Абыстайлар Корьән укый

 

Абыстайлар Корьән укый  зур мәчеттә.

Бармак белән капшап сүзләрен.

«Яшь чагында укымадык», - диләр,

Кичер инде Ходай үзләрен.

Абыстайлар шулай Корьән укый,

Күзләреннән яшьләр тамалар.

Соң килде шул Иман безнең өчен,

Туды безгә Ислам яңадан.

Абыстайлар безнең Корьән укый,

Тырышып – тырышып «Ясин» сүрәсен.

Күздән яшьләр килә. Тик бер Ходай белә

Ахирәттә ниләр күрәсен.

        Абыстайлар барысы да Корьән укый.

        Савап диләр. Булсын безгә дә.

        Булсын Ислам, булсын һәрчак Иман.

        Телибез без, дуслар, сезгә дә.

 

Хөҗҗетельислам.

 

 

кайту

монтаж инженерных систем
Hosted by uCoz