Сезнең өчен булсын.

 

Телим Сезгә матур, тыныч тормыш, саулык, шатлык һәм зур уңышлар,

Булсын кояш, булсын аяз күкләр, тик булмасын канлы сугышлар.

Булсын Ана, булсын чибәр кызлар, булсын картлар, изге әбиләр.

Булсын якты, матур, озын гөлләр, тик булмасын толлар, ятимнәр.

Булсын дөнья гөлчәчәктәй Сезгә, үссен гөлләр, бодай, арышлар.

Булсын бәхет һәм дә саф мөхәббәт, тик булмасын кайгы, сагышлар.

Булсын Ислам, булсын тулы Иман, ишетелсен һәрчак азаннар.

Булсын савап, булсын Сезгә җәннәт, тик булмасын явыз - яманнар!

Бәйрәмегез белән, Хатын - Кызлар, Яшь киленнәр, Әби-Аналар!

Тели Сезгә матур тормыш ирләр, тели Сезгә картлар, балалар!

 

Хөҗҗәтельислам.

 

 

 

кайту

решетка окно цена
Hosted by uCoz