Мәрхүмә тормыш иптәшем Розага багышлыйм.

 

Туган көнеңә.

 

Үткән еллар чәчәк ата идең,

Инде Розам чәчәк атмассың.

Киттең миннән бик тә еракларга,

Минем  янга кире кайтмассың.

Тели идем сиңа озын гомер,

Насыйп булмады шул теләгем.

Моңсулана күңел, онытырлык түгел,

Сагыш белән тулы йөрәгем.

Нәрсә телим инде туган көнгә?

Иркен булсын яткан каберең.

Иман нуры белән тулсын, савап булсын,

Җәннәт телим сиңа,  бәгырем.

Онытмасын сине дусларың,

Шатланмасын синең дошманың.

Исән калган варисларың синең

Үтәсеннәр Ходай кушканын.

 

Хөҗҗетель - Ислам.  

 

 

кайту

индивидуальный выставочный стенд|
Hosted by uCoz