Әстерхан өлкәсенең татар гаҗитәсе
“Идел”
__________________________________________________________________________________________________________________________
Кадерле
«Идел»не укучылар!
Без
сезне мәскәү журналисткасы Нәзифә
Каримованың әсәрләре белән таныштырабыз. Ул
безнең белән Казанда 4 нче Бөтендөнья татар Конгрессында очрашты һәм
безгә үзенең «Сагынасыңмы, дип сорыйлар…» дигән китабын бүләк итте.
Без сезгә шул китаптан «Ярты хәреф» дигән хикәяне кыскача тапшырабыз.
«Ярты
хәреф»
Әле
сәгать алты да тулмаган, сумкасын күтәреп, Диләрә
кереп тә җитте.
-
Тавык кетәклектән төшмәс борын, кай арада кереп
киткән, - диде Нәсимә апа. – Әлфирә тамагына да
ашамаган бит әле.
-
Кирмән балалары – безнең авылдан өч чакрым ераклыкта
Кирмән урта мәктәбендә укучылар – әллә
кайчан киттеләр инде, - ди Диләрә. Киенеп, чәй эчеп
бетергәч, юлга чыктык. Безнең урамнан быел беренче класска берничә
бала керде.
-
Хәерле сәгатьтә, балалар! Бишлегә генә укыгыз!
Укытучыларыгызны тыңлагыз!- дип
озатты безне әни.
Юлда
Диләрә үзенең
кара тавыгын күреп:
-
Каракай, нишләп йөрисең монда? Бар кайт,
иптәшләрең рәхәтләнеп күкәй
салып утыралар»,- диде. Мәктәпкә килгәч, кыңгырау
чылтырады, без класска кереп, беренче партага
утырдык. Укытучы апа: «Балалар, кем нәрсә дип яза
белә, шуны языгыз»,- диде. Рифат ручкасын оныткан икән. Урыныннан торып басты да «апа» дип
әйтәсе урынга:
-
Бабай, әби, әни! - дип, кычкырып җибәрде
һәм парта астына төште дә китте.
-
Балалар, сез хәзер укучылар. Тәртипле, игътибарлы булыгыз.
Әйтәсе сүзегез булса, уң кулыгызны
күтәрегез. Рифат, парта астында күп утырсаң, күп
нәрсәгә өйрәнә алмассың,- диде
укытучы апа. Дәресләр беткәч, мин өйгә кайттым.
-
Йә, сөйлә, укучы, бик авыр түгелме укулар?- дип сорады
әти.
-
Нишләп авыр булсын ди укуы. Без бит әле ярты хәреф кенә
өйрәндек.
-
Ярты хәреф буламыни?
-
Укытучы апа була, - диде. - Бу гади таяк кына түгел, А
хәрефенең яртысы,
аның ничек төзелгәнен, ничек язылганын
белмәгән кеше бер сүз
дә яза алмаячак,-дип әйтте.
-
Бүген хәрефнең бер ягын өйрәндек,
иртәгә икенче ягын
өйрәнәчәкбез.
Мин тырыша – тырыша дәфтәремә буй
– буй таяклар яза башладым.Бөтенесе дә А хәрефеннән
башлана, диде бит апа. Бүген беренче яртысы, иртәгә икенче
яртысы. Бик күп нәрсәләр беләчәкбез
икән әле. Мин белмәгән нәрсәләр
күп икән бу дөньяда.
«Әни» диеп
дәшәр кешең булса -
иң зур бәхет менә шул ул дөньяда.
Еллар үткән саен дөньяда иң
кадерле кешебез – әни булганын күбрәк
аңлый башлыйсың икән ул. Тик йомшак, татлы «әни»
сүзе белән теле
ачылган бала үскәч бу
турыда онытмаса гына иде.
Әнинең берсенә дә
начарлыгы тимәгән, безне
генә түгел, урамда хуҗасыз һәрбер хайванны
ашаткан- ул иң мәрхәтле, иң яхшы кеше иде.
Без, балалары төрле
шәһәргә китеп
урнашкач, ара ерак булу сәбәпле, әниебез янына сирәк кайтканга, вакыт
җитмәү сәбәпкә сылтап, хатларны да еш
язмаганга, йөрәк әрни. Кайчак
бәхәсләшкәндә, әнигә тавыш
күтәргәләгән
минутлар да искә
төшеп, тынычлык бирмиләр. Әнкәй төшкә
кереп, төн уртасында уянып, күз яшьләрен
түккән чарлар да аз
түгел.
- Бәхетле бул, кызым, - дип озатып
калган сүзләре бүген дә йөрәкне
өзгәли. Бу күренеш
миңа ананың баласы белән
бәхилләшүен
күрсәтә.
Йомшак куллары белән
чәчләрдән сыйпап, авыр чакта
кирәкле сүзләрен
табып юатучы, шатлыкларны чын
күңелдән уртаклашучы әниебез бүген исән булсын өчен, мин бөтенесен
эшләргә риза булыр идем. Ләкин бернәрсәне
дә үзгәртеп булмый.
«Ана күңеле балада, баланыкы –
далада»,- дигән әйтемне
кире кагып, әниләрне рәнҗетмик, аларга игътибарлы булыйк.
Якын кешеләребезнең кадерен исән
чакта белергә өйрәнсәк, аларны
югалткач,үкенү күңелне
алай ук тырнамас иде.
Бигрәк тә аналарны
онытмасак иде.Әниләр – изге җаннар бит алар…
Д.Бурнаш.