Астраханские татары

Слово  о  мечте, которая исполнилась.... 

 

вернуться

Много  лет назад маленькая девочка, стоя перед зеркалом, примеряя  мамины платья и бусы, видела  себя на сцене, мечтая творить,  перевоплощаться.  Время шло…  Первая роль – Ульяна Громова в школьном спектакле стала первой ступенькой  к мечте, плюс репетиции в народном  татарском театре по воскресеньям,  наблюдения за взрослыми, старшими  артистами наполняло её уверенностью…  Школа,  книги,  встречи с новыми людьми, но увлечение творчеством  не угасало…

1976 год – начало творческой деятельности:  в трудовой книги записано –  после Астраханского училища культуры направлена инструктором в татарский народный театр,  стала его директором,  заведовала  автоклубом. 

Агитбригады, концертные номера, спектакли -  круговерть интереснейших дел.

Встречи с интересными людьми. «Я никогда не забуду моих наставников, - вспоминает героиня моего  повествования, -  Нурия-апа и Мансур-абый Гайнутдиновы,  Рамазан-абый и Бибинур-апа Крутовы  поражали своей увлеченностью, святым отношением  к СЦЕНЕ.  Уже тогда, смотря на них, я мечтала о своем, собственном коллективе, где будут воплощаться  мои замыслы».  15 лет отдано театру…

Вскоре  пригласили её  на работу  в ГТРК  «Лотос», вести татарские передачи.

Радовалась. «Какая я была наивная!  Здесь требовалось не только знать  татарский язык, но и уметь  вести передачи, иметь навыки журналистской работы.  Идея передач  на родном языке  была очень своевременна,  мы назвали их  «Родной язык – колыбельная песня»,  где соединили  песни, сказки,  встречи с интересными людьми.  Неуёмная  энергия  Лены Галиевны Кадыровой, которая тогда работала  вместе со мной,   поражала всех,  двигала дело вперед. Не пасовать перед трудностями, преодолевать препятствия с человеческим достоинством  научила меня Лена-апа».

Время летит вперед.  А мечта манит… Требуется больше знаний,  и в  1983 году закончен  Самарский государственный  институт культуры, и вскоре…

«А  точнее  в 1992 году  меня  приняли на работу в Областной Центр творчества  детей и юношества  художественным руководителем. И, благодаря судьбе, в  1994 году началась  работа, десятилетние итоги  которой  вы видели  на  юбилейном концерте. Исполнилась мечта – у меня есть  «Нур»!»

 Дорогие читатели, чуть с опозданием представляю Вам  свою героиню – Миннуру Измайловну  Яваеву,  прекрасного педагога, талантливого человека,  замечательную жену и мать. 

С юбилеем Вас, Минура апа!

Минем уйлануларым

Ниһаять, бу көн дә килеп җитте. Элек – электән үз тормышымның иң җитди мәсъәләре турында уртага салып сөйләшкәннәр һәм аларны хәл итәр өчен, ата - бабаларыбыз җыенга җыелганнар. Безнең дә конференциябездә чыннан да карыйсы мәсъәләләр җитди иде. Беренче чиратта кичектермәслек итеп аларны чишәргә кирәген дип, А.И.Алмаев сөйләде. Туган телебезне саклау, өлкәбездә балалар өчен татар гимназиясе ачылырга тиешлеге турында сүз куелды. Хәзерге дөньяда акча кирәк. Ни өчендер чиркәүләргә, мәчетләргә акча табыла, ә мона татар балаларына үз ана телен, гореф – гадәтләребезне, тарихыбызны өйрәнү, мәктәпләр, гимназиялар юк, дияргә була. Ә ничек безнең балаларыбыз үз моңнарына кайтсыннар? Татар көйләре, халкыбызның җырлары яшь буыннарга, яшьләргә өйрәтелми. Кем биредә гаепле? Татар халкы үзенең үсешендә төрки каганлы, Алтын Урда ханлыгы чорларын узды. Аның артында мең еллык дәүләтчелек тарихы тора. Бу безнең ата – бабаларыбызның мирасы һәм 1000 еллык борынгы тарихыбыз бар икән, шуны дөрес итеп рус тарихчыларына ачык итеп сөйләргә кирәк. Сарай, Эль – Махрусыбыз бар икән, шуңа багышлап хәтер кичәләребезне кузгатып, 1000 елдан артык яшәгән ата – бабаларыбызның изге җиренә багышлап, зур итеп тарих китабына язарга кирәк. Шул исәптән безгә бүген тарихыбызны дөрес бәян иткән тарих чыгышлар белән өлкәбездә оештырылган конференцияләрдә, кичәләрдә сөйләргә кирәк. Бу юлда барыбызга да түземлелек белән йөзебезгә тап төшермиенчә дәлилләргә, чөнки

Әстерханыбызның 1000еллык юбилеен уздыру, безне дөньяның алдынгы милләтләре рәтенә бастырырга мөмкин. Бу вакыйга яшьләребез өчен үрнәк булыр иде. Инде яшьләр темасына күчкәндә, күңелдә сораулар туа. Безнең батыр татар егетләребез, матур кызларыбыз кайда соң? Ни өчен алар читкә кагылалар? Θлкәбездә рус яшьләр «Есть решения» дигән яшьләр өчен газета бар. Биредә бик күп проблемалар ачыклана. Ә менә татар яшьләре – безне үз язмышы, киләчәге борчымый шул. Әстерхан өлкәбездә «Татар яшьләре» оешмасы юк. «Ничек без мондый хәлгә килеп җиттек соң?»- дигән сорау туа. Безнең чор яшьләре татар мәктәпләрендә, гимназиядә укырга омтылмадылар, чөнки югары уку йортларында имтихан тоту, уку бары тик рус телендә генә алып барыла, диярлек. Яшьләргә нишләргә? Урта мәктәпләрдә татар теле (не востребованный) кирәк түгел дигән сүз. Миңа калса, безнең татар яшьләрдә мирасыбызның төп тамырларын, чын тарихын дөрес өйрәтмәделәр, рус әдәбиятын, рус тарихын гына өйрәттеләр. Шуңа күрә хәзерге балаларыбыз татар гаиләләрендә татар телендә сөйләшмиләр. Яшьләргә туй йолалары турында, аның тәртибе турында кем сөйләсен? Ә менә татар яшьләр оешмасы төзелсә, биредә актив катнашучылар үзебезнең рухи байлыгыбызны сакларлар иде. Яшьләр кичәләре, фестивальлар, конкурслар, викториналар, КВНнар, бәйрәмнәр биредә үтәр иде. Шул арада яшьләр бер берсе белән очрашып – аралашып, үз ара ярдәм итешеп, бер берсеннән рухи көч алып яшәр иделәр. «Дуслык» җәмгыяте бу юлда яшьләргә ярдәм кулын сузырга әзер. Яшьләр арасында лидер кирәген истә тотам.

Ә бит талантлы, укымышлы яшьләр бар. Без алар белән горурланабыз. Татар рухын кайтару, аның иң яңа тарихының башлангыч хәрефләрен сез, яшьләр, язарга тиеш. Яшьләр өчен, киләчәгебез өчен Әстерханыбызда татар әдәбияте һәм сәнгате декадасы булырга тиеш. Биредә татар драма һәм комедия театры ярдәм итәчәк. Яңа спектакльлар, кичәләр, «капустниклар», бенефистлар, концертлар аша яшьләребез татарларының язмышын шактый үзәнчелекле итеп ачыклар иде,чыннан да татарларның тарихы өйрәнеп бетмәгән әле. Яшьләр театры яктылыкка чакыра, яшь буынны тәрбияли. Безнең театрыбызда ветераннар группасы бар. 45 ел инде театрыбызга тулды, аның баш режиссёры Р.К. Джаббаров Татарстанның атказанган сәнгать хезмәткәре сәхнәгә күп спектакльлар куйды. Безнең татар театрыбызның тарихы бай. Мин дә үз гомеремне театрга багышларга телим, яшьләр өчен драматик, поэтик- музыкаль әсәрләр куясы килә. Насыйп итсен театрның ветераннары белән яңа спектакльларда очрашырга. Әле эшлисе дә, эшлисе бу юлда. Театр өчен яңа бина төзәргә. Бизнесменнарга, предпринимательләргә, өлкәбезнең җитәкчеләренә игътибар итәсе килә. Татар театрыбызның тарихы югалмасын иде. Бу безнең Әстерханыбызның гәүһәр йөзек кашы. Милләтебезнең асылы – яшьләр. Яшьләрне тәрбияләүдә – безнең бурычыбыз. Ә яшьләр үз Ватанына хезмәт итәргә тиеш. «Дуслык» җәмгыяте яшьләр үзәге ачуны таләп итә. Биредә «Интеллектуаль» дигән благотворительный фонд оештырырга мөмкинлек туа. Шәһәрдә талантлы, зыялы шәхесләр бар. Губернаторыбызның стипендиатларына премияләр, түләүсез путёвкалар чит илләргә, халык ара фестивальларга, конкурсларга җибәрер өчен мөмкинлек ачылыр иде. Бернәрсәдә үзеннән үзе килми. Аның өчен көрәшергә кирәк. Барыбызга үзебезнең язмышыбызны үзебез хәл итәргә иде. Вакыт үтә, соң булмасын!

Миңнура Яваева

 

©2004-2009 yillar.  "ӘsterxaN" - "Астрахань" при использовании материалов сайта,  ссылка обязательна Sarı Bolğar

Рейтинг астраханских ресурсов

 

Hosted by uCoz