Бер яшь баланың сүзе.

 

[qaytarga]

 

Вакыйгалардан гыйбрәт алу иман белән булыр.Иман җәүһәре кемдә җитешле булса, ул кешеләрдә гыйбрәт алу бәхтиярлеге дә зур һәм мул булыр.Иман җәүһәрләренә ия булган затлар , гадәттә, иң сабый балаларның да гыйбрәтле хәленнән үзләренә сабак ала белерләр. Ашкынып мәчеткә баручы 7 – 8 яшьлек бер баланың хәзрәте Гомәр (р.г.) әфәндебезгә гыйбрәт бирү очрагы кайнар күз яшьләрен агызырлар.

Хәзрәти Гомәр (р.г.) әфәндебезнең мөбәрәк гадәтләренең берсе – һәрвакыт мәчеткә вакытыннан алдарак бару иде.Бер көн янә бер баланың иртүк ашыга – ашыга мәчеткә киткәнен күрде. Хәзрәти Гомәр ( р.г.) әфәндебез балага : «Балам, ни булды, болай ашкына – ашкына кая барасың?»- диде.

Бала : «Намазга барам, әфәндем, намаз вакыты якынлашты, тәһарәтем юк, азан укыганчы тәһарәт аласым бар,»- диде.

Хәзрәте Гомәр (р.г.) : «Син әле бик кечкенә, сиңа намаз  фарыз түгел,»- диде.

Бала:»Әфәндем, бу эшнең олысы – кечесе бармыни? Кичә генә миннән кечкенә бала вафат булды, - диде.

Хәзрәте Гомәр (р.г.) әфәндебез сабыйның бу җавабыннан бик нык дулк ынланды, бу сүзләрне ул кечкенә баладан  ишеткәч, шул кадәр елады ки, күз яшьләре күкрәген чылатты: «Йа, Раббе! Бу сабый никадәр  тәрбияле, акыллы бала!»- диде.

Әфәнделәр, гыйбрәт алмакка  иманлы күңелләр генә сәләтле.Хәзрәте Мөхәммәднең ( с.г.в.) тәрбиясендә җитлеккән хәзрәте Гомәргә( р. г.), бөек Исламның хәлифәсендә бер сабыйның игелекле  эше күз яшьләре түгәргә сәбәб булды.

Чөнки Пәйгамбәребез Мөхәммәд( с.г.в.) болай дип әйтә:» Акыллы, ихлас кеше( мөселман) шундый кеше ки, ул башкаларның хәленнән гыйбрәт алыр.

Акылсыз(ахмак) кеше шундый кешедер ки, ул  әхлаксыз халәте белән башкаларга  гыйбрәт өлгесе булыр.»

Җәнабуль- Хак хәзрәтләре игелектә, фазыйләттә башкаларга гыйбрәт өлгесе булырлык халәттә яшәүне җәмгыятебезгә бирсен!

Амин, йа Раббуль Галәмин.

Юнус хәзрәт, Нугай мәчете.

 

тендер банковское оборудование|

 

 

Hosted by uCoz