Астраханские татары

«Нур» - тагын да яктырак кабына.

вернуться  главная

Күптән түгел «Нур» милли студиясе Мәскәүдә уздырылган Халыкара фестивальдән кайтты. Җитәкчеләре М.И.Яваева белән әңгәмәбез шул хакта.

- Миңнура ханым! Сезне чын күңелебездән зур уңыш яулавыгыз белән тәбрик итәбез! «Нур» милли студиясе 11 ел эчендә нинди шәһәрләрдә булды?

Шушы ел арасында без кайда гына булмадык, нинди генә фестивальләрдә, бәйгеләрдә, бәйрәмнәрдә катнашмадык: Казан, Сочи, Ялта, Кырым, Мәскәү һ.б.

- Башкалабызда уздырылган фестиваль турында тулырак сөйләгез әле.

Безнең Мәскәү шәһәренә бу икенче тапкыр баруыбыз иде. 2002нче елда Халыкара музыка балалар «Энҗе бөртекләре» бәйгесендә катнашып, Гран – При дипломын алган идек. Ә менә 5 – 8нче декабрьгә кадәр Мәскәүдә уздырылган «Талант һәрберебездә» дип исемләнгән Халыкара Бөтендөнья Россия бәйгесендә тагын да уңышлырак итеп катнаштык. Безнең милли студиябез «Нур» тагын Гран – Прига лаек булды. Солистларыбыз Р.Ишеев, Д.Клишина, Р.Назарова һәм Л.Петрова лауреат дипломнары, «Ника»кубогы һәм музыкаль Центр белән бүләкләнделәр. Аларның тырышып җырлаганнары, үзләренең сәхнәдә матур тотышлары, чын күңелдән җырга хисләре жюри әгъзаларын һәм барлык тамашачыларны да куандырды. Безне «Нур» диеп көчле алкышлар белән каршы алдылар.

- Бу фестиваль-конкурс татар ансамбльләре өчен генә үткәрелгән идеме?

Конкурста татар ансамбльләре юк иде. Дөрес, Россиябезнең төрле өлкәсеннән килгән балалар, вокал, бию, театр, пантомима, фольклор, нәфис сүз остазлары, хор, төрле халык уен коралларында уйнап, үзләренең талантларын күрсәттеләр.

- Киләчәккә нинди планнарыгыз бар?

Иҗат ягыннан әле бик күп эшлисе бар. Гала – коцертта безнең кулыбызга Испаниядәге Майорка утравына чакыру кәгазе бирделәр. Киләчәккә шунда бару хыяллары белән янып йөрибез. Ниятебез бик изге. Ләкин бу бик җавплы эш. Күп тырышлык тәлап итә. Аннан, үзегез беләсез, акчасыз бер адым да атлап булмый. Балаларның теләкләре бар, әлбәттә. Алар «Нур»ның көчен алып яшиләр. Шул безгә илһам бирә

- Әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт.Киләчәктә яңа уңышларга ирешүегезне телибез.

поиск тура тайланд

©2004-2009 yillar.  "ӘsterxaN" - "Астрахань" при использовании материалов сайта,  ссылка обязательна Sarı Bolğar

Рейтинг астраханских ресурсов

 

Hosted by uCoz