Чыгарсыңмы каршы алырга

 

1. Тыңларсыңмы яшьлек хисләремне, җырларымны кушып җырласам?

Каршы төшмәссеңме,йөрәгемне мәхәббәтем белән чорнасам?

Минем белән тормыш сукмагыннан риза булырсынмы үтәргә?

Аерылганда вәгъдә бирерсенме ,кабат кайтуымны көтәргә?

 

2. Ашкынулы йөрәк көтә көн дә, уртак таңның сызылып атканын.

Яшьлегемне җырга салган чакта ,кушылып җырларсыңмы, аппагым?

Кайткан чакта Сарман буйларына ,яннарымда мәңге калырга.

Кырык эшең ташлап ,кырык якка чыгарсыңмы каршы алырга?

 

Д.Гарифуллин, В. Әхмәтшин

кайту

хирургия блефаропластика|
Hosted by uCoz