Көттек без сине

 

Әтием, син киттең изге сугышка.

Киттең син, әти, безне калдырып.

Көтте сине әни, көтте сине улың,

Көттек без икәү сине сагынып.

Әни елады, улын уйлады,

Уйлады, улым, сине исән дип.

Матур яз килгәч, дошманны җиңгәч,

Әтием минем кайтып җитәр дип..

Ләкин, әтием, син бит кайтмадың,

Һаман без сине өзелеп көтсәк тә.

Я бүген кайта яисә иртәгә,

Кайта,кайта дип, өмет итсәк тә.

Айлар артыннан еллар үтәрләр.

Улың да синең зур үсеп җитәр.

Әмма сөйгәнең, бергә дигәнең,

Сине онытмас, ул һаман көтәр.

Онытмый әнкәй әле дә көтә.

 

Хөҗҗетельислам 

кайту

выставка китая москва|
Hosted by uCoz