Яшел мәчет – бүген !

[qaytarga]

Бу мәчет 1824 нче елда салынган. Ул бик зур түгел бер бина. Аның төсен яшел буяуга буяганнар. Шул сәбәпле бу мәчетне Яшел  мәчет дип, ә кайберләре – Нугай мәчете дип атаганнар. Биредә яшәүче мәхәллә мөселманнары менә 180 ел бу мәчетне эшләткәннәр. Беренче мулланың исемен хәзер беркемдә  белми инде, тик шунсы гына  билгеле – ул мулла ахун дәрәҗәсендә хезмәт иткән, хәзерге имам – хатыйптан да бөек исем булган.Хәзерге вакытта Юнус хәзрәт мулла булып  эшли, аның якын эшчесе – Рафик абый. Юнус хәзрәт бу мәчеттә 20 ел эшли инде. Шул еллар  арасында, кешенең киеме – салымы кебек, мәчетнең дә сыйфаты (идәннәре, диварлары) үзгәргәннән үзгәрә башлый. Әйтеп була, мәчет  тә картая бит. Бу хәлләрне күреп, мәчет эшчеләре уйга калалар: ничек ремонт итәргә?                       Сорауны болай чишәләр: 4-5 ел садака акчаларын банкта саклыйлар, аннан соң кирәк материалларны алалар (мәчетнең подвалын яңарталар, яңа идән түшиләр, диварларына евро-ремонт ясыйлар). Бөтен эшне халык осталары эшли. Эш хакы – Алла ризалыгы өчен – тиген. Кайсы кирпич, кайсы   цемент, кайсы ковролин белән эш итә.Тәхәрәт бинасына  су кертүме, мәчет бинасын җылытумы—һәрбер эшне халык эшләде. Без хәтта аларның исем – фамилияләрен дә белмибез. Ә эшләүчеләргә берничә бай  кешеләр үз  акчаларын  түләделәр. Эшләүчеләр һәм акча бирүчеләр  төрле милләтләрдән  мөселман халкы: татар, казах, таджик, үзбәк халкы. Чит илләрдә яшәүче  мөселманнар: төрекләр, бангладешчылар.                                               Беренче эшебез – подвалга туфрак җәйдек, мәчетнең фундаментын ныгыттык, мәчетнең нигезен яңарттык. Моны 2003 нче елда эшләдек. Яз, җәй, көз көннәрен мәчет йортында зур шатёр ясап, намазлар укыдык.       Икенче эшебез – мәчетнең залын, беренче катта булган  бүлмәләрне эшләдек. Идәнен ковролин белән яптык, матур итеп электрик лампалар куйдык, мәчетнең диварларын, тәрәзә пыялаларын, рамнарын яңарттык.              Θченче  булачак эшебез ( хәзергә акча юк дип тә әйтергә  була, садака җыябыз) - административ бүлмәсен яңартырга. Хәзер бу бүлмәдә мәчетнең  имам - хатыйбы да, аның ярдәмчесе дә , мәчетне саклаучы да утыралар. Дүртенче булачак эшебез – мәчетнең икенче катын ремонтлау, анда уку бүлмәләре тезү. Бишенче булачак эшебез – икенче катта хатын – кызлар өчен дога – намаз уку бүлмәсен ремонтлау. Мәчеттә эшләүчеләр үзләре дә төрле якларга ярдәм кулын сузалар: Кзандагы авыру балалар мәктәбенә дисеңме, «Идел» газетасына дисеңме, Ислам университетына дисеңме - барсына да ярдәм итәләр. Бик зур рәхмәт Сезгә, Яшел мәчеттә эшләүчеләргә!

Д.Бурнаш.

 

шаблоны рекламные вывески|

 

 

Hosted by uCoz