Иске агач өйләр

 

Туган якларыма аяк бассам,

Чалыш – чылыш агач өйләр бар.

Урам буйлап, ятим сыйфатында,

Моңаешып, басып торалар.

 

Кайсы бозык , кайсы хәлдән таеп,

Чите белән җиргә батылган.

Тәрәзәләр күптән сукырайгач,

Капкач белән тыштан ябылган.

 

Бу йортларның нигез хуҗалары

Атлар җиккән, сыер асраган.

Гомерләре узып,әҗәл җиткәч,

Барысын да туфрак каплаган.

         

Бер нәрсә дә калмый, вакыт бетә.

Гыйбрәт алам урамнан узып.

Мин үзем дә еллар арткан саен

Картаямын, искереп, тузып.

 

                                Н. Фатхулин

кайту

дизельгенератор 200 квт|
Hosted by uCoz