Әстерхан өлкәсенең татар гаҗитәсе

Идел

__________________________________________________________________________________________________________________________

 

 

·         Эчтәлеккә

 

 

19 нчы февраль көне – Гашура бәйрәме

Пәйгамбәребез салләлаһу галәйһи вә сәлләм Мөхәррәм аеның унынчы көнендә, Гашура көнендә ураза тота торган  булган. Кайбер риваятьләрдә  Ибраһим галәйһиссәләм бу көндә туган, шушы көндә Муса галәйһиссәләм Фиргавеннән котылган дигән хәбәрләр бар. Соңыннан  Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм дөньядан үткәч, Гали углы Хөсәен разыяллаһу ганһу шушы көндә вафат булып, шигыйлар шушы көнне  бер бәйрәм итеп һәм тәгъзия көне итеп  сайлаганнар. Ләкин нинди генә сәбәп белән  булса да  Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бу Гашура көнен  хөрмәтләгән икән, шушы көндә ураза тоткан икән , без дә Мөхәррәмнең  унынчы көнендә пәйгамбәребезгә  ияреп, аны хөрмәтләп, ураза тотсак, нур өстенә  нур була.

Татар дини календаре

 

Сорагыз – җавап бирербез

Соңгы вакытта мәетне күмг´ч, урыслар шикелле, ашханәдә искә алу мәҗлесе ясый башладылар. Бу дөресме? Кабердә яткан мәеткә аның авырлыгы, газабы булмасмы?

Бу дөрес түгел, хәрәм эшләр. Болардан сакланырга кирәк. Безгә башка милләтләргә охшарга ярамый. «Әгәр бер кеше башка милләткә охшый торган булса, ул – алардан», - ди Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. Аллаһ Тәгалә һәрбарчабызга тәүфыйк-һидаять бирсә иде. Θйләрдә Коръән укытып, вәгазь сөйләп искә алу – күркәм гадәт.

 

Мәчеттә телевизор карау дөресме? Әгәр гыйбадәт залыннан башка бүлмәдә карасаң?

Мәчеттә гыйбадәт кылынырга тиешле. Әгәр дә мәчетнең аерым ишекле бер бүлмәсендә Ислам диненә өнди, тәһарәт алырга, намаз укырга өйрәтә торган видео-фильмнар карала икән, ул рөхсәт ителә,инша  Аллаһ. Телевизордан без кайбер файдалы нәрсәләрне алабыз. Чит илләр  мәчетләрендә телевизорлар юк. Ләкин Ислам  мәркәзләрендә бар. Аның өчен аерым бер урын булса – әйбәтрәк. Мәчеттә телевизор карап утыралар икән, дигән сүзләр чыгып, бөтен дөньяга гайбәтебезне  сөйләгәнче, мондый хәлгә  юл куймау  яхшырак.

Кинжалиев Растәм хәзрәт