Иман вә гыйбәдәт.

[qaytarga]

 

Динкешеләрне дөньяда һәм ахирәттә бәхетле итәр өчен Аллаһ тарафыннан пәйгамбәрләр аркылы кешеләргә ирештерелгән әмерләр һәм тыюлар.

Ислам диненең өч зур өлеше бар:

1.Иман. 2 Гыйбадәт. 3 .Әхлак.

Иман – нәрсәгә булса да чын күңелдән ышану.

Иманның шартлары:

1. Аллаһка ышану.

2. Фәрештәләргә, китапларга, пәйгамбәрләргә , ахирәт көненә, тәкъдиргә ышану.

3.Фәрештәләр нурдан бар ителгәннәр. Кешеләр туфрактан, фәрештәләрдә ирлек – хатынлык юк, алар ашап – эчмәсләр һәм йокламаслар, гөнаһ эшләмәсләр, күзгә күренмәсләр.

Фәрештәләрнең иң бөекләре:

1.Җәбраил. Аллаһның әмер вә тыюларын пәйгамбәрләргә җиткерүче, Аллаһ белән пәйгамбәр арасындагы илче.

2.Микаил. Табигать эшләре белән идара итүче фәрештә.Яңгыр, кар, җил һәм табигатьтәге ризык эшләре белән вазифалы фәрештә.

3.Газраил. Җан алучы фәрештә. Аллаһның әмере белән әҗәле җиткән кешеләрнең рухын ( җанын ) алучы.

4.Исрафил. Кыямәт көнен кешеләргә белгертәчәк фәрештә. Сур исемле бер коралга өреп, дөнья тормышының беткәнен һәм кыямәт көненең башланганын белгертүче .

5. Кирамәк Катибан фәрештәләре.Кешеләрнең гөнаһ – савапларын язып баручы фәрештәләр.Алар кешеләрнең уң һәм сул җилкәләрендә булалар. Уң яктагысы – савапларны, сул яктагысы – гөнаһларны язып бара.

6.Мөнкәр вә Нәкир фәрештәләре. Вафат булып, кабергә күмелгән кешедән: «Раббың кем?Пәйгамбәрең кем? Динең нинди?»-дип сорарлар.Бу фәрештәләргә» сөяль фәрештәләре» дә диелә. Динебезнең әмерләре буенча мөселман булып яшәгән кешеләр, бу сорауларга җавап биреп, кабер газабыннан котылырлар.

7.Хафаза фәрештәләре.Кешеләрне төрле каза вә бәлаләрдән саклаган фәрештәләр.

  Абдурахман Каяа әфәнде.

 

 

душевые двери|

 

 

Hosted by uCoz