Әстерхан өлкәсенең татар гаҗитәсе
“Идел”
__________________________________________________________________________________________________________________________
Дога
юлда ятмас
Җәйнең бер матур көне иде. Ирем эштән кайтып керде, кулына бөкләнгән кечкенә кәгазь тоткан. Ул, бераз утырып хәл җыйгач,әлеге кәгазьнең ничек табылуы хакында сөйләде: «Менә бу кәгазьдә дога язылган икән, ашханә янында юлда аунап яткан булган. Аны миңа бер ир заты табып, абый, син олы кеше, бу яхшы язуга – догага охшаган, сиңа бирим әле», дип миңа китереп тоттырды».
Дога сүзен ишетүгә әлеге кәгазьне кулыма алырга ашыктым. Бөкләнгән урыннарын төзәтеп ачып карасам… Шаккаттым… Чөнки бу минем кулъязмам иде. Әйе, үз кулым белән язган дога иде кәгазь битендә.
Озак уйланып йөрдем - ничек әлеге кәгазь авылның икенче ягында урнашкан ашханә кырыенда аунап яткан соң? Θйдә кечкенә бала – чага да юк. Үзем дә, ирем дә ул тирәдә йөрмибез, хәтта йөрсәк тә, дога кәгазен төшереп калдырмас идек.
Ниһаять,
уйлана торгач, искә төште: күрше авылда яшәп ятучы
энекәшем берничә ел элек армия сафларына хезмәт
итәргә китеп
барганда, саубуллашырга дип безгә килеп керде. «Апа, мин олы юлга
китәм, миңа яхшы дога язып бир әле,»- диде ул. Мин ашыгып
кына аңа үзем белгән юл догаларын язып бирдем.
Егет китте, еллар үтте…Энекәшем армия хезмәтен тәмамлап, авылына кайтты. Ашханә тирәсендә иптәшләре белән кәеф - сафа корып йөргән вакытта дога язылган кечкенә кәгазь аяк астына төшеп тапталган.
Гаҗәеп хәл - бу дога күп еллардан соң кабат үземнең кулыма килеп керде. Күз алдына китерегез: армия хезмәте, илнең төрле төбәкләрендә йөрү, күп кыенлыклар белән очрашу… Ләкин яшьләр игътибарсыз, кәеф - сафа корып, ялгышып та куялар. Әйе, дога андыйларның юлдашы булмас, әмма дога юлда да ятмас!
С.
Калимуллина, Мамадыш.