Астраханские татары

Әстерхан фольклорга бай 

кайту

Август азагында Әстерхан өлкәсендә Татарстанның татар милли фольклор экспедициясе булып китте. Бөтендөнья татар конгрессы мәдәни программасы кысаларында үткәрелгән бу экспедициянең максаты - Әстерхан шәһәрендә һәм өлкәдәге татар авылларында татар халык иҗатын өйрәнү, җирле татарларның көнкүреш һәм мәдәни тормышы белән якыннанрак танышу. Бу чараны үткәрүдә Әстерхан өлкә милли-мәдәни үзәге җитәкчелек итте.


Фольклор экспедициясе 27 кешедән Татарстанның татар фольклоры үзәге хезмәткәрләреннән һәм Казан дәүләт университеты студентларыннан төзелгән иде. Экспедиция татарлар төпләнеп яшәгән Сүләнкә, Татар-Башмаковка, Кәмәни, Иске Кучергановка (Канга), Яңа Гаскәр, Җәмәли, Киләче, Курченко, Зинзәли һәм Яңа Болгар авылларында булды. Экспедиция әгъзалары тикшеренү эшләре вакытында мәдәният йортлары мөдирләре, милли йолаларны һәм гореф-гадәтләрне яхшы белгән кешеләр, милли уен коралларында уйнаучылар, җырчылар һәм биючеләр белән танышып, аларның башкаруларын аудио һәм видеотасмага яздырып алдылар, шулай ук фотога төшерделәр. Мондый экспедиция Әстерхан өлкәсендә беренче мәртәбә эшләде. Ләкин аның составында булган фәнни хезмәткәр Фәнзия Җәүһәрова Әстерханда берничә мәртәбә булып, җирле материаллар нигезендә "Әстерхан иле татарларының XIX-ХХ гасыр әдәбияты" дигән темага диссертация дә яклаган иде инде.

 
Экспедиция җитәкчесе, Татарстан республикасы Татар фольклор үзәге хезмәткәре Лилия Сотникова башкарылган эшләргә йомгак ясап: "Әстерхан җирендә бик бай, үзенчәлекле тарихи мәгълүматлар шактый. Бу төбәктә әлегә кадәр татар фольклоры кирәгенчә өйрәнелми торды", - диде. 
Экспедиция әгъзалары үзләренә ярдәм иткән барлык оешмаларга, аерым кешеләргә зур рәхмәтләрен белдерделәр һәм тупланган материалларны эшкәртеп бетергәч, аларның нәтиҗәләре белән таныштырырга ышандырдылар. 

Дәрига Мәмлиева, Әстерхан (Татар-информ)
6 сентябрь 2004, 17:56 

©2004-2009 yillar.  "ӘsterxaN" - "Астрахань" при использовании материалов сайта,  ссылка обязательна Sarı Bolğar

Рейтинг астраханских ресурсов

 

Hosted by uCoz