салдык Җаөп.

Син киткәндә Җас идө

Идрис менән Аеп,

Инде шөкер Ходайга

Җегет булды сынаеп.

Күп көттек кой сагынып,

Балам сине, Шөгаеп,

Гайрәтле, хайран анаң:

Әле дә булса чыдаек.



^

АВЫЛЫМ МӘКАЛЬЛӘРЕ

Безнең авыл шәһәрдән читтәрак, ераграк урнаш-кан булганга күрә якын җирдә тимер юл полотнолары юк, автобуслар йөрмәгән заманнарда, шәһәр тирәсендәге авылларда яшәүче кардәшләреннән бик нык аерылып торганнар. Яшәү шартлары, гореф-га-дәтләре, уй-фикерләре, холыклары да бүтәнчәрәк. Шәһәр тирәсендәге авылларда яшәүчеләр бик иртә базар белән бәйләштә булып, төрле җирләрдән килгән кешеләр белән аралашып, кайда нәрсә барын, нәрсә югын белеп, җитезлек, өлгерелек белән эш итсәләр, безнең авыл халкы шөбһәсез ышанучан, "үзеңнән башканы әүлия дип бел",- дигән принцип белән, хәйләсез, сату, алу эшләрен сүлпәнлек, тәҗри-бәсезлек белән башкарганнар. Шушы сыйфатлары аркасында төрле ямьсез хәлләргә, усалларның, хәйләкәрләрнең тозагына төшеп, кыен ситуаци-яләргә очраганнар. Аны соңыннан үзләре ук мәзәккә әйләндереп, көлеп сөйләгәннәр.Хәзергә хәтле ха-лык телендә саклаганнары да күп.

Халыкның төп хезмәте элек-электан игенчелек булган. Матур бакчалар үстереп, араларында яшелчәләр өлгертеп, күлләрдә кавын-карбыз, йөзем булдырганнар. Аларга тик җимешләрен сату авыр хезмәтбулып саналган. Малларын ат-арбаларга, каек-көймәләргәтөяп шәһәргә илтеп сатканнар. Шәһәргә ирләр генә йөргәннәр, Хатын-кызга кирәкле әйбер-ләрне дә ирләр алып кайтканнар.

Киләчеләрнең рәт-рәт булып килгән көймәләрен сәүдәгәрләр әллә кайдан күреп: "Киләче килә, май килә"-дип йөгерешкәннәр. Чөнки алар юнь бәягә сатып алып, үзләре кыймәткә сатканнар. Ярлы Түбә, Җәмәле... сатучылары: "Базарны бозасыз"- дип орышканнар. Кайбер игенчеләр шәһәрдән килгән сәүдәгәрләргә тоташы белән тирәкләрдә өлгергән җимешләрен сатканнар. Алучылар үзләре, кәрзиннәрне китереп, җыеп алганнар. Мондый сәүдә сәүдәгәргә тагын да күбрәк килем керткән. Мәкальләр - кешелә-рнең гасырлар буе яшәп килә торган дәверендә кем-неңдер я бик ачулы, я бик кайгылы, борчулы, я куаныч-лы чакларында әйтеп ташлаган, исемнәре билгеле булмаган һәм әллә ничә буын үз башларыннан киче-реп кабатлап, ышанып раслый килгәннәр.

Гыйлем - ул кыр хайваны төсле, язу шуны бәйләп тоту, дисәләр дә, кайбер гыйлемнәр халык авыз иҗа-тында яши бирә. Әгәр кешенең кем икәнен беләсең килсә, сөйләшеп кара, халыкнын, нинди икәнен беләргә теләсәң, аның авыз иҗатына күз сал. Мин яшь вакы-тымнан бирле мәкальләр, әйтемнәр, халык җырларын яратып, кызыксынып җыям, сүз арасында, туры килгән урында әйтеп те куям.

Безнең авыл халкы элек-электән бала тәрбияләүгә,аларның яхшы кеше булып үсүе өчен күп көч куйган-

нар. Безнең гаиләдә тәрбия эшендә әбиебез Урусова Кальбибә зур урын тотты (Аллаһның рәхмәте яусын).

Әниебез ир хезмәтен эшләп, ир урынында йөрде.Әбием кешеләр дәвалады. Нәселдән килгән алым-нар, үләннәр белән башкарды. Бөгелеп килгән кеше-ләрне бастырып җибәрде. Кием текте. Хатыннарның китергән иске пәлтәләрен чыра яктысында сүтеп.чи-стартып,аскы ягын әйләдереп я фуфайка итеп, я яңа пәлтә итеп тегеп бирде. Ә халыкның аңа бирергә бернәрсәсе дә юк иде. "Сугышта йөргән улым исән кайтсын, теләрсең"- дип әйберен биреп, сөендереп озата иде. Хәзерге көндә дә олы яшьтәгеләр аны яхшы сүзләр белән искә алалар. Нигезендә минем буязмамда язылган, мәкальләр, әбием әйткәннәр. Ул безгә бердә "ярамый", "юк" дип әйтмәде, һәрбер очракта, җае чыкканда мәкальләр, риваятьләр.гыйб-рәтле хикәяләр бөлән дәлилләп аңлата иде.

Ул бик дини, биш вакыт намазын калдырмый, Коръән укып торды. Шуңа күрә тәрбиясе дә Аллаһ-ның берлегенә, ислам динең хаклыгына ышандыру юлы белән барды.

Иң беренче сүзләре: "Аллаһыдан курыкмаганнан
курык".

Гәвер әйтте (Аллаһыга ышанмаучы),* мөселман
ышанды.

Иманлы иманын сагыс итәр (иманына таяныр),
имансыз "мин җиңдем"- дип китәр. Бәлки, минем
ышанучанлыгым аркасында күп кыенлыклар күруем
әбиемнең шундый тәрбиясеннән килгәндер. Безнең,
золым яшәгән тормышыбызда кайбер мәкальләрнең
файдалы түгел икәнлеген дә онытмаска кирәк ахы-
ры. Бер-берсенең күңеленә авыр килерлек сүзләр
әйтмәделәр. Нинди ачулансалар да: "Безнен, хәтер
калса калсын, сезнең хәтер калмасын",- диделәр.
Өйләренә бер юлчы килеп керсә дә "мөсәфир" кил-
де, яхшылыкка дип, сыйлап, юлга аны-моны биреп
җибәрделәр.

Минем аңыма сеңеп, бу яшемә җиткәнче үтәлеп йөри торган бер сыйфат: ул өлкәннәрне хөрмәт итү, олылыгын сыйлау.

Карт кешенең юлын үтмәгез.атам, әйем, кахам, тәтәм,- дип, кулын үбегез, хәлен сорагыз,- дип өйрәтте әбиебез.

Аларның сүзләре "закон" иде безгә, тыңламый, үтәми бер дә калмадык. Хәттә кияүгә чыкканда да бер егеткә бирми икенчесенә бирәсе килеп, минемтыңларга теләгем юклыгын белгәч:

- Мин кызымның кызлары җиткәнче яшәсәм, кызлы
җиргә бирмәмен,- дип ант иткән идем, диде. Минем
егетемнең ике сеңелесе бар иде. Ни хәтле кыен бул-
са да, мин әбиемнең сүзен үтәдем. "Антыннан язма-
сын"- дидем.

Без шулай Аллаһыдан куркып, законны җиренә җит-кереп үтәп, олы тәҗрибәле кешеләрнең сүзенә колак куеп киләбез. Ул әйтелгән тәрбия сүзләре безнең төп нигезләребезгә әиләнгән. Әйткәнемчә, бик күп мәкальләр тәрбия мәсьәләсенә юнәлдерелгән, яхшы булыргаөндәгән, мәсәлән, пырдымсыз, холыксыз кеше турында:

Авызын ана тыймаган, муенын яка кысмаган.

Уңган бала унбиш яшьтә баш була, уңмаган - егер-
ме биштә яшь була.

Сукырны алсаң сау туар, тилене алсаң суй(нәсел)
куар.

Иртә торганның ырысы (бәхете) артыр.

Ата барда бала яшь, ага барда эне яшь.

- Кызым өйдә, холкы төздә (урамда).
Мәкальләр үзләренеңтирән мәгьнәләре, матур риф-

малары, кыска һәм җыйнап әйтелешләре белән, бер-әүнең дә мин-минлегенә кагылмыйча, рәнҗетми уй-ландырып, үзенә үзе анализ ясау коченә ия булулары белән бик кыйммәтле мирас.

Халык арасында яшәү өчен матур аралаша беләргә, әдәпле, мөләем булырга теләгәннәр, улларын, кызла-рын шуңа өндәгәннәр.

- Кешенең яхшылыгы теленнән билгеле.

Көнкүрешнең яртысы кешеләр белән сөйкемле булу,
гакылның яртысы матур сорау бирә белу.

Наданлыктан каты фәкыйрьлек юк, гакылдан кадерлемал юк, мин-минлектән начар нәрсә юк.

Яхшыны сүккән белән аты китмәс, яман сүзнең
күңелдә даты (табы-пятно) китмәс.

Яманны күрмичә, яхшының кадере юк.

- Гөнәһ онытылмый, изгелек югалмый.
Мәкальләрнең тагын бер кызыклы ягына туктала-

сым килә. Гаиләгә килен төшә. Ул башта бөтенләй ят һәм билгесез кеше бит инде. Аңа каениш халкы сынап карый, бигрәк тә каен-ана бу эшне бик тыры-шып, җентеклэп башкара. Билгеле, килен дэ моны сизеп, кайберәүләр дәшми нитми чыдамлылык белэн сынау вакытын тыныч кичерә, ә кайберәүләр җавап кайтара, хәттә арттырып та җибәрә. Шуңа күрә кай-бер гаиләләрдә бик саклык белән, ымлап, мәкальләр белән сөйләнә.

Киленен, ничек ? - дип сораганда, каенана әйтә
икән:

Киленем бик яхшы,кыйкымын (чуп-чар) өя, ерты-
гын төя (бэйли) - дип әкрен генә киленнең уңмаган,
затсызлыгын аңлата икән. Оныгын сөйгәндә: "Ба
лам, балам бал татыр, атан, минем җанымдыр, анан,
минем җавымдыр (дошманым)"- дип җырлый икэн.

Кызым, сиңа әйтәм, киленем син тыңла.

- Баланы яшьтэн, хатынны баштан өйрәт - дигәннәр.
Кайберәүләрнең малга бик хирыс булуларын, Ал-

лаһының бу дөньясы фәни гына икәнен онытып, ничек булса да турылы-кыеклы юллар белэн байлыкка омтылуларын өнәми чыгарган мэкальлэр дэ аз түгел. Байлык бик яхшы, эгэр дэ ул намуслы хезмэт белэн табылган булса. Берничә мәкаль:

Ярлы байга җитэм, - ди. Бай тәңергә җитәм,- ди.

Бирмэсэ дэ бай яхшы. Ашамасам да май яхшы.

Авызы кыйшык булса да, байның улы сөйләсен. Байлык - харуннар мирасы.

Байлыкның күбесе намуссыз, хэрам юллар белэн
килэ.

Байны саранлык белэн искэ алалар.

Бай - тәкәббәр була.

Гаилэдэ хатын кешенен, зур роль тотуын, гаилэнен, уңу, уңмавы күбенчә хатын кулында икәнен әйткән мэкальлэр дэ бик гыйбрэтле:

Ирне ир иткэн дэ хатын, җир иткэн дэ хатын.

Гизэгэн хатын (кыдырып йөрәргә яраткан) кич бул-
ганда тыйраксыр (тырышыр).

Яхшы хатын үлсә ирнең башы каңгырыр, яман ха
тын үлсә түшәге яңгырыр.

Кешелернең кире сыйфатлары икейөзлекне, яла-гайлыкны, ялганны, хәйләне, усаллыкны тәнкыйть итеп әйткән мэкальлэр дә аз түгел, Аларның барысын бергә зур итеп җыймасаң, гәзит битенә язылган мәкаләгә күпме сыйдырып була.


^

Мин ул мәкальләрне әллә нигә яратам, ишеткенемне язып куям

 

 

Ике яхшы ирекмәс*, ике яман берекмэс.

Байдын кызы чарлакта ике күзе як-якта.
Байдын кызын бай алмаса

Биреп җибэр бурлакка.

Үтерекче*-үтпәкче, калиянчы*-калпакчы.

Балам, балам бал татыр

Кызым, кызым, кыз-тана
Кызыма килер йөз тана
Илүен* кызыма ясармын
Илүен үзем ашармын.

Байдын кызы туыпты,
Ак күлмәген җуыпты,
Байдын ылы* күрепте
Басын чайкап китепе,
Ярыдын ылы күрепте
Җанып-көеп китепте.

Хөсүет (хөсет итү) кыямәткә калмас.

Иене* котлы печәден*, иенләсеп* ылы үсәр.
Иене котсыз печәден иенләсеп кызы үсәр.

Кабакбүрәк* ырлаган, капкаларын сырлаган,
Җимесбүрәк ырлаган, Җиңгәләрен сыйлаган.

Күзең авыртса, кулыңны тый,
Эчең авыртса авызыңны тый,
Саулыгыңны саклагың килсә телеңне тый.

Асау* булсаң асарлар, юаш булсаң басарлар.
Урта сынлы егет булсаң, Җыенагасы ясарлар.

Яхшы бала атасын түргә салыр, яман бала
атасын гүргә салыр.

Таз таракланганчы туй узар.

Юлдашың булса, юл җиңел була.

Үзе татымаган кеше белми.

Ашыккан алмас, боерган алыр.

Урын тар булса да, күңел киң булсын.

Барча гыйлем кәгазьгә ташмәсә зая була.

Ач карыным, тыныч колагым.

Гыйлем ау хайваны шикелле качучан, язу шуны
бәйләп куючы!

Өч нәрсә күңелдән кайгыларны китерә: су,
яшьлек, матур йөз (яхшы сүз)

Картая башласа да кеше күңеле ныклыгын җуймый,
тән-җан рәхәтлегенә туялмый.

Җаткан җанның навасы.

Спай туңмый калтырый.

Вакыт-үткен кылыч. Әгәр син кисмәсәң, ул сине кисә.

Алдынгыдын* мазасын, соңгы бирер җәзасын.

Яманны күрмичә, яхшының кадере юк.

Ир малына хуҗамын, ул малына ялчымын!

Ир калачы ирекле.

Айдай битең булганчы, аядай маңгаең булсын
(кечкенә бәхетең)

Убыр китте урын калды.

Бер "Убыр" дигән кабилә яшәгән икән, алар күчеп көнбатышка таба киткәннәр.

Җитем* ага, җисер* бикә булыр.

Төсе игедән төңелмә* (курыкма)

Баска* үскәннең бавыры каты,

Таска үскәннең тамыры каты.

Бирәгән кулым, алаган*

Карындагы майды алды,
Капчыктагы кортты алды.
Инде алмага ни калды,
Түрдә утырган колан* чәчле

кызларга кул атпага* аз калды - (нугай олысларын калмыклар басып алганда чыгарылган мәкаль)

Үлчәп аша, Җәяү йөр, тик тыныч булсын күңел.

Кичке шәфакъ кызарса, киленем ул тапкандай булады, иртәнгө шәфакъ кызарса илемде җау чапкандай булады.

Сукырды алсаң сау туар, тинтәкне алсаң суй*
куар.


^

БОРЫНГЫ НУГАЙ ҖЫРЫ:

Җарлы-түбә, Җәмиле

Җайлы икән кыдырмага,

Сәмәк авыл, Колакау –

мисле торган батага.

Биштүбә дигән биспас

халык керешпәсен арага.

Каңга дигән каңгыс халык

Каңгырып китсөн далага

Барын Җыеп алганда

Җан-Киләчедән садага*

Ике сары, - бер кесе* - шайтан туар баласы,
ике кара,- бер кесе арап туар баласы, бере кара,
бере ак,- султан туар баласы.

- Картлык кайда барасың?

Сөйләр сүздән Җарты итпәгә барамын.

Ярлылык кайда барасың?

Җандай дустан Җат итпәгә барамын

Тиләкә* арт ягын кыздыра, ярлының учагын боз-
дыра.

Җылы карасаң күлмәгенә ямаулык сорар.

Ирекли* алмый,- сурыклый*.

Сыйласан, минем би* атымны
Сыйлармын синен, кол атаңны.

Уттан күлмәк кидем (ашыктым).

Арамнан* Җыйган буранга.

Бөленгән өйдән бөленчек алма.

Булыр бала кечкенәдән билгеле.

Берле меңне теләмәс.

Утыз улың булганчы, яман картын, булсын.

Ана күңеле балада, бала күңеле далада.

Баладын эше чала" (өлгермәгән, пешмәгән).

Белгәнгә бер әйткәнең мая, белмәгәнгә мең
әйткәнең зая.

Уңмаганга бер бала бирер, яртысын ала бирер.

Иманлы иманын сагыз итэр (иманына ышаныр),
имансыз:"Мин Җиңдем",- дип китәр.

Оясында ни күрсә, очканда шуны эшлэр.

Нигә өйрәнсә.шуңа нитә.

Тыңлаучыда колак булса, әйтүчедән сүз калмый.

Эшеңне берәү эшләсә, кулың кычып барамы.
Сүзеңне берәү сөйләсә, телең кычып барамы?

Оят кызга кирәк, кыздан да егеткә кирәк.

Акылсыздын зәвыкы* артык.

Алые булса да юл яхшы
Сукыр булса да кыз яхшы.

Дуска көлке, дошманга таба* булмыек.

Кыздагымны* кыйналсам да ташламам.

Җитемнен,* авызы аска* тисә, марыны таскатияр.

Түгелгәннән ялап кал.

Дуңгызның бер кылын Җылкысаң да файда.

Җитем асраганның Җиде атасына нәлит*

Кияү ыл булмас, көл түбә булмас.

Иргә ышанма, Иделгә таянма.

Җитем бозау асрасаң, авызың-борының май бу
лыр, Җитем бала асрасаң авыз-борының кан булыр.

Искегә тимә, исең китәр.

Яман хатын ирен китәм дип куркытыр.

Караның каны чыкканчы, сарының Җаны чыгар.

Таең ат булганчы бияң эт булыр.(1. Глупому веселье превыше всего.2. Слепую возьмешь, здоровый родится, глупую возьмешь, наследство продолжится.)

Ашык итен ач булсан, да ашама, тубык итен тук
булсан, да ташлама.

Бүре арыгын белдермәс
Эткэ тешен ырҖайтыр.

Ялгыз ат чабып тузаны чыкмас.

Эшең беткәнче этнен, кусын* Җик.

Кая булса да кичексәң:"Соңгы* арбаның сула-
гындай*",- булып дилэр.

Яз киярен кыш киеп ярлы кайдан баесын.

КапҖаендай (бирэн) булып ашама.

Аз авыру, ансат үлем.

Сабыр иткән морадына Җиткән.

Сабыр-рэхман, сабырсыз-шайтан.

Кеше сүзе кесән* белән тосау*

Юл агадан, су сагадан. (су Җыелып калган чо-
кыр)

Кадер белгэн карындас им* карындас, им юл-
дас, кадер белмэс карындас ни карындас, ни жол-
дас.

-Энең кили ятыры.-

-Энем өнгә керсен.

-Энеңнен канҖагага* бәйләгән түше бар,

-Энемнең миннән баска нисе бар? Кеме бар?

Алганга алты да аз,
биргәнгә биш тә күп.

Бердә карым* кайтарга бир, бердә чыгып әйтәргә

бир.

Бер уңмаган, ике уңмас

Иртә уңмаган кич уңмас.

Йомшак тирэкте корт басар.

Явызлык киләчәктән мәхрүм.

Беренчеден мазасын, соңгы бирер Җазасын

Алтыга алып бишкэ бир, атың булсын сәүдәгәр.

Аз да Җитәр, күп тә бетәр.

Алтынның кулда барда кадере юк.

Тел белә, теш кала.

Уңган берен-бере батыр, дир
уңмаган берен-бере* кутыр дир.

Ярлыга бер бала бирермен
Яртысын ала бирермен.

104. Ян-ягыма карасам тастан суккан каладай, инде
үземә карасам кияләгән шаладай*

(Уллары I Бөтендөнья сугышына киткәч, әниемең әбисенең сүзләре).

Алла биргәнгә бирә, тинтәк кайгыдан үлә.

Тауны, ташны Җил бозар, адам затын сүз бозар.

Үтерекчеден* чыны зая.

Теләп алган бала, теләнеп кала.

Җаман Җерес Җанга хас.

Җаны теләгән Җылан ите ашаган.

Җаманның Җаны кадерле.

Алладан курыккан аяк тырнагын алыр*, кешедән
оялган кул тырнагын алыр.

Булып торган чагыгыз,
Менеп торган тагыгыз*

Кыш үлтермә яз үлтер,
Ач үлтермә, тук үлтер.

Тередә сөярем ут, үледә киярем ут.

Үлемдә үлем бар икән үкереп гүргә кергәндәй,
Үлемдә үлем бар икән чәҖдәләргә киткәндәй.

Мал күргәндә фәрештә юлдан азар

Байлар белән барышып,
батырлар белән ярышып.

Утырсам упак*, торсам супак*

Сайдавылдай*булма.

-Табам,- дип,-ашаган тамакта* башка бәләдер.

Бай ярлыга әйләнсә битен (йөзен) салыр Җир
тапмас, ярлы байга әйләнсә утырыр урын тап-
мас.

Тая* Җисән тай калыр таймый* Җисәң ни калыр.


^

Мәкальләргә аңлатмалар

Ирекмәс - аерылмас

Үтерекче - ялганчы

Калиянчы - тәмәкече

Илүен - иллесен

Ылы - улы

Йене - Җилкә

Печәден - хатынның

Иенләсеп - тиңләшеп

Кабакбүрәк - вак кабак бәлеш

Асау - усал

Даты - табы

Навысы - рәхәтлеге

Алдынгыдын - беренче көндәш (алдагы)

Аядай - учтай бәхетең

Җитем - ятим бала

Җисер - тол хатын

Теңелмә - курыкма, шөбһәләнмә

Баска - башка

Таска - ташка

Җага - яка

Кыйкымын –чубен

Төяде - төенли

Бирергә яраткан кулым ала да белэ

Колан - калын

Атпага кул сузарга

Суй - нэсел

Мисле - аерым

Бисбас - бишбаш

Садага - тин, тугел

Кесе - кеше

Тиләкә - гайбәт сүзләр

Кизәгән - гизүче

Тыйраксыз - эшләп маташыр

Сурыкмый - ач калмас

Ирекли - кулыннан килгәнне эшләми, зурга сузыла

Би - өлкән атамны

Арамнан - хәрәмнән

Чала - Җиренә Җиткереп эшләмәгән

Гавер - имансыз

Зәвыкы - кызыгы

Таба - злорадство

Кыздагымны - кыз чагымдагыны

Җитем - ятим

Ас - аш

Нәлит - ләгънәт

Бияң - анаң

Ат булсаң да эшеңне бетер

Сулагындай - соңгы арбаның арткы ягы

Кесән - кул бәйләү?

Тосау - тышау

Сага - су Җыелган чокыр

Им - һәм

КанҖагага - ат ияре

Яңгырыр – яңара

Карым - бирә торганга

Кияләгә шаладай - янып бетмәгән күсәк

Үтерекче - ялганчы

Җерес - йөреш

Хас - каршы

Алыр - кисәр

Тагыгыз - тәхет

Упак - бик кыска

Супак - бик озын

Салдавылдай - часовой кебек озын

Тамак - ризыгы бәрәкәтле түгел

Тая - үлчәп, карап

Җисәң - ашаган

Җимәсән, - ашамасаң

qaytu - вернуться

^^^


ортопедия петербург|

Hosted by uCoz