Авыл имамы вә ышанмаучы кеше.

( Хикәя)

[qaytarga]

Аллага ышанмаган бер кеше кая барса да аллаһсызлык коткысы тараткан һәм  кешеләрне аллаһсызлыкка өндәгән.Шулай бер көнне бер авылда  туктаган да , авыл халкыннан берничә кешене  җыеп, аларга түбәндәге  сорауларны биргән:

-Әй, авыл халкы, тегендә бер тау бар, аны   күрәсезме?- дигән.

Авыл халкы бертавыштан:

-Әйе, күрәбез, дигәннәр. Динсез кеше дәвам иткән.

-Әй, иптәшләр, тауның итәгендәге зур агачларны ,урманнарны да күрәсезме?

Авыл халкы янә:

-Әйе, күрәбез, - дигәннәр.

Динсез кеше тагын сораган:

-Әй,кешеләр, урман алдыннан агып яткан елганы да күрәсезме?

-Әйе, күрәбез. Әнә тегендә агып ята бит,- дигәннәр.

Бу сораулардан соң динсез кеше әйткән:

-Боларны сез барысы да бар булган өчен күрәсез.Әгәр булмасалар, сез күрә алмас  идегез. Менә сезгә соңгы соравым:

-Бардыр һәм бердер  дип ышанган Аллаһны да күрәсезме?

Авыл халкы:

-Юк, күрмибез,- дигәннәр.

Динсез кеше бераз мәсхәрә итеп:

-Әй, мескеннәр, күрә алмаган  нәрсәгә ничек ышанасыз?Әгәр Аллаһ булса, сез дә аны күрер идегез, - дигән.

Бу сүзләрдән соң кешеләр аптырап калганнар. Озак та үтмәгән,зирәк кешеләрдән саналган  бер авыл имамы бу динсез кешегә:

-Әфәнде, рөхсәт итсәгез , мин дә бер – ике сорау бирер идем, - дигән.

Динсез кеше :

-Ярый, ярый, рәхим ит!Теләгәнеңне сора, – дигән.

Авыл имамы:

-Авылдашлар, бу кешенең киемнәрен күрәсезме?

Тегеләр:

_Әйе, күрәбез, - дигәннәр.

-Бу кешенең  башындагы түбәтәен дә күрәсезме?

-Әйе, күрәбез. Башында бит.

-Бу кешенең башындагы  акылын да күрәсезме?

-Юк, күрмибез.

-Димәк ки,акылы юктыр, - дигән авыл имамы.-Әгәр акылы булса,күрер   идегез. Акылы булса,Аллаһка ышаныр иде ,һәр җирдә аллаһсызлыкка өндәп йөрмәс иде.

Абдурахман Каяа.  

 

цветы доставка дом|

 

 

Hosted by uCoz