Никахны ничек сакларга?

[qaytarga]

 

Мәхәббәт бер булырга тиеш. Бер кешенең икенче кешегә мәхәббәте – икесенең дә мәхәббәтләре Аллаһуга булырга тиеш.

Мәхәббәт нинди булырга тиеш соң?

«Йә, Раббым, мин синең әмерләреңә буйсынам», - дип, шушы мәхәббәтебезне гамәлдә күрсәтә торган булсак, бәндәләрнең үзара мәхәббәте дә Аллаһ ризалыгы өчен була. Пәйгамбәребез әйтә: «Бер – берегезне яраткан вакытта Аллаһ өчен сөенегез. Бер – берегез белән аерылган вакытта да Аллаһ өчен аерылыгыз. Ул мәхәббәт, ул аерылу шул вакытта дөрес була».

Әгәр бу атнада берәүгә «сөям»дисәгез, икенче атнада икенче кешегә: «Мин Сезне бөтен нәрсәдән өстен күрәм, җанымнан да, рухыма, гомеремә караганда да артыграк күрәм»,_- дип әйтсәгез, ул мәхәббәт белдереп сүз куешканбыз, өйләнешкәнбез икән, ул мәхәббәтне сакларга кирәк. Мәхәббәт – ул шәһвәт – җенси дәрт. Ләкин мәхәббәтне кайгыртырга, хөрмәтләргә, сакларга кирәк. Ирнең дә, хатынның да хаклары бар. Гаиләдә гомуми хокук һәм хаклар. Аларны сакласак, нур өстенә нур, мәхәббәт өстенә мәхәббәт була.

Тик кайберәүләр үз – үзләренә бик күп мәхәббәт сала.

Никахны ничек сакларга?

Аерылышкан вакытта ир хатыны, хатын ирне яманлый. Гаепсез тараф булмый. Холык һич тә бер үк төсле түгел. 4-5 млр кеше бар, ләкин бармак эзләребез бер үк төсле булган адәмнәр юк. Ә инде өйләнүшенең беренче елында бер - беребезгә ирек куйсак, кимчелек- хаталарыбызны күрмәмешкә салышсак, гафу итсәк, гаиләләр таркалмас иде.

Сабырлыкка такыр булу сәбәпле, сабыйлар ятим кала. Инде 15 - 20 елдан соң шушы ук хәлне балалары кабатлый.

Бер хатын белән генә яшәү хәерлерәк, дигән сүз бар. Ләкин ирләрнең иманнары зәгыйфь булган шикелле, хатын – кызның да иманы зәгыйфь: «Ирем, син зина кылып йөрмә, әгәр шулай эшләсәң, җәһәннәмдә янарсың. Икенче хатын алуың хәерлерәк»,- ди кайбер хатыннар. Ә кайберәүләр:  «Ирем зина кылса кылыр, икенче хатын алмасын», - дип әйтүчеләр дә очрый.

-Никах берничек тә өзелмәскә тиеш дип әйтеп буламы?

Һәрбер кеше үзенең сөйгән кешесе белән булырга тиеш.  Ләкин гомер буе бер аҗдаһа белән яки бер юньсез исерек белән интегеп  яшә, димибез. Шәригатебездә авыр булса да талак, аерылу дигән сүз бар.

Сине исерек ирең кыйный икән, хәрам ашап - эчеп,  Аллаһуны танымый, зина кылып йөри   икән, яисә киресенчә,хатын – кыз иренә буйсынмый, пакълекне белми – гомер буе интегеп яшә дигән сүз түгел. Талак – шәригатьтә хәләл. Шуның өчен бәндә үзенең сөйгән, күңеленә хуш килгән кешесе белән булырга тиеш. Әгәр шушы кешелек мәхәббәте булмаса, никахлашырга кирәк.

- Байлыкка кызыгыпмы, башка сәбәпләр беләнме, хәзер үзләреннән күпкә өлкәнрәкләргә кияүгә чыгучылар бар. - Бу – табигый хәл. Зур түрә үз кызын кайдадыр дискотекада күрешкән егет белән генә никахландырмый. Ул үз арасыннан ниндидер бер түрәнең баласын сайлап йөри. Катлау – сословие дигән нәрсә бар. Теләсәк – теләмәсәк тә без үз даирәбездәге, үз катлавыбыздагы кешеләрне сайларга мәҗбүрбез. Үз балаңа кияү, килен сайлаганда, акча ягын, байлыгын карамасак та, барыбер нәселен, затын карыйбыз.

 «Динсез яшәп булмый» китабыннан

 

 

бассейны строительство обслуживание|

 

 

Hosted by uCoz