Сәлам Әстерханымнан !

 

Казанга 1000 ел була ди, тәбрик итәбез Сезне!

Без бит шуннан чыккан халык: баба – әбиләр шундагы.

Әстерханнан сәлам Сезгә, саулык белән торыгыз.

Шатлык белән уздырыгыз, яшьлектә типтерегез.

Казаныгыз ашлар белән тулсын, ялкыныгыз сүнмәсен.

Татарларның башкаласы аста кала күрмәсен.

Күрсәтегез мәмләкәткә ничек торырга кирәк.

Тәртип белән үткәрегез, тәртип белән торыгыз.

Без Казанның токымнары Әстерханда туганбыз.

Кунакка безгә килсәгез, тәстерханнар җәярбез.

Наилә Мустафина.

 

 

 

 

кайту

Hosted by uCoz