qaytu - вернуться

КИЛӘЧЕМ МИНЕМ

Китабымны туган авылыма һәм нәсел-ыруыма багышлыйм

МОИ КИЛИНЧИ

Зульхабира Ишбирдиева


 

Китапны чыгардылар:

Татар иҗтимагый үзәге "Дуслык" җәмгы-яте,

гомумтатар хатын-кызлар оешмасы "Ак калфак"-ның Әстерхан бүлеге, ЗАО «Концерн "Миг"

Төзүче - мөхәррирләр:

татар бүлеге - Наилә Шакирҗан кызы Фатыхова-Потеева,

рус бүлеге - Наил Закир улы Баширов.

Компьютерда җыйды "Идел"газетасы хезмәткәре Зөһрә Шамил кызы Хөсәенова

Версткалады Марина Федоровна Блинкова

Оештыру эшләрендә ярдәм күрсөттеләр: Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, "Дуслык" җәмгыяте рәи-се Әнвәр Ибраһим улы Алмаев, "Идел" газетасы мөхәррире Габбаз Шаймардан улы Булатов.

Нугай һәм Әстерхан ханлыгы далаларыннан күтәрелгән аксөяк Урусовлар нәселөнең эзе татар һәм рус дәүләтләре тарихында якты йолдыз кебек балкып тора. Затлы нәсел варислары хәзер бөтен җиршарына сибелгән. Шул нәселнең абруйлы кызы -Зөлхәбирә ханым Урусовларның өзелгән буыннар чылбырын ял-гауны, аларны бер учак тирәсенә туплауны максат итеп куя. "Киләчем минем" - китабы буөлкәдә беренче маяк.

Пожелания и предложения, а также по вопросу приобретения книги просим обращаться по адресу:

414035. г. Астрахань, ул. Пришкольная, д. 2, Потеева Н.Ш. Телефон (8512) 35-36-62

ЗАО «Концерн «Миг»

ИЗ №00107 от 23.08.99

Плр № 060250 от 02.02.98 г.

Подписано к печати 26.09.2000 г.

Печать офсетная. Тираж 1500 экз. Зак. 22.

Чишмә башы-Әстерхан

Төрки дөньясындә якты йолдыз булып балкыган Казан ханбикәсе Сөембикә образы азатлык символына әйләнеп безне гасырлар буе озата килә.

Әйе, үз вакытында нугай, Түбән Идел буе далала-ры ханбикәләр үстерерлек бәрәкәтле, уңышлы була. Урта гасырлардагы төрки ханлыкларының варислары берничә йөз елдан сон, да җәмәгатьчелекне үзләренә игьтибар итәрлек шәхесләр үсеп чыгарлык җирлек кал-дыралар.

Шуларның берсе - ханбикә Сөембикәне дөньяга бүләк иткән Урусовлар нәселеннән - Зөлхәбирә Фәрит кызы Урусова-Ижбердиева. Ул үз фамилиясөнә лаек-лы булып, гомере буе Урусовлар данын горур йөрет-те. Аның эчке һәм тышкы дөньясында татар-нугай хал-кының гасырлар буе тупланып килгән асыл сыйфатла-ры чагыла.

З.Урусова-Ижбердиева 1929 елның 5 июлендә Әс-терхан өлкәсе, Нариман районы, Киләче авылындатуа. Әтисе Фәрит Шәрип улы Ижбердиев бердән-бер ба-ласы туарга 3 ай калганда үпкә ялкынсынуыннан үлеп китә. Әнисе иренең үлемен авыр кичерсә дә, ел дигәндә башкага кияүгә китә. Әнисенең әнисе Каль-бибә әби имчәк баласын үзе белән алып кала, күкрәгенә куя,сөт килә. Ул аны үз баласы итеп тәрбияли, милли, дини дөньяви тәрбия бирә. Тик тормыш авырлыгын-нан изелгән гаиләдә сугыш елларында уку кайгысы булмый. Дүртенче классны бетергәч елкы-куй ферма-сына учетчик булып эшкә урнаша. Берничә елдан авыл мәктәбе завучы: "Бала, сиңа укырга кирәк"- дип, аны 7 класска укырга алып китә. Мәктәптә яхшы укый, җәмәгать эшләрендә катнаша, гомерлек класс старо- стасы була.

1949 елда җиделлык белем турында кулына документ ала. Җәй көнне колхозда эшли. Хезмәт көненә бирелгән дөгене Саратовта сатып, әнисе кызына кеше яныны чыгарлык кием-салым алып кайта. Күңелендә һәрчак уку чаткысы булган Зөлхәбирә үз белдеге белән керү имтиханнарын тапшырып, Әстерхан педучили-щесына барып керә. Зур мохтаҗлык, авырлыклар ки-чергән гаиләдә уку турындагы хәбәр хупланып, ачык күңел белән каршы алынмый, әлбәттә. 1954елда баш-лангыч класс укытучысы дипломы алып чыга. Учили-щеда уку елларында җәмәгать эшләрендә катнаша, күпләрнең игътибарын яулый. Кызыл Яр районына эшкә белгеләнелгән яшь белгеч үз көнен үзе күрә алуына шатланып, җиң сызганып хезмәткә җигелә. Әбисе Кальбибәне үз янына ала. Баланы-бала, олы-ны-олы итә белгән яшь укытучы мәктәптә тиз арада авторитет яулый. Үзе кебек яшь укытучыларга һәряк-тан үрнәк итеп куела. Авыл тормышы да күз алдында җанланып китә. Авыл яшьләреннән үзешчән сәнгать түгәрәге төзи. Спектакльләр сәхнәләштерә, концерт-лар оештыра. Күпләр яшь укытучыдан үрнәк алыр-га,аңа тиңләшергә тырыша.

1959 елга кадәр Нариман районында "Сталинец" исемле татарчага тәрҗемә-дубляж газета чыгып килә. 1959 ел башыннан "Кызыл байрак" исемле яңа, мөстәкыйль газета чыга башлый. З.Ижбердиева уку елы беткәч, газетага эшкә алына. Газетаның җаваплы сәркәтибе Таһир Солтанов ярдәме белән талантлы яшь кыз тиз арада журналистика серләренә төшенә башлый. Күп еллар буе җыелып килгән проблемаларны газета битләрендә күтәрә. Зөлхәбирә апа бу эштә дә районда үз кеше.үткен каләм иясе итеп кабул ителә.

Ул тормышны һәряктан колачлаган киң актуаль тема-лерга яза. Әбисе Кальбибәдән, олы яшьтәгеләрдән ишеткән татар халык авыз иҗатын бөртекләп җыя, ши-гырльләр яза. Алар газета битләрендә басылып чыгалар.

Зөлхәбирә ханым газетеда эшләгән чагын искә алып: "Әллә ни озак ара булмаса да, ул вакыт төрле истәлекләр бай хатирәләр белән күңелдә саклана. Мин бигрәк тә авылларга чыгарга ярата идем",-дип искә ала. Җаны-тәне белән газета эшенә бирелгән яшь иҗат иясе 1960 елның гыйнварендә татар газетасының ябылуын авыр кичерә. 1960 елның 1 сентябрендә Казан дәүләт уни-верситетының татар теле бүлегенә укырга керә. Күңеле белән һәрчак татар мохитына, сәнгатькә омтылган яшь студентка ашкынып Казанга килә. Университеттауку-дан тыш үзлегеннән күп әзерләнә. Буш вакытын фәнни китапханәдә үткәрә, студентлар хорында җырлый. Ка-занда ул елларда яшәп иҗат иткән татар язучылары, шагыйрьләр белән якыннан аралаша. "Азат хатын" журналы, "Татарстан яшьләре" газетасында штаттан тыш хәбәрче була. Клара Булатова, Салисә Гәрәева, Шамил Маннапов белән шигърият дөньясында кайныйлар. Кызганыч, Казанда матур гына башланып киткән студент тормышы озакка бармый. Баш авыруы белән авы-рып китеп, читтән торып уку бүлегенә күчергә мәҗбүр була. Зөлхәбирә ханым туган авылына кайтып, укыту-чылык хезмәтен дәвам итә. Авылдашлары арасында Казан, Татарстан, татар тарихы, әдәбияты турында даими мәгърифәт укуы алып бара. Зөлхәбирә Ижбер-диева 1965 елда Гурьевның 5нче сигезеллык мәктәбенә директор итеп эшкә алына. Аңа җитәкче вазыйфала-рыннан башка укытучы, мәктәп интернаты мөдире эшләрен дә башкарыргатуры килә. Казанга сессияләргә йөрергә мөмкинлеге калмый, Гурьев дәүләт педагогия институты ректоры соравы буенча, документлары читтән торып уку бүлегенә күчерелә. Казахстанда эшләү дәверендә З.Ижбердиева Урта Азия халыкларына мәгърифәт, сәнгать нуры алып килә. Татар халкының күренеклө шәхесләрен, шагыйрьлә-рен, композиторларын халыкка таныта. Шәһәр пропагандисты хезмәтен үти. Дүрт тапкыр район Советына халык депутаты булып сайлана. 1975 елда туган ягы-на күчеп китәргә җыенган мәктәп директорын Гурьев зур хөрмәт белән озата.

Хезмәт биографиясенең калган ягын - 20 ел Идел Буе районының Бирюковка авылы белән бәйли. Шу-ның 5 елы мәктәп директоры, калган елларда кичке мәктәп мөдире, тарих укытучысы хезмәте.

Яңа җирдә дә җәмәгать эшләре белән шөгыльләнә, озак еллар педагогия укуы лекторы хезмәтен үти. З.Ижбердиеваның барлыгы 50 ел хезмәт стажы. Шуның 42 елы педагогик хезмәт. Озак еллар укытучылык һәм җәмәгать эшләренә катнашкан өчен күп тапкыр дәуләт бүләкләренә лаек була.

Золхәбирә ханым кайда гына эшләмәсен, татар хатын-кызларына хас сыйфатлары белән күпләрне сокландыра. Үзенең нугай-татар баласы булуы белән горурлана. Яшь чагыннан алып шигырьләр яза, нугай, татар халык авыз иҗаты белән тирәннән кызыксына, гомере буе көндәлек алып бара.Тормыш кырын бик і җыйнак, бары белән канәгать булып үтә. Җыйган дөнья малы - китаплары.

Җанайда эшләгәндә димләп татар егетенә кияүгә чыга.Тик гаилә учагы гөрләп китә алмый.

Зөлхәбирә апаның доньяга китергән бердән-бер баласы үле тугач, гаилә бөтенләй дә таркала (Урусов лар нәселе хатын-кызлары гомер-гомергә бәхетсез булганнар). Үги әтисеннән туганнарының балаларын, оенә алып укыта, тәрбия бирә. Мәктәптән сон, училище, техникумнарда, институгларда укыта, кулларына һөнәр биреп, балаларга тормышта үз юлын табарга ярдәм итә.

1973 елда балалар йортыннан тәрбиягә 1 яшьлек кыз бала ала. Хәзер кызы авырап китү сәбәпле, З.Ижбер-диеваның кулында кызының 8 яшьлек баласы-оныгы тәрбияләнә. Бу - Зөлхәбирә апаның өендә тәрбияләнүче 5-нче бала.

Фәрит хәзер 2-нче класста, яхшы укып йөри. Кичлә-рен, ял көннәрен әбисе белән корьән укый, гарәп гра-фикасын өйрәнә. Олы яшьтә булуына карамастан аның карамаганда калган оныгын тәрбияләүгә күп көч куя.

Зөлхәбирә ханым авылдашлары, райондашлары ал-дында, "Дуслык" җәмгыятендә зур абруйга ия. Гомер-гомергә күршеләре, туганнары белән дус, тату яшәгән. Аның үткән юлы зур тормыш тәҗрибәсе. Караңгы төннәрдә күпләрне үзенең нуры белән яктырткан, күпләргә маяк булган. Аның турында берәү дә начар сүз әйтергә кыймас. ул күп сүзле кеше түгел. Әмма аның фикере белән килешмәгән кеше дә аз булыр. Ул кешегә йомшак күз белән карый, шул үк караш белән кешене тоя, сизә.

Зөлхәбирә Урусова-Ишбердиева Әстерхан татарларның йөзек кашына тиң кызы.

Сиксәненче еллар ахырында Русиядә исә башлаган демократик җилләр тәэсирендә Зөлхәбирә ханым Әс-терханда милли хәрәкәтне әйдәп баручылар дан булды. "Дуслык" җәмгыятенең Уставын төзүдә һәм аңа нигез салуда мөһим роль башкарды. Җыелышларда рәио лек итте, туган тел, гореф-гадәтләргә багышланган кичәләр үткәрде. Ана телөнең матурлыгын нәфисләгән яшьләргә иңдерде, Проектлар төзүдә, карарлар кабул итүдә әйдәп баручылардан булды.

З.Ижбердиева 1990 елда татар-нугай йолаларына нигезләнгән "Балага исем кушу" сценариясен язды һәм сәхнәләштерде. Шул көннәрдән башлап аның ти-рәсенә каләм тибрәтүчеләр, шигырь язучылар туплана башлады. Һәм ул көчләр өлкә әдәби түгәрәгенә нигез салдылар. Бүгенге көндә өлкә әдәби түгәрәге җитәк-чесе буларак, З.Ижбердиева әстерхан шагыйрьләренә ярдәм күрсәтә. Казан дәүләт университетына, педу-ниверстетка татар теле белгече буенча укырга керергә теләге булганнарны экзаменнарга әзерли. Казан һәм башка яктардан килгән тел, әдәбият, тарих белгечлә-ләренә әстерхан татарлары турында материаллар туп-ларга ярдәм итә. Казан һәм Әстерхан археологлары белән Алтын-Урдада, казу эшләрендә берничә тапкыр булды, хезмәттәшлек итте.

Ана телен өйрәнү, халыкның милли аның күтәрү -"Дуслык" җәмгыятенең иң мөһиле бурычы. 1989-90 елларда Әстерхан өлкә мәгариф бүлеге татар җәмгы-яте белән шәһәрнең татарлар тупланып яшәгән төбәкләрендә татар авылларында, педучилищеда, пединститутта татар теле дәресләре укытыла башлан-ды. Бу өлкәдә Зөлхәбирә апа иң авыр йөкне тартты, авылдан килеп тулай торакта торып укытып йөргән чаклары булды. Татар теле укытучыларына методик дәресләр бирде, уку әсбаплары белән булышты. Мәга-риф бүлеге белән уртак тел табып четерекле мәсәләләрне чиште. Авыл һәм шәһәрдә ана телен укыту очен бәрәкәтле җирлек әзерләде. Ул көннәр турында З.Ижбердиева:

-Равиль Патеев белән Н.Крупская исемендәге ки-тапханәдә татар телен укытуны оештырдык. 12 дән алып 76 яшькә кадәр 100 кеше җыелды. Тагын укыту-чылар алып, укучыларны оч торкемгә бүлдек: 1-нче группада бераз булса да сөйләшә алганнар, 2-нче группада бераз булса да яза алганнар, 3-нче группада - телне бөтенләй белмәүчеләр.Үзем өченче груп-паны алдым. 1нче марттан 30 августка кадәр эшлә-дек. Гомеремдә беренче тапкыр үземне судагы балык кебек иркен, горур хис иттем. Ана телендә укыту-ның, сөйләшүнең ләззәтен җаным-тәнем белән той-дым. Татар теленең боеклеген, матурлыгын укучыла-рыма сеңдердем. Группада башка милләт халкы да бар иде. Г.Тукайның иҗатына аерым сәгатьләр бир-дем. Уку елы ахырында олкә архивында эшләүче рус хатыны Черкасова Вера Павловна тактага бер хатасыз белдеру язып куйды. Света Тюменоватирән мәгънәле сочинение язды. Килгәндә ботенләй татарча белмәгән Альбина Муртазина Казан дәүләт университеты татар теле факультетының әзерлек курсына барып килде. Университетны уңышлы тәмамлап, Казанда дин саба-гы һәм татар теле могалимәсе булып эшли (хәзер исемен дә Җәмиләгә алыштырды). Иң тырыш укучым 76 яшьлек Глюза Галина Викторовна булды. Ул дәресләргә шул кадәр җитди әзерләнә иде. Хәттә "Русско-татарский" разговорникны күчереп язды» - дип искэ ала.

1907-1914 елларда Әстерханда Абдрахман Гомәри (Гомеров) нигез салган "Идел" газетасы чыгып килгэн. "Дуслык" җэмгыяте аякка баскач "Идел"-не җанлан-дыру мәсәләсе көн тәртибенә куелды. З.Ижбердиева газетаны гамәлгә кую һәм оештыру эшләрөн башлап йөручеләрдән булды. Газета чыга башлагач, әстерхан татарлары тарихы, күренекле шәхесләребез турында язучы даими штаттан тыш хәбәрчебез хезмәтен баш-карды.

1998 елда "Идел" газетасы оештырган "Туган ягым" бәйгесендә З.Ижбердиева "Древний род - Урусовы из Килинчей" исемле материал белән катнашты һәм 1-нче дәрәҗә диплом, кыйммәтле бүләк белән буләкләнде. Шул елның җәендә Казанда Алтын-Урда темасына багышланган халыкара фәнни гамәли конференция үтте. Конференциядә катнашучы галимнәр, тарих фәннәре докторлары: Казаннан куренекле археолог Альберт Әхмәтҗан улы Бурханов, Дамир Исха-ков, АКШ-тан Шамиль Юлай оглы Алтын-Урда җирлэ-рендә булдылар. "Дуслык" җәмгыятендә "Түгәрәк өстәл" дә катнаштылар һәм Зөлхәбирә ханымның эшенә: "Тематик конференцияләрдә катнаша алыр-лык фәнни эшкә тиң хезмәт"- дип бәя бирделәр.

Зөлхәбирә апа Урусовлар турында материалларны гомере буе җыя. Аның ое Урусовларны табыштыра, гомерлек нәсел җепләре белән бәйли. "Идел" газета-сында затлы нәсел турында материаллар басыла башлагач, нәсел җепләре белән танышырга теләүчеләр-нең саны бермә-бер артты. З.Урусова-Ижбердиева-ны эзләп Урусовлар нәселе Русиянең төрле почмак-ларыннан киләләр.

Зөлхәбирә Фәрит кызы бүгенге кондә Урусовлар нәселеннән чыккан шактый олы.нәселенең тарихын белүче, Әстерханда киләчәктә аларны бербөтен итеп тупларга омтылучы мәгърифәтче, җәмәгать эшлекле-се.

Тубән Идел буйларында, Әстерхан далаларында гомер-гомергә татар, нугай бер булып, дус яшәгәннәр, катнашып беткәннәр. "Идел" газетасына нигез салучы А.Гомәри, нугай алфавитын төзүче мәгърифәтче А.Ш. Джанебеков, "Дуслык" җәмгыятенә нигез салуга юл ачкан ике Ил аксакалының берсе -фоат бабай Гафаров (20 июнь 2000 елда вафат булды) - ботенесе дә нугайлар, Казанда укыганнар, куренекле шәхесләрнең шәкертләре. Фоат бабай соңгы сулышына кадэр: "Татар-нугай дип бүлешмәгез, без бер халык - татарлар. Булешу башка көчләр тарафын-нан татарны көчсезләндерү, үзара ызгыштыру очен эшләнгән сәясәт ул. Татар уз тарихын узе язарга тиеш. Мин узем нугай, туксан яшькэ җитеп, татар белэн нугай арасында аерма күрмәдем. Гомере буе халыкка хезмэт иткән Зөлхәбирә ханым нугай баласы. Аны ничек итеп ике якка бүләргә,мин белмим. Бар кочегезне биреп, Русиянен, коньяк чигендә яшәүче әстерхан татарла-рын берботен итеп саклап калыгыз"- дип кузен йом-ды. Зөлхәбирә апа узе: "Тумышым белэн нугай. Та-тарча белем алдым, укыттым, иҗат итэм. Рус мәктәпләрендә укытучы хезмәтен башкардым,-ди. Татар-нугай бүленешенең сәяси хата икәнен Алтын-Урда, Казан, Эстерхан нугай ханлыклары язмышында аңлатып килә.

"Киләчем минем" китабы Ижбердиеваның гомерлек хезмэт җимеше. Эстерхан татарларының, бигрәк тә яшьләрнең телне белмәүләрен истә тотып, берен-че бүлекне русча бирергә мәҗбүрбез. Икенче бүләктә Зөлхәбирә ханымның гомер буе язган шигырьләре,-татар, нугай авыз иҗатына багышланган материалла-ры. Алар әлбәттә бер китапкл гына кереп бетми, яд-карь итеп туплаган мирас ін халкына җиткерергә Зөлхәбирә апага ходай сәлг. іәтлек, бәрәкәтле озын гомер бирсен. Аның шигырьләрен аякөстө генә укып булмый. Аларның һәрберсе тирән фәлсәфи мәгънәгә ия; куп нәрсә турында уйландыралар, үткән тормышка әйләнеп карарга мәҗбүр итәләр. Хәер, моны укучының үзенә калдырыйк.

Мин китап өстендә эшләгәндә Зөлхәбирә апаның кешелек сыйфатлары һәм иҗатында яңа битләр генә ачып калмадым, уземә рухи нур да эстәдем. Китапны үземнең табиблык эшеннән соң, "Дуслык" җәмгыя-тендәге күп санлы җәмәгать эшләреннән, "Идел" га-зетасын ясаганнан соң, төннәрен эшләдем. Эшкә алын-гач та, рух күтәренкелеге, көч-кодрәт килеп кушыла иде. "Киләчем минем" өлешчә булса да, Әстерханда Урусовлар нәселе эзен яктырткан беренче китап. Ә, 1917 елдан соң, Әстерханда чыгарылган өченче татар китабы (өчесен дә 2000 елда чыгардык). Бу аксөяк нәселенең җаннары китапны коръән көткән кебек көткәннәрен күңел сизә: «Без бу көнне бик озак көттек нәсел-ыруыбыз фатиха белән теләктә тора, көч бирә",-дигән фикер кара төндә күңелгә иңә иде. "Киләчем минем" китабын редакцияләгәндә мин ниндидер көч тәэсирендә эшләдем һәм ул сихри көч минем белән калды да. Китабыбызны кайбер сәбәпләр аркасында кыска вакытта, ашыгып ясарга мәҗбүрбез.

3. Ижбердиева иҗатында, "Тамырларда ирек сөйгән Сөембикәнең гореф гадәтләре чагыла",- дип яза. Аның һәр сузе, һәр адымы берничә тапкыр үлчәнгән. Бу һәр хәлдә мөмкинлектән файдаланып, һаваланып алу да түгел. Зөлхәбирә апа үзенең эчке дөньясына җиз иләктән үткән бик сирәкләрне генә якын китерә, дөрес-рәге, иманына туры килерлек юлдашларны үзе сайлап ала. Тормыш тәҗрибәсе туплаган өлкән кеше буларак, төрле шартларда да, уз фикерен ерактан башлап, фи-кердәшенә үтемле тәрбия чарасы итеп җиткерә. Зөлхәбирә апа күзгә бәрелеп тора торган кеше түгел. Бер Караганда гади генә авыл укытучысы, шәхес буларак танышкач, ул сине гаҗәеп дөньяга алып кереп китә. Ул дөньяның үз агы-мы, үз үлчәме бар, аны сизә белергә, тоя белергә кирәк. Миңа моның өчен 10 еллап вакыт кирәк булды. Золхәбирә апа белэн булганда гүя вакыт кирегэ ала, мин үземне Әстерхан, Нугай ханлыгы заманнарында яшәп алган кебек сизәм. Аның белән булган вакыт-ларда күп тарихи сорауларга җавап таптым. 3. Урусова Ижбердиева белэн озак гомер аралашып яшәгән нечкә күңелле профессиональ иҗат кешесе шул нэсел-нен, якты йолдыз кебек балкыган Казан ханбикэсе Сөембикәнең портретына остәмә табигый бизәкләр табыр иде. Зөлхәбирә ханымның тормыш һәм иҗат юлы бүгенгә эле тулысынча эстерхан татарларына да таныш тугел.

Безнен, алда татар, нугай ханлыкларының өйр әнелмәгән яңа бите. Тарихчыларга җиң сызганып эшләргә яңа офыклар ачылды.

Әстерханда Урусовлар данын кире кайтару - шул якларда яшэгэн татар - нугай халкынын, намус эше. Беренче буразналар сызылды, туфракка бәрәкәтле орлыклар салынды кебек. Яшь үсентеләр бүгенге за-манның салкын җилләренә, кар-бураннарына каршы торырлык булып, ныгып, бу асыл нәселнең тирән кат-ламнары белэн кушылсыннар иде. Буыннарнын, озелгән чылбырын дәвам итүдә бүгенге көндәге Уру-совларның үзләреннән дә тормыш күпне таләп итә.

1999 елның 5-7 июлендә әстерханда Бөтендөнья татар Конгрессының күчмә утырышы узды. Күчмә уты-рышы эше арасында Зөлхәбирә ханымны "Сөембикә" журналының баш мөхәррире, "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Роза Рахматулловна Туфи туллова үзе Киләчегә килеп, юбилей белән котлап кит те. Соңгы вакытта сәламәтлеге какшаган Зөлхәбирс апага бу тарихи вакыйга иң яхшы тән һәм җан дәвасы, булды. Үзенә карап әйтелгән һәр сүзне, үзенә карап төбәлгән һәр күзне күңеленең иң тирән почмагына сеңдереп баручы Золхәбирә апа:" Роза Рахматуллова-ның Киләчегә килүе - авыл тарихына кереп калды. Бу мине 70 яшемә иң зур бүләк, үткән юлыма бәя бирү, җирдә яшәүемнең мәгънәсе",- дип бәяли.

"Дуслык" җәмгыяте рәисе урынбасары, калфак" ның

Әстерхан бүлеге

Наилә Яүширмәле.

qaytu - вернуться

^^^


срочный выкуп авто|

Hosted by uCoz