Гөнаһ

 

[qaytarga]

 

Гөнаһ – ахирәттә кешенең газапта калуына сәбәп булачак сүзләргә, эшләргә вә хәрәкәтләргә гөнаһ диелә. Ислам динендә гөнаһлар ике өлешкә аерыла. Болардан беренчесенә гөнаһ – и кәбаир (зур гөнаһлар), икенчесенә гөнаһ – и сагаир (кечкенә гөнаһлар) диелә. Кайбер Ислам галимнәре: «Гөнаһ гөнаһтыр, аның кечкенәсе, зуры булмас»- дип, бу гөнаһларны болай бүлүгә каршы төшәләр. Бу турыда бәхәсләр әле дәвам итә. Гөнаһларны ике өлешкә бүлгән галимнәр, «Коръән» аятенә таянып, эш итәләр.«Әгәр Сез Аллаһ тарафыннан  тыелган гөнаһларның зурларыннан саклансагыз, сездән кечкенә гөнаһларны да ерагайтырбыз. Сезне шәрәфле бер урынга күтәрербез.»(«Ниса» сүрәсе, аять 31).

Кайбер Ислам галимнәре буенча зур гөнаһлар унҗиде:

-үзеңне Аллаһка тиң күрү;

-зур гөнаһларны дәвам итү, аларны ташламау;

-Аллаһның рәхмәтеннән өмет өзү;

-Аллаһы Тәгаләнең гафу итәчәген онытып, газабына ышану;

-ялган таныклык бирү;

-намуслы вә гөнаһсыз бер хатынга яла ягу яисә сүгү;

-сихер белән шөгелләнү;

- кешеләрне алдар өчен дөрес булмаган мәсьәләләрдә ант итү;

-аракы яки башка исерткечләр эчү;

- ятим малын ашау;

-белеп вә теләп фаиз ашау;

-зина кылу;

-ливата кылу - шул ук җенестәге кешеләр арасында  якынлык кылу;

- кеше үтерү;

- башкаларның малын яисә акчасын урлау, яки отышлы уеннар белән кешенең малын, акчасын кулга төшерү;

-ата - анага каршы тору.

Аллаһы Тәгалә, үзенә тиң күрүдән башка, бөтен гөнаһларны гафу итәр. Бу, әлбәттә, һичшиксез гафу  ителер дигән  сүз түгел. Аллаһы Тәгалә кешеләрнең гөнаһ эшләвен теләмәс. Әгәр, гөнаһ эшләгән булсалар, алардан тәүбә көтәр.

Әгәр кол, Аллаһка ялварып, эшләгәннәренә үкенеп, киләчәктә ул хатаны эшләмәскә вәгъдә бирсә, Аллаһ каршында тәүбә итсә, иншаллаһ Җәнаб – и Хак бу колын гафу итәр, чөнки «Коръән»дә Аллаһы Тәгàлә шулай дигәндер: «Аллаһның рәхмәтеннән өметегезне   өзмәгез…»( Зөмәр сүрәсе, аять 53).Мөэмин – мөселман һәр заман Аллаһның рәхмәтеннән өметен өзмәс.

  Абдурахман Каяа.

 

маркировка золотых изделий|

 

 

Hosted by uCoz