Падишаһ аз бирмәс.

[qaytarga]

 

Падишаһ аз бирмәс. (Мәсәл)

Бер падишаһ балаларның Коръәнне ничек үзләштерүләрен белер өчен дәрескә кергән һәм шул вакыт аның игътибарын бер бала җәлеп иткән:

-Балам, укуларың ничек бара? Син сыйныфның иң әйбәт укучысыдыр әле?- дип сораган.

     Бала:

-Кешегә үз – үзен мактау килешмәс, - дигән.

Шуннан падишаһ укытучыдан бу бала турында сорашкан.

Укытучы:

-Бу бала бик әйбәт укый, сыйныфта беренче,- дигән.

Падишаһ кесәсеннән бер алтын тәңкә чыгарган  һәм әлеге балага сузган. Ләкин бала тәңкәне алырга ашыкмаган, моның өчен әтисенең сүгәчәген әйткән. Шуннан падишаһ:

-Ал, ал, падишаһ бирде диярсең, - дип Баланы үгетләмәкче булган.

Моңа җавап итеп бала:

-Падишаһ бирсә, күп итеп биргән булыр идее дип, әти миңа ышанмаячак, - дигән.

Бу сүзләрне ишеткәч, падишаһ балага уч тулы акча чыгарып бирергә мәҗбур булган.

Д. Гиль.

 

ведение бухгалтерии компаний|

 

 

 

 

 

Hosted by uCoz